Логотип
Камыр ашлары

​Кабаклы мантый

Кирәк:

Камыр өчен:
* югары сортлы он – 750 г;
* су – 300 мл;
* кукуруза оны – 1 аш кашыгы;
* манный ярмасы – 1 аш кашыгы;
* тоз – 1/2 чәй кашыгы;
* зәйтүн мае – берничә тамчы.


Эчлек өчен:
* кабак – 400 г;
* башлы суган – 400 г;
* диңгез тозы (эре) – 1 чәй кашыгы;
* борыч;
* укроп чәчәкләре – 1 чәй кашыгы;
* зәйтүн мае – 1 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

1. Онга кукуруза оны һәм манный ярмасы, тоз өстибез. Бу иң юка камырга да парда пешкәндә ертылырга бирми. Болгатабыз.


2. Уртасында чокыр ясап, әкренләп салкын су агызабыз. Басабыз.


3. Берничә тамчы зәйтүн мае өстибез. Тагын басабыз. 


4. Яхшылап басылган камырны савытка салып ризык пленкасы белән каплыйбыз. Эчлекне әзерләгәндә "ял итәргә" калдырабыз.


5. Эчлек ясый башлыйбыз. Кабакны әрчеп, төшләреннән арындырабыз. Вак шакмакларга турыйбыз. Суганны да әрчеп, шакмакларга турыйбыз. Савытка кабак, суган салабыз, тоз, борыч, укроп өстибез.


6. Бер аш кашыгы зәйтүн мае салып болгатабыз.



7. Камырны җәеп шакмакларга телгәлибез. Һәр шакмак уртасына эчлек салып чыгабыз.


8. Кырыйларын тоташтырып, уртасыннан чеметеп алабыз. Кырыйлары ачык кала.


9. Ачык кырыйларын турыпочмак ясап чеметеп чыгабыз.


10. Почмакларын тоташтырып чеметәбез.


11. Һәр мантыйның төбен үсемлек маена батырып алабыз.


12. Мантыйларны пароваркага тезеп, ябык капкач астында 25 минут пешерәбез.


13. Әзер мантыйларга петрушка сибеп була. Томат соусы да бик урынлы булыр.


фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә мин шуна бераз ит фаршы кушам.Кукуруз оны салмасанда бердә өзелми.Суга кирәгенчә сыек мај саламда,шуна бераз тоз,бик теләсәм сирәк кенә 1 йомырка жибәрәм(тавыкныкын әлбәттә)Йомырка камырны катыра исегездә калсын.Бик тәмледә,файдалыда ризык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      эзерэк фарш кушарга кирэк инде ул ,аннары мантыйнын формасын матуррак итеп тэ була

      Хәзер укыйлар