Логотип
Икенче ашлар

​Яшелчәле скумбрия көймәсе


 

Скумбрия балыгы – бик уңайлы балык. Аны кыздырып та була, пешереп тә була, тозлап та була, маринадлап та була... Скумбрия балыгының түшкәләре зур түгел, шуңа күрә аны тиз генә эретеп, бик тиз генә тәмле итеп әзерләп тә була. 

 

Кирәк

 

1 кг скумбрия (2 данә); 

4 баш суган; 

2 данә кишер; 

1 бал кашыгы томат пастасы; 

зур булмаган 1 тотам петрушка үләне; 

1 халопеньо болгар борычы; 

тәменчә – тоз, борыч; 

бизәр өчен укроп үләне. 

 

Ярым боҗралап туралган суганны үсемлек маенда җиңелчә генә кыздырып, озынча итеп туралган кишерне дә суган белән 2 минут чамасы кыздырып алабыз. Тоз, борыч сибәбез. 



Вак итеп туралган петрушканы, 1 бал кашыгы томат пастасын кушып, әзер булганчы капкачын томаламыйча сүрән утта томалап пешерергә (тушить) куябыз. 



Балыкның башыннан алып койрыгына кадәр бер якның арка канаты буеннан пычак белән кисем ясыйбыз.  Икенче арка канаты буеннан беренчесенә параллель булган тагын бер кисем ясыйбыз. Нәҗиҗәдә, балык сырты итле җиреннән кубачак. 

Аннан кайчы белән кисеп, баш, койрык сыртын кисеп алып атабыз. 

Балыкны эчендәге әйберләреннән, кабыргасыннан, саңакларыннан арындырып, кара элпәсен чистартып алабыз. Салкын су астында әйбәтләп юып, кәгазь салфеткалар белән корытабыз. 



Скумбрия балыгы көймә булып формалаша. Хәзер шунда әзерләнгән эчлекне урнаштырабыз. Борычны (әче борычны баллы борычка да алыштырып була) юка телемләп турап, иң өскә тезәбез. Әзер балык түшкәләрен пергамент кәгазь җәелгән калай тимергә (противень) урнаштырып, 230 градуска кадәр кызган духовкага 30-40 минутка куябыз. 



Әзер булгач, яшел укроп үләне белән бизәп, җылы килеш табынга чыгарабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар