Логотип
Икенче ашлар

Тайга бәлеше

Бурятиядәге сәяхәттән кызыклы язмышлар гына түгел, күчтәнәч тә алып кайттык. Тайга бәлешен пешереп караганыгыз булмагандыр әле! Безнең редакция кызлары аны шундук танып алды. «Актаныш бәлеше бит бу!», «Юк, Арчаныкы!» дип, үзләштереп тә маташтылар. сез аны тайга күчтәнәче дип кабул итегез әле менә!

Бурятиядәге сәяхәттән кызыклы язмышлар гына түгел, күчтәнәч тә алып кайттык. Тайга бәлешен пешереп караганыгыз булмагандыр әле! Безнең редакция кызлары аны шундук танып алды. «Актаныш бәлеше бит бу!», «Юк, Арчаныкы!» дип, үзләштереп тә маташтылар. сез аны тайга күчтәнәче дип кабул итегез әле менә!

Табигать кырыс булгангамы, Буря­тиядә бәлешне бик туклыклы итеп пешерәләр. Ул тамакны туйдыручы гына түгел, җылытучы, энергия чыганагы да булсын. Аны героебыз ЛАРИСА СӘХИЕВА мичтә үк пешереп күрсәтте!

Лариса ханымның әнисе Флёра апа дүрт айлык вакытта – 1940 елда әти-әнисе белән Саба районы Мишәбаш авылыннан Бурятиягә күченеп килгән. Кечкенәдән татарча гына сөйләшеп үскән бәләкәй Лариса. Аларның йортында үзеңне гел татар авылында кебек хис итәсең. Хуҗабикәнең кунакчыллыгы, әниләр-чә кайгыртуы, кунакларны сыйларга тырышып, мул табын әзерләп куюы, кыстый-кыстый сыйлавы гел татарча инде менә! Үзе орчык кебек, гел мич белән табын арасында бөтерелә. Йомшак, ипле итеп сөйләшүеннән үк укытучы булуы сизелеп тора. Лариса ханым – этнопедагог, Тэгда авылында «Умырзая» татар мәдәни үзәген җитәкли, авыл балаларын татар мәдәнияте белән таныштыра, төрле бәйгеләрдә катнаша алар. Тайга үләннәрен тукыма өчпочмакка салып, матур, хуш исле сувенирлар да тегә әле ул. Кыстыбый, пәрә­мәч, бөккәнне әнисеннән күреп пешерергә өйрәнеп үскән. Эчәгеләр­дән ясаган бөккәнне аеруча яраталар бу гаилә­дә. Бәлешне дә еш кына әнә шулай пешерәләр. Әмма бу юлы Казан кунаклары өчен бәлешне ит белән әзерләделәр.

Кирәк Камыр өчен:

1 йомырка / 1 стакан үсем-лек мае / 1 стакан сөт йә су / тәменчә тоз / он

 

Эчлек өчен:

4-5 бәрәңге / стакан ярым бүрткән дөге / ярты килограмм иттарткычтан чыгарылган сыер ите (майлырак булса, бәлеш тәмлерәк була) / 1 баш суган / тоз

Эш барышы

Иң элек бәлешнең эчлеген әзерләп куябыз. Ит янына шакмаклап тураган бәрәңге, суган, дөге салабыз. Тәменчә тоз сибеп, барысын бергә яхшылап туглыйбыз.

Йомырканы сытып, өстенә май, сөт (су) салабыз, тоз сибәбез, яхшылап болгатып, камыр басабыз.

2/3 өлешен аерып алып камыр җәябез. Монысы бәлешнең асты булачак.

Камырны җайлап кына табага җәябез дә эчлекне бушатабыз.

Эчлекнең өстенә 50 г сыер мае салабыз, бәлеш тагын да майлырак һәм сусылрак булачак.

Камырның калган өлешен җәеп, бәлешнең өстен каплыйбыз. Матур бизәкләр ясап, өстен тагын бер кат япсагыз да була.

Бәлешне мичтә (авыл мичендә) бер сәгать пешерәсе.

Пешеп чыккан бәлешнең өстен мул итеп сыер мае белән майлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар