Логотип
Камыр ашлары

Кыстыбый

Кирәк: 

Камыр:
* 1 йомырка;
* 1 стакан сөт яки су;
* 50 г атланмай;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1аш кашыгы майонез;
* он
 
Эчлек:
* 1 кг бәрәңге;
* 1 стакан сөт;
* 50 г атланмай;
* 1 суган;
* тоз, борыч
 

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
 
1. Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөздем. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төйдем. Кыздырып суган салдым. Эчлекне тастымал белән төреп куйдым, суынса якканда читен була.
 
2. Төче камыр әзерлибез. Савытка йомырка, сөт яки су, атланмай, тоз салып болгаттым, бераз майонез салсан йомшаграк була. Аннан он өстән кулга ябышмый башлаганчы камыр бастым, 20 минут ял иттердем.

 
3. Камырны бер ничә кисәккә бүлеп, юка итеп җәйдем. Җәемнәрне майланмаган табада ике ягында пешердем. Суынмасын һәм кипмәсен өчен тастымал белән каплап куйдым.
 
4. Җәемнәрнең яртысына җылы эчлекне ягып икенче ягы белән капладым.

 
5. Кыстыбыйны эрегән сыер мае белән майладым. Табынга җылы килеш чыгаралар. 
 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар