Помидорлы, сырлы самса

«Сөембикә» журналын укучылар Венера АРСЛАНОВАның рецептларын яратып өлгерде инде. Аш-су остасы буларак, ул көн дә куллана торган иң гади ризыкларны да үзенчә төрләндереп, яңа рецептлар уйлап чыгарырга ярата.
Бу юлы ул тәкъдим иткән самса да гадәти генә түгел – яшелчәле, сырлы самса.
Быелгы апрель Рамазан аена туры килә. Күпләрегез Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ураза тотадыр. Венера ханымның рецепты белән шушы самсаны пешереп карагыз әле. Ул, әлбәттә инде, бик тәмле һәм туклыклы. Камыры кетердәп тора, помидор, салат яфрагы һәм сыр эчлегенә сусыллык һәм үзенчәлекле тәм бирә. Бу самсаны ифтар табынына әзерләсәгез дә оттырмассыз. Һәркемнең кулыннан килерлек, җайлы гына әзерләнә.
Кирәк (камыр өчен)
250 мл җылымса кайнаган су;
400 г он;
1 чәй кашыгы тоз;
100 г йомшарган атланмай.
Эчлек өчен:
300 г ит;
2 баш эре суган;
100 г сыр;
1-2 помидор;
бер тотам яшел салат яфрагы;
тәменчә тоз-борыч, паприка.
Моннан тыш, самсаларның өстенә сылар өчен бер йомырка да кирәк булачак.
Эш барышы
1. Итне өчпочмакка тураган кебек, вак кына шакмаклап турыйбыз. Терлек ите урынына кош итен дә кулланырга була.
Суганны ваклап турап, ит янына кушабыз. Тоз-борыч, паприка сибеп, барысын бергә болгатабыз.
2. Тирән эчле савытка су, тоз, он салып, кыстыбыйга баскан шикелле камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаслык булсын.
Әзер камырны ике тигез өлешкә бүлеп, 15 минут ял иттерәбез. Өстен капларга онытмагыз, камыр җилләмәсен!
3. Ике кисәкне дә, кыстыбыйга җәйгән кебек, аерым-аерым җәябез. Һәр ике җәемгә дә атланмай ягып, берсе өстенә икенчесен куябыз һәм рулет сыман тәгәрәтеп төрәбез.
4. Төргән камырны 60 граммлы 14 кисәккә бүләбез. Һәрбер кисәкне өлеш тәлинкәсе зурлыгында җәябез.
5. Һәр җәем төбенә берәр салат яфрагы куеп чыгабыз. Яфрак өстенә итле эчлекне салабыз.
Помидорны юып, артык юка итми генә тәгәрмәчләп турыйбыз. Эчлек өстенә берәр тәгәрмәч помидор куябыз. Помидор өстенә эре угычтан уылган сыр түшәлә.
6. Җәемнең читен өскә таба күтәреп, пәрәмәч бөргән сыман бөрәбез. Уртасын зуррак калдырабыз – сыр күренеп торсын. Самсаларны майланган табага тезеп, өстеннән күпертелгән йомырка сылыйбыз һәм 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.
7. 40 минуттан – өсте кызаргач, самсаларыбыз әзер була.
Ашларыгыз тәмле, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.