Логотип
Камыр ашлары

Ләвәштән чипсылар

Гадәттә, ләвәш чүпрәсез әзерләнә, анда бары тик су һәм он, шуңа күрә алар зарарсыз да, файдалы да. Аларны әзерләү бернинди дә мәшәкать тудырмый. Чипсы яратучылар өчен менә дигән!
 

Кирәк:

* 200 г әрмән ләвәше;
* ярты чәй кашыгы паприка;
* ярты чәй кашыгы корейча кишер өчен аш тәмләткече;
* тәменчә тоз;
* 1 аш кашыгы зәйтүн мае.
 

Эш барышы: 

1. Ләвәшне берничә кат итеп төрәбез дә кайчы белән шакмакларга тураклыйбыз.


2. Туракланган ләвәш шакмакларын полиэтилен капка салабыз, шунда ук паприка, тоз, башка төрле аш тәмләткечләре кушабыз.


3. Шул ук капка 1 аш кашыгы зәйтүн мае агызабыз. Пакетның авызын бәйләп, аш тәмләткечләр белән май бертигез сеңсен өчен, бик  әйбәтләп селеккәлибез.


4. Аннары шул ләвәш шакмакларын юка гына итеп «антипригарный коврикка» тезеп чыгабыз да 10-15 минутка 200 градуска кадәр кызган духовкага куябыз. Алай да үзегезнең духовкагызның җаена таяныгыз, чөнки шакмаклар бик тиз кибеп өлгерә.


5. Әзер чипсылар алсу төскә кереп, кетердәвекле, сынучан булалар.


Чипсыларны герметик савытта саклыйбыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар