Курник

«Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Эльмира Василова – Арча районы Мәмсә авылы кызы. Һөнәре буенча шәфкать туташы ул, ире Азат белән Сәйдә, Нурислам, Динислам исемле бер кыз, ике малай үстерәләр. Эльмира – блогер, социаль челтәрдәге сәхифәсендә берсеннән-берсе тәмлерәк рецептлары белән уртаклаша. Аш-суга осталык – Надирә әбисеннән. Иртәнге дүрттә тимерче алачыгына эшкә китүче иренә кайнар өчпочмаклар тыгып озата торган булган әбекәе. Күз тимәсен, оныгына да әбисенең уңганлыгы күчкән. Шулай булмаса, көненә әллә ничә торт пешерер идеме? «Аена сиксән торт пешергән чакларым бар. Иң зур тортым – биш катлы, 28 кило авырлыкта иде», – дип шаккаттыра Эльмира. Аш-су серләре белән бала ялына чыккач кызыксына башлаган ул. Кайнанасы Мәүҗидә ападан да күп нәрсәгә өйрәнгән. «Көн саен үзем өчен нинди дә булса берәр яңалык ачам. Социаль челтәрләрдән мине карап барган дусларым да кызыклы рецептларын яза. Журнал укучылар белән бүлешәсем килгән менә бу рецептны да Резеда ападан отып алдым. Карап торышка гади генә тоелса да, искиткеч тәмле ул. Өйдәгеләргә дә бик ошады. Төп тәнкыйтьчеләрем – балалар. Алар яратса, димәк, чынлап та тәмле».
Кирәк (камыр өчен)
- 300 г сөт;
- 1 йомырка;
- 100 г үсемлек мае;
- 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы;
- 1 чәй кашыгы тоз;
- 8 г коры чүпрә;
- кирәгенчә он.
Эчлек өчен
- 400 г сөяксез тавык ите (бот итеннән сусылрак була);
- 4 йомырка;
- 200 г каты сыр;
- 200 г атланмай;
- тәменчә тоз.
Эш барышы
- сөтне җылытып, шикәр комы белән чүпрәне салып, туглыйбыз. Өстен каплап, 15 минутлап күпертәбез.
- 1 йомырка, сыек май, тоз, он салып, камыр басабыз. Онны берьюлы күп итеп салмагыз, азлап-азлап кына өсти барыгыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Аны куна тактасына төшереп, озаклап басабыз. Камыр уңсын өчен, 15 минутлап басарга кирәк. Басып бетергәч, өстен тастымал белән каплап, сәгать ярым күпертәбез.
- Итне өчпочмакка тураган шикелле шакмаклап турыйбыз. Каты итеп пешергән йомырканы шулай ук ваклыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз сибәбез.
- Камырны 40-45 граммлы кечкенә шарларга бүләбез. Һәр шарчыкны чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Җәем уртасына ике аш кашыгы эчлекне салып, җиңелчә генә тигезлибез. Эчлек өстенә берәр чәй кашыгы йомшарган атланмай куябыз.
- Камырның ике читен чираттан күтәреп бөреп, сумсалар ясыйбыз.
- Сумсаларны төбе майланган табага тезәбез. 1 йомырка агына 1 аш кашыгы сөт кушып туглап, сумсаларның өстенә ягабыз. Курникны 220 градуска кадәр кызган мичтә 35-45 минут пешерәбез.
Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.