Крыжовниктан

Чияле крыжовник вареньесы

Эре яшел крыжовникны ярып, йомшагын алыгыз. Шуларга төше алынган чияләр тутырып чыгыгыз. Суга шикәр комы һәм төелгән дарчин (корица) салып, сироп ясагыз. Кайнап торган сиропны чияле крыжовниклар өстене салып, салмак утта 5-10 минут кайнатыгыз.
1 кг чия тутырылган крыжовникка 700 мл су, 500 г шикәр комы һәм әз генә төелгән дарчин кирәк.


Крыжовник желесы

Яртылаш өлгергән крыжовникларны эмаль табакта йомшарганчы пешерегез. Кайнатманы, ж,илөклөрен сөзеп алып, бераз тондырыгыз. Аннары, согын агызып алып, күлеме яртылаш кимегәнче кайнатыгыз. Шуңа шикәр комы өстәп, әзер булганчы пешерегез. Желены кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз.

 

Тозлы крыжовник

Эмаль кәстрүлгә юылган крыжовникларны 25 см калынлыкта салыгыз. Өстенә алдан әзерләнгән тозлык салыгыз да, капкачына гер бастырып, салкын урынга куегыз. Ай ярым, ике айдан тозлы крыжовник әзер булачак. Тозлы крыжовник ит һәм балык ризыгына менә дигән тәмләткеч.
1 кг җиләккә 1 литр су һәм 30-40 г тоз кирәк.
 

Желатинлы крыжовник

Юылган крыжовникларны миксерда ваклагыз да, шикәр комы белән желатин кушып, берничә сәгать тотыгыз. Шуны утка куеп, кайный башлаганчы тотыгыз һәм ликер, тәмләткечләр кушып, болгатып банкаларга салыгыз.
500 г крыжовникка 500 г шикәр комы, 10 г желатин, 3-5 аш кашыгы ликер, дарчин һәм кардамон кирә

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5623
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8417
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4210
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5032
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6823
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»