Логотип
Камыр ашлары

Лимон бәлеше

Кирәк:

* 1 стакан сөт;
* 1 аш кашыгы чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атланмай;
* тоз;
* 1 йомырка;
* он


 
Эчлек өчен: 
* 1 лимон;
* 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз);
* тәменчә шикәр комы.

Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса эчлек сыеграк була.


Эш барышы:

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.
 
Камыр басабыз. Камырны берсе зуррак, калган өчесе бер үк зурлыкта булырлык итеп, 4 өлешкә бүлдем. 
Табаны майлап, камырны табага җәеп салдым, аннан эчлекне сыладым.

Тагын кечерәк, юка итеп камыр җәйдем, шулай ике тапкыр кабатлап эшләдем.

Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куйдым. 40-45 минуттан соң пирог әзер. 


 
Чәйләрегез тәмле булсын.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бешергэнем бар, тэмле була!

    Хәзер укыйлар