Логотип
Икенче ашлар

Нәкъ кибетнекечә тозланган кыяр

Кыярларны тозлап бетермәдегезме әле? Бетермәгән булсагыз, без сезгә бик тә шәп бер рецепт тәкъдим итәбез. Татар блогеры, аш-су остасы Мәрьям Миңнегулованың сыналган рецепты ул. 

Кыярларны тозлап бетермәдегезме әле? Бетермәгән булсагыз, без сезгә бик тә шәп бер рецепт тәкъдим итәбез. Татар блогеры, аш-су остасы Мәрьям Миңнегулованың сыналган рецепты ул. 

Кыярларны юып, бераз салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны парландырып алабыз.
Парландырылган банка төбенә укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак салып, кыярларны тутырабыз. Кыярлар өстенә кайнап торган су коябыз. 15 минуттан бу суны түгәбез. Түгәбееееззз! 

Тозлык – рассол ясыйбыз. 
2 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз. Мәрьям ханым борчаклы кара борыч, канәфер дә сала. 
Кайнап чыккан тозлыкны банкаларга бүлеп салып, шунда ук калай капкач белән томалыйбыз. 
«Бу рецептны миңа туганыбыз биргән иде, аңа рәхмәтләр әйтеп шулай ябам. Сезгә ошый икән минем күңел тыныч. Сезне яратып Мәрьямегез».

Фото: https://pixabay.com/ru/


 

Теги: яшелчә консервация

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар