Логотип
Камыр ашлары

Өчпочмак

Бу гадәти рецепт белән генә пешергән өчпочмак түгел – төче камырдан пешерелгәне. Хәзер бит чүпрәсез камырдан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәләр. Ашкайнату системасы өчен дә төче камыр файдалырак, диләр. Чүпрәле камырдан пешкән ризыклардан авыз иткәч, күпләрнең саруы кайнаучан. Төче камыр саруны кайнатмый.



Өчпочмак өчен безгә кирәк булыр:
200 г кибет каймагы;
200 г эретелгән акмай;
200 г су;
1 кап камыр күперткеч;
бер чеметем тоз;
ике чеметем шикәр комы;
он.
Аш-су остасы Лилия ханым Байкиева хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин, ди. Эчлекне ясаган арада, камыр йомшап китә икән.
Өчпочмак пешерергә керешкәндә иң беренче эш итеп, камыр басыла. Баскан камырдан 50 г шарлар ясап, тастымал белән каплап торабыз. Басканнан соң бераз тотмасаң, өчпочмакның авызы ачылып китүчән була. 50 г камырдан 100 граммлы өчпочмак чыга. Өйдә инде алай төгәл грамманары кирәкми, шуңа күрә чама белән генә дә эшләргә мөмкин.



Эчлек болай ясала:
0,5 г сөяксез итне урман чикләвеге зурлыгында турыйбыз. Шуңа 1 кг бәрәңге һзм 200 г суган турала. Менә шушы микъдарны сакласагыз, өчпочмагыгыз бик тәмле килеп чыгар. Ите аз булмадымы икән, суганы җитәрлектерме, дип, бер дә борчыласы булмый. Тәменчә тоз салына, ит коры булса, чамалап кына үсемлек мае салына, әмма күп түгел.
 
50 г камырга 60 г эчлек алына. Пешкәндә 10 граммы кимегәч, төп-төгәл 100 граммлы өчпочмак килеп чыга. Мичкә тыкканда өстен майлыйсы юк, диделәр. Чөнки камырда болай да май җитәрлек икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Файдалы киңәш өчен, рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Красивое плетение! Хочу научиться.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Скажите пожалуйста, все таки, разрыхлитель указан, сода или дрожжи? Не смогли перевести однозначно. 1 кап камыр күперткеч

        • аватар Без имени

          0

          0

          Марина, камыр күперткеч - разрыхлитель теста Рецепт очень хороший. Надо опробовать быстрее

          Хәзер укыйлар