Логотип
Камыр ашлары

Солы сөтеннән печенье 

Әлеге камырның составына солы сөте кергән печенье бик тәмле – таралып торучан.  Формасы да бик гади генә.

Әлеге камырның составына солы сөте кергән печенье бик тәмле – таралып торучан.  Формасы да бик гади генә. Төрле эчлек кушып, төрләндерергә мөмкин. 

Кирәк: 

130 мл солы сөте; 

чәй кашыгының 1/4 өлеше тоз; 

1 чәй кашыгы камыш сабагы шикәре (тростниковый сахар); 

чәй кашыгының 1/2 өлеше чәй содасы; 

130 мл рафинадланган сыек май; 

2-2,5 стакан бодай оны.

Эчлек өчен: 

200 г чистартылган кабак; 

200 г чистартылган бәрәңге; 

2 баш суган; 

2 тырнак сарымсак; 

кыздырыр өчен 2 аш кашыгы сыек май; 

тәменчә тоз, борыч; 

духовкага тыгар алдыннан майлар өчен 1 йомырка. 

 
Эш барышы: 

Камыр өчен солы сөтен, үсемлек маен, шикәрне, чәй содасын бергә кушып бутыйбыз. Иләнгән он өстәп, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырны пленкага төреп, 30 минутка куеп торабыз. 

Эчлек өчен чистартылган кабак белән бәрәңгене әз генә суга салып, әзер булганчы пешерәбез дә калган суын саркытабыз. Әзер кабак белән бәрәңгене төябез. Суган белән сарымсакны кыздырып, кабак белән бәрәңге янына кушабыз. Тоз, борыч сибеп, әйбәтләп туглыйбыз. 

Камырны юка гына итеп җәябез. Дүртпочмакларга  кисәбез. Фотода күренгәнчә, һәр дүртпочмакның да ике ягыннан киңлеге 1 сантиметрлы 7 полоса  кисеп алабыз. Уртасына эчлек салабыз. 

Эчлекне каршы дүртпочмак белән каплыйбыз. 

Киселгән полосаларны үреп, эчлек өстендәге дүртпочмакка салабыз. 

Менә шундый печеньелар барлыкка килә. Хәзер шуларны антипригарлы коврик салынган табага тезеп чыгабыз. 

Күпертелгән йомырка белән өстен майлыйбыз. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 20-25 минутка куябыз. 

Чәй табынына печенье әзер. 

 Чәйләрегез тәмле булсын! 

 

Галерея

Теги: печенье

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар