Логотип
Икенче ашлар

Катырылган яшелчә пастасы

Яшелчәләрегез гөрләп уңдымы? Кая куярга белмисезме? 
Помидор белән баллы борычны кушыйк әле. Әлеге катырылган массаны борщ, яшелчә ашы, пешергәндә, бәрәңге, кәбестәне томалап пешергәндә, пицца әзерләгәндә куллана аласыз.

Кирәк:

* помидор – 3 кг;
* баллы борыч – 1, 5 кг



Эш барышы:
1. Пешкән помидорларны сайлап яхшылап юабыз. Борычны орлыкларыннан арындырабыз. Теләгәнчә турыйбыз.


2. Блендерда изәбез. Измәне вок табасына салабыз (ул юк икән, көйдерми торган куныклы калын төпле кәстрүл дә ярый). Табаны капкач белән каплыйбыз, сүрән утта 2 сәгать тотабыз. Измәбез куе кып-кызыл массага әверелергә тиеш.


3. Әзер массаны силикон формаларга салып чыгып, бер тәүлек катырабыз.


4. Формалардан алып, полиэтилен пакетларга тутырабыз. Суыткычның боз камерасында саклыйбыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар