Логотип
Икенче ашлар

Сарымсак сабакларын ташлый күрмәгез!

Көздән утырткан сарымсаклар иде орлык өлгертергә теләп, сабак чыгарды. Русча аны «стрелка» дип атыйлар. Без, татарча, сабак, дибез. Сарымсакның башы зур булсын өчен, тулы бер боҗра ясаганнан соң, бу сабакларны өзеп алырга кирәк. Кемдер аларны ташлый, ә без шулардан сарымсак пастасы ясарга киңәш итәбез.

Көздән утырткан сарымсаклар, инде орлык өлгертергә теләп, сабак чыгарды. Русча аны «стрелка» дип атыйлар. Без, татарча, сабак, дибез. Сарымсакның башы зур булсын өчен, тулы бер боҗра ясаганнан соң, бу сабакларны өзеп алырга кирәк. Кемдер аларны ташлый, ә без шулардан сарымсак пастасы ясарга киңәш итәбез. Яшь бәрәңге белән дә тәмле булачак ул, яңа гына өзгән баклажан, ташкабаклар кыздырганда да куллана аласыз. Хәтта ипигә генә ягып та ашарга була.  
Кирәк:
1 кг сарымсак сабагы (стрелка);
4 аш кашыгы шикәр комы;
2 аш кашыгы тоз; 
1 аш кашыгы лимон суты (аш серкәсе дә ярый);
100 г үсемлек мае.
Сарымсак сабагын юып, аз гына суын саркытырга һәм иттарткычтан чыгарырга кирәк. Шуңа шикәр комы, тоз, май, лимон сутын кушып болгаткач, 15–20 минутка дәмләнергә калдырабыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз. Ул 3 ай бик яхшы саклана. Озаграк сакларга теләсәгез, туңдыргычка куярга кирәк. 

 

фото: Background фото создан(а) Kireyonok_Yuliya - ru.freepik.com

Теги: яшелчә файдалы киңәш киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар