Логотип
Икенче ашлар

Тавык бавырыннан торт

Җәй – яшелчәләргә бай вакыт. Хуҗабикәләр бу чорда яшелчәләрдән төрле экспериментлар ясап калырга тырыша. Якыннарыгызны сөендерергә ашыгыгыз. Бүген сезгә ташкабактан торт ясарга тәкъдим итәбез. Ул бик гади булса да, аның үз серләре бар. Торт дигәнебез ташкабактан гына түгел, анда тавык бавыры да бар. Бодай оны урынына кукуруз онын кушабыз. Кукуруз оны дымны үзенә яхшы сеңдерә генә түгел, файдалы да, зарарсыз да, анда лютеин да юк. Кукуруз онын кушкан очракта, ташкабакның сутын сыгарга кирәк түгел.
Ташкабак торты гаилә белән сыйланыр өчен генә түгел, ә төрле бәйрәмнәрдә кунакларны сыйлар өчен дә табын күрке булырлык ризык. Аның әчкелтем тәме үзенә күрә пикант бер тәм биреп тора. Чакырылган кунакларыгызның да, якыннарыгызның да күңеленә хуш килер дип ышанасы килә.
 

Кирәк:

* 300 г чамасындагы 1 ташкабак;
* 500 г тавык бавыры;
* 2 йомырка;
* 7 аш кашыгы кукуруз оны;
* 3 аш кашыгы үсемлек мае;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* тәменчә борыч.


Крем өчен:

* 300 г кызыл һәм сары төстәге помидорлар;
* 4 тырнак сарымсак;
* 150 г майонез;
* зур булмаган 1 учма яшел аш тәмләткече;
* тәменчә тоз.


Бизәү өчен:

* 70-100 г каты сыр;
* петрушка үләне;
* кыярдан ясалган тасмалар.

 

Эш барышы:

1. Цуккини яисә ташкабакны кабыгыннан әрчеп, кисәкләргә турап, ботка хәленә җиткәнче блендер аша чыгарабыз.


2. Тавык бавырын да шулай ук блендер аша чыгарабыз.



3. Ике катнашманы да берләштереп, шунда ук 2 йомырка кушабыз, 7 аш кашыгы кукуруз оны өстибез, 3 аш кашыгы рафинадланган үсемлек мае агызабыз, 1 чәй кашыгы тоз, тәменчә борыч сибәбез.



4. Барысын бергә блендер белән бастырып алып, бертөрле катнашмага җиткерәбез.

5. Барлыкка килгән катнашманы коймак коя торган табада коймак итеп ике яклап кыздырабыз.



6. 7 коймактан торган өем килеп чыга.



7. Блендер савытына помидорларны турап салабыз, укроп белән тоз өстибез, ботка хәленә кергәнче издерәбез.



8. 150 г майонез салып, тагын издерәбез. Ал төстәге куе крем барлыкка килә.



9. Суынырга өлгергән коймакларны крем белән сылап, берсе өстенә берсен тезәбез.



10. Тортның иң өстенә майонез сылап, уылган сыр сибәбез. Кыяр тасмалары һәм туралган петрушка белән бизибез. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Шул ара эчендә крем коймакларга сеңеп бетәргә тиеш һәм аны кискәндә дә җайлы булачак.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар