Логотип
Икенче ашлар

Минераль суда аз тозланган кыяр

Кирәк:

* эре булмаган кыяр - 500 г;
* газлы минераль су - 500 мл;
* тоз - 1 аш кашыгы;
* сарымсак - 3-5 теш;
* чәчәкле укроп - бер тотам.
 

Эш барышы: 

1. Савыт төбенә укропның һәм туралган сарымсакның яртысын салабыз.


2. Кыярны юып, очларын кисеп ташлыйбыз. Савытка тыгыз итеп тутырабыз. 


3. Кыяр өстенә калган укроп һәи туралган сарымсак салабыз. 



4. Аерым бер савытта әз микъдар минераль суда 1 аш кашыгы тоз эретәбез. 



5. Әлеге тозлы суны савытка агызабыз. Өстенә, кыярлар тулаем капланырык итеп, минераль су коябыз. 


6. Өстенә сай тәлинкә салып, савытны капкач белән каплыйбыз. Бер тәүлек суыткычтан тотканнан соң кыяр әзер була!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар