Логотип
Камыр ашлары

Пицца рецептлары



Яшелчәле тавык пиццасы

Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез.
Ваклап туралган кишер һәм суганны атланмайда җиңелчә генә кыздырыгыз. Шуны камыр өстенә тигезләп ягыгыз. Аннан соң вак итеп туралган пешкән тавык ите, түгәрәкләп киселгән помидор, тасмалап туралган баллы борычны катламлап тезегез, һәм уыл­ган сарымсакны майонез белән болгатып, пицца өстенә сибегез дә кызу мичтә 20 минут пешерегез. Кайнар пиццага туралган ук­роп һәм петрушка сибегез.
Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, ярты стакан ке­фир, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз.
Эчлек өчен: 300 г пешкән тавык ите, 4-5 помидор, 1 баллы борыч, 1 кишер, 1 баш суган, 80 г атланмай, 2 төш сарымсак,
5 аш кашыгы майонез кирәк.

Гөмбәле ит пиццасы
Тугланган йомыркага тоз, чәй содасы, йомшартылган мар­гарин һәм кефир салып болгатыгыз. Шул катнашмага он кушып камыр басыгыз да 30 минут җылы урында тотыгыз. Шуннан зур коймаклар ясап, майланган табага салыгыз.
Аерым-аерым кыздырылган ит фаршы белән гөмбәне кой­мак өстенә тигезләп җәегез. Шуңа вак угычта уылган сыр сибеп, урталай киселгән зәйтүн җимеше белән бизәгез. Кара борыч һәм үсемлек мае сибеп, пиццаны кызу мичтә 20-25 минут пеше­регез. Табынга куяр алдыннан петрушка сабаклары белән бизәгез.
Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, яр­ты чәй кашыгы чәй содасы, 50 г маргарин, ярты чәй кашыгы тоз.
Эчлек өчен: 150 г ит фаршы, 150 г гөмбә, 50 г каты сыр, 100 г зәйтүн җимеше, 1 аш кашыгы үсемлек мае, кара борыч, укроп һәм петрушка кирәк.

Ташкабаклы бәрәңге пиццасы
Онга атланмай, йомырка, сөт, чәй содасы, шикәр комы һәм тоз кушып, камыр ясагыз. Шуннан зур коймаклар җәеп, майланган табага са­лыгыз. Коймакны атланмай белән майлап, кырыйларын бераз күтәртеп чыгыгыз.
Чистартылган бәрәңге һәм ташкабакны кисәкләп турап, җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуны коймакка тигезләп ягыгыз да өстенә түгәрәкләп киселгән йомырка, уылган сыр һәм туралган яшел- тәмләткечләр сибегез. Аннары майонез салып, өстенә берничә кисәк май куегыз. Пиццаны 180 градус кызулыктагы мичтә пешерегез.
Алты өлеш өчен: 1,5 стакан он, 100 г атланмай, 2 йомырка, стакан­ның 3/4 өлеше сөт, аш серкәсе белән сүндерелгән
ярты чәй кашыгы чәй содасы, ярты аш кашыгы шикәр комы һәм тоз.
Эчлек өчен: 2 кечкенә ташкабак, 2-3 бәрәңге, 2 пешкән йомырка, 1 аш кашыгы кулинар мае, 3 аш кашыгы уылган сыр, 50 г атланмай, 4 аш кашыгы май­онез, яшелтәмләткечләр һәм тоз кирәк.

“Бакчачы бүләге” пиццасы
Иң элек чүпрәле камыр әзерләгез. Аннары коймак ясап, өстен томат боламыгы кушып болгатылган майонез белән майлагыз.
Ваклап туралган помидор, кыяр, баллы борыч, башлы суган һәм яшел салатка урталай ярылган зәйтүн җимеше кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән яшелчәләр боламы­гын коймак өстенә тигезләп ягыгыз, зәйтүн җимеше белән бизәгез. Шуңа тоз, борыч, уылган сыр сибеп кызу мичтә пешерегез. Табынга куйганда туралган яшелтәмләткечләр сибегез.
Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, 125 мл су, 1 стакан үсемлек мае, бер чеметем тоз.
Эчлек өчен: 3 помидор, 1 кыяр, 1 баш суган, 1 баллы борыч, яшел салат, 5-8 төшсез зәйтүн җимеше, 100 г май­онез, 2 аш кашыгы томат пастасы, укроп, борыч, тоз кирәк.

Пицца камыры
Онга чүпрә, су, үсемлек мае һәм тоз кушып камыр ясагыз. Аны җылы урында күпергәнче тотыгыз.
Аннары камырны җәеп, майланган табага яисә башка түгәрәк формага салып пешерегез.
Камыр өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, 125 мл су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар