Логотип
Камыр ашлары

Коймаклы пирог

Дусларыгызны һəм якыннарыгызны сөендерəсегез килсə, эчлеге эремчекле, хуш исле тəм кертүче ванильле шоколадлы коймак пирогын табынга, һичшиксез, яңа пешкəн чəй һəм яхшы кəеф белəн чыгарырга кирəк.
 

Кирəк:

(коймак өчен)
* 400 мл кефир;
* 1 аш кашыгы шикəр комы;
* пычакның очында гына – тоз;
* 1 бал кашыгы чəй содасы;
* 300 г он;
* 100 мл кайнар су;
* 2 йомырка;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* 3 аш кашыгы какао порошогы.

(эчлек өчен)
* майлылыгы 5% булган 500 г эремчек;
* 2 аш кашыгы шикəр комы;
* 15 г ванильле шикəр комы;
* бер уч төшсез йөзем.

(заливка өчен)
* майлылыгы 25% булган кибет каймагы;
* 3 йомырка;
* 2 аш кашыгы шикəр комы;
* 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы.

Бу пирог өчен башта коймаклар коярга кирəк. Коймакларны телəгəн рецепт буенча коя аласыз. Мин тəкъдим иткəн рецепт болайрак: əчегəн җылы кефирга 1 йомырка, бераз шикəр комы, бер чеметем тоз, 1 бал кашыгы чəй содасы, үсемлек мае, он салып, төерлəр калмаслык итеп миксер белəн əйбəтлəп туглыйбыз. Аннары, какао салып, тагын бертөрле катнашмага килгəнче туглыйбыз. Шул ук арада миксерны сүндермичə, 100 мл кайнар су салып җибəрəбез. Камыр əзер.

Коймак коя торган табаны кыздырып, коймак коя башлыйбыз. Башта – бер ягын, аннан – икенче ягын. Унбишлəп коймак килеп чыгарга тиеш.

Эремчек янына шикəр комы белəн ванильле шикəр салып, бутыйбыз. Юылган йөзем өстибез. Тагын бутыйбыз.

Шуннан соң һəрбер коймакның уртасына 1 аш кашыгы эремчекле эчлек салып чыгабыз, ə өстеннəн бөрмə кебек итеп сызып алабыз.

Төбе майланган табага коймак салабыз, ə аның өстенə – эремчекле коймакны.

Хəзер заливканы əзерлибез. Аның өчен каймак белəн шикəр комын, крахмал белəн йомырканы миксер белəн күпертəбез. Эремчекле коймак өстенə тигез итеп заливканы агызабыз да өстенə тагын бер коймак урнаштырабыз. 20-25 минутка 200 градуска кадəр кызган духовкага тыгабыз. Аннан соң, духовканы сүндереп, пирогны суынганчы духовкада тотабыз.

Духовкадан алганнан соң да пирогны 1-2 сəгатькə суыткычка куеп торырга киңəш итəр идем.

Шуннан соң гына кырыйларыннан пычак белəн йөртеп чыгып, коймак пирогын сай тəлинкəгə əйлəндереп куябыз.

Менə хəзер инде лəззəтлəнə-лəззəтлəнə чəй эчəргə дə була.
Чəйлəрегез тəмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар