Логотип
Икенче ашлар

Көймәле яшелчәле тавык ите



Кирәк: 

 

2 тавык түшкәсе; 

1 эре помидор; 

100 г каты сыр; 

2-3 данә бәрәңге; 

бер чеметем кипкән рәйхан үләне. 

 

Маринад өчен: 

 

1 бал кашыгы шашлык өчен аш тәмләткече; 

2 аш кашыгы соя соусы; 

2 аш кашыгы зәйтүн мае; 

тәменчә – тоз. 

 

Эш барышы: 

 

Тавык түшкәсен тирәнрәк һәм кыекча итеп уеп алабыз. 



Итне эчтән дә, тыштан да тоз, аш тәмләткечләр белән ышкыйбыз. Соя соусын зәйтүн мае белән бергә катнаштырып, шуның белән итне сылыйбыз һәм 10-15 минутка маринадланыр өчен калдырып торабыз. 



Шул арада сыр белән помидорны юка гына итеп турыйбыз да тавык түшкәсе эченә тутырабыз. 



Махсус пычак белән, түгәрәкләп, бәрәңгене турыйбыз. 



Пергамент кәгазеннән көймә ясап, оч-очларын беркетәбез. «Көймә»нең төбенә бәрәңгене урнаштырабыз. Бәрәңге өстенә тавык түшкәсен куябыз. 




«Көймәне» 200 градуска кадәр кызган духовкага куеп, 40-50 минут пешерәбез. Әзер булуын бәрәңге пешеп өлгергәненә карап  беләбез. 

Тавык итенең өстенә кипкән рәйхан үләне сибеп, «көймә» белән бергә табынга чыгарабыз. 

«Көймә»сез – тәлинкәгә урнаштырып чыгарсагыз да бик күркәм булачак. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар