Логотип
Камыр ашлары

Хамир хасип таерлаш

Парда пешкән бик тә туклыклы да, файдалы да үзбәк халкының ризыгы бу.

Кирәк:

камыр өчен:
* 200 мл су;
* 500 г он;
* 1 бал кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы зәйтүн мае;


Эчлек өчен:
* 500 г сыер ите;
* 200 г дөге;
* 4-5 баш суган;
* 1 бал кашыгы тоз;
* тәменчә – борыч;
* майлар өчен 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.
 

Эш барышы: 

1. Иләнгән онга тоз салып катнаштырабыз. Салкын су өстәп, болгатабыз.


2. Камыр үзлекле булсын өчен, 1 аш кашыгы зәйтүн мае өстәп, 



...камыр басабыз.


3. Камыр әзер булгач, аны түгәрәкләп, табакка салабыз да 30 минутка куеп торабыз.


4. Шул арада йомшак сыер итенең кисәген суган белән бергә иттарткычтан чыгартабыз. Дөгене юып, әзер булганчы бүрттереп алабыз. Суытабыз. Чыгарткан иткә тоз, борыч, дөге кушып, әйбәтләп туглыйбыз.


5. Камыр әзер булгач, аны  җәем итеп җәябез дә дүртпочмакларга кисәбез. 



6. Шул дүртпочмаклы кисәкләргә эчлек салып чыгабыз да голубцы төргән кебек төрәбез.


7. Пароваркага су салып кайнатабыз. Әзер булган дүртпочмакларның бер ягын үсемлек маена манып алабыз да пароваркага тезәбез. 


8. Пароварканың капкачы томаланган килеш 25-30 минут пешерәбез.


Әзер Хамир Хасип Таёрлашларны катык белән дә, каймак белән дә табынга чыгарырга була.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар