Гает коймагы. Легендар оста Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча.

Гает коймагы пешерер өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез. Аларның беренче икесе атаклы аш-су остасы, легендар Юныс Әхмәтҗанов рецептлары. 

Бодай коймагы

1 кг бодай онына 0,9-1 л сөт, 3-4 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 25-30 г чүпрә, тоз һәм табаны майлар өчен май алына. 
Сөтне 35-40 градуска кадәр җылытып, чүпрәне изәбез, тоз, шикәр комы, йомырканы сытып, әйбәтләп туглыйбыз. Аннары иләнгән бодай оны салып, камыр изәбез. Җылы урындагы камыр күпереп менә башлагач, болгатып, шиңдерәбез. Кабат күпереп менүгә, коймакны пешерә башлыйбыз. Камыр әйбәт кабарса, комак та күпереп пешә, йомшак була. 
Коймакны мичтә, духовкада яки плитәдә пешерергә мөмкин. Мичтә яки духовкада пешергәндә табаны боргалап торсаң, коймак кызарып, асты да, өсте дә тигез пешә. 

Төче коймак
1 кг бодай онына 0,9-1 л сөт яки әчегән сөт, 4-5 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 1/3 бал кашыгы сода, кирәгенчә май һәм тоз алына. 
2-3 литрлы савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп туглыйлар (туглагыч белән болгатсагыз, тагын да яхшырак). Аннары сөт, тоз, чәй содасы, бодай оны салып туглыйбыз. Төче камырны табага күп итеп май салып, ике ягын да кызартып пешерәләр. 

Гает коймагы

Ярты литр җылы сөткә бераз кайнаган су кушабыз (сөт җылымса булырга тиеш) , шуңа 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы  тоз, 3-4  аш кашыгы май,  20 г чупрә, кирәгенчә он кушып болгатып, коймак камыры ясыйбыз.  Савытны җылы урынга куябыз. Тиз кирәк булса, икенче бер савыттагы җылы суга утыртырга була. Камыр өскә күпереп менүгә, кызган табада пешерә башлыйбыз.

Бер мөһим сере бар: савыттагы камырны пешерер алдыннан болгатасы тугел!
Соңыннан коймакларны эретелгән атланмай белән мул итеп майлыйбыз. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 23 май 2020 - 21:57
    Без имени
    Фәрит әфәнденең салмак атлап, күзләрен тутырып туры каравын гына күргәнем бар иде. Тирән фикерли ала торган шәхес икән. Эльмир Низамов турындагы фикере белән дә килешәм
    Фәрит Бикчәнтәев
  • 22 май 2020 - 08:29
    Без имени
    Нинди үкенечле хәл... Ә бит бу хәл тормыштан алынган һәм күп андыйлар! Гомерләр бит бер генә, нигә шулай яшибез икән?!
    Бәлкем, соңгы күрешүдер...
  • 22 май 2020 - 11:30
    Без имени
    Балалар дип каршындагы балаларын утырды булып чыга бит ул 😱
    Гомерлеккә...
  • 22 май 2020 - 15:35
    Без имени
    Мин чакырдым син килмэден. Син чакырдын элгермэдем. Тар гурлэргэ инде жэсэден. Гомерем буе сине сагынып бу тормышта. Сине генэ сэеп яшэдем!
    Бәлкем, соңгы күрешүдер...
  • 22 май 2020 - 20:32
    Без имени
    Ох нинди кызганыч
    Серле медальон
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...