Логотип
Камыр ашлары

Бәйрәмчә манты

Манты пешергән көн – өйдә бәйрәм дигән сүз. Мантыны ашаганда бернинди тартынусыз – иркенләп, тәменә төшенеп, рәхәтләнеп ашарга кирәк. Өйдәге якыннарыгыз белән бергәләп пешереп ашасагыз, ул бигрәк тә тәмлерәк була әле.
 

Кирәк:

(камыр өчен)
* 100 мл җылы су;
* 100 мл сөт;
* 2 йомырка;
* 1 аш кашыгы зәйтүн мае;
* ярты бал кашыгы тоз;
* 500 г он.


(фарш)
* 700 г сыер ите;
* 3-4 баш суган;
* 1 баллы борыч;
* 1 йомырка;
* тәменчә тоз, борыч.


Манты әзерләгәндә кирәк:
* 1 баш суган;
* 1 кишер;
* 2 аш кашыгы томат пастасы;
* 1 стакан су;
* тәменчә тоз;
* кыздырыр өчен 1 аш кашыгы сары май;
* табынга чыгарыр өчен атланмай белән катык, каймак.
 

Эш барышы:

1. Сөт белән җылы суны, зәйтүн мае белән йомырканы бергә кушып туглыйбыз...


...тоз сибәбез.


2. Шул катнашмага иләнгән он кушып, камыр изәбез. Әзер камырның өстен каплап, ярты сәгатькә калдырып торабыз.


3. Ит белән суганны, баллы борычны иттарткычтан чыгартабыз. Әзер фаршка тоз, борыч салып, әйбәтләп туглыйбыз. Фарш әзер.


4. Камырны юка җәем итеп җәеп, шакмакларга кискәлибез.


5. Һәрбер шакмакның очларын ябыштырмый гына тоташтырып, әйләндерәбез.



6. Уртасына бер бал кашыгы фарш салабыз. 


7. Манты кырыйларын тоташтырып, ябыштырабыз.


8. Аста калган «таҗчык»лар сыман камыр кырыйларын төзәткәлибез.


9. Сары майны табада эретеп, туралган суган белән угычтан уылган кишерне йомшарганчы гына кыздырып алабыз.
Томат пастасы кушып, болгатабыз. Тоз, су өстибез.


10. Әлеге катнашмага кайнау кергәч, мантыларны шунда салып, табаның капкачын томалап, 10 минутка талгын утка куябыз.


11. Әзер мантыларны яшелчәле соус белән, петрушка аш тәмләткеч үлән белән бизәп, табынга чыгарабыз. Һәрбер манты өстенә атланмай кисәге куйсагыз да була.


Манты янына майлылыгы югары булган каймак, үзегез оеткан әче катык, үзегез әчеткән сөт чыгарсагыз да була.
Кәгазь тастымал куярга онытмагыз. Ә иң мөһиме: манты ашаганнан соң, яшел чәй чыгарырга кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар