Түтәлдәге яшелчәләрдән 5 гарнир рецепты

Яшелчәләр сезонына кердек. Елның бу мизгеленнән дә яхшырак сезон бар микән?! Ит, бәрәңгене читкә куеп торып, төрле яшелчәләр белән экспериментлар ясар чор.
Ташкабактан «көймәләр»
Бу ризык менә дигән гарнир йә җиңелчә кичке аш. Аларны сыр белән дә, ансыз да пешерергә мөмкин.
Ингредиентлар:
3 ташкабак⠀⠀
1 суган
2 тырнак сарымсак
2 помидор
1 чәй кашыгы петрушка
Үсемлек мае
Тәменчә тоз һәм борыч
50 гр. уылган сыр (пармезан булса тагын да яхшы)
Эш барышы:
Ташкабакларны юып киптергәннән соң урталай ярып кашык белән эчен алырга.
Суган белән сарымсакны вак кына итеп турап әз генә май салынган табада кыздырырга.
Аерым савытта туралган ташкабак эчлеген кыздырылган сарымсак һәм суган белән болгатырга.
Помидорларның тышын салдырып, вак кына итеп турап яшелчәләргә кушарга, тоз, борыч, петрушка өстәргә.
«Көймә»ләргә шул эчлекне тутырып майлы табага тезәргә, сыр сибәргә һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут тотарга.
Томалап пешерелгән кузаклы фасоль
Әлеге гарнир американлылыр өчен традицион ризык. Соңгы елларда безнең ил халкы да аны үз итә башлады.
Ингредиентлар:
0,5 кг яшел фасоль
2 суган
2 тырнак сарымсак
2 зур помидор
1 ч.к. петрушка
1 ч.л. кашыгы укроп
үсемлек мае
½ стакан су йә ил шулпасы
Эш барышы:
Вак итеп туралган суган белән сарымсакны кыздырырга.
Фасольны юып һәм кузакны ике-өч кисәккә бүләргә.
Помидорның тышын салдырып вак итеп турарга.
Фасоль белән помидорны суган белән сарымсакка кушып, укроп, петрушка, су йә бульон салып, капкач белән каплап фасоль йомшарганчы (гадәттә 25-30 минут) пешергә.
Пешеп чыккач тоз өстәргә.
Кызыл чөгендердән Гарвард салаты рецепты
Ингредиентлар:
¼ стакан шикәр комы
1 аш кашыгы крахмал
½ ч.к. тоз
1/3 стакан уксус
1 аш.к. ак май
1 ч.к. вакланган суган
3 стакан туралган пешкән чөгендер
Эш барышы:
Кострюльдә шикәр, крахмал һәм тозны болгатырга. Шуңа уксус салып уртача утка куярга. Болгатып торырга.
Май, суган өстәп соус куерып кайнап чыкканчы утны киметеп, тагын бер минут тотарга.
Шуңа чөгендерне салып болгатырга.
Бу рецептны уксус урынына апельсин согы, ә суганны уылган апельсин кабыгы белән алмаштырып ясасаң да була.
Пармиджано баклажаннары
Бу ризык италья актрисасы Софи Лоренның иң яраткан гарниры була.
Ингредиентлар:
3 уртача баклажан
Зәйтүн мае
200−300 гр. моцарелла
2 данә базилик
Тоз һәм борыч
5−6 помидор
50−70 гр. пармезан
4−6 тырнак сарымсак
Эш барышы:
Баклажаннарны юып, баш башларын кисеп, 1 см калынлыкта боҗралап кисергә. Тоз сибеп 30 минутка калдырырыга (бу әчелеген алыр өчен эшләнә), соңыннан сөртеп алырга.
Помидорларны дүрткә кисеп майлы табага салып берничә минут тотып алырга. Шуңа базилик, сарымсак салып блендер белән вакларга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга. Әлеге массаны кайнатып чыгаргач, пармезан салып болгатырга.
Баклажаннарны кыздырып алгач кәгазь салфеткаларга тезеп маен саркытырга.
Моцарелланы боҗралап кисәргә
Табага башта баклажаннарны, аннан соң моцарелланы һәм соусны салырга. Өстенә пармезан сибеп 200 градуска кадәр җылытылган мичкә 30 минутка куярга.
«Бекер» брюссель кәбестәсе рецепты
Ингредиентлар:
600−700 гр. брюссель кәбестәсе
зәйтүн мае
1−2 тырнак сарымсак
50−70 гр. пармезан
Эш барышы:
Брюссель кәбестәсен юып урталай кисәргә.
Табага май салып сарымсакны кыздырырга шуңа киселгән кәбестәләрне салып капкач белән томалап талгын утта 15-20 минут пешерергә.
Пешкән кәбестәләрне тарелкага салып уылган пармезан сибәргә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.