Логотип
Икенче ашлар

Кабымлык - голубцы

Бик тә оригиналь бу салкын кабымлык – бәйрәмчә әзерләнгән табынның күрке булып торырлык.
 

Кирәк:

* уртача  размердагы 16 кәбестә яфрагы;
* 200 г кәбестә;
* 5-6 кишер;
* 4 тырнак сарымсак.


Маринад өчен:
* 400 мл су;
* 80 мл аш серкәсе (уксус);
* 3 аш кашыгы үсемлек мае;
* 1 баш сарымсак;
* 1 аш кашыгы тоз;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* боҗралап туралган кызыл суган.

 

Эш барышы: 

1. Кәбестәнең яфракларын йомшасын өчен 2-3 минутка кайнар суга салып торабыз (голубцыга әзерләгән кебек). Артык тотарга кирәкми, таралып китүе мөмкин. Аннары суытабыз.



2. Кишерне корейча салатка уган кебек уабыз. Вак итеп туралган кәбестә белән катнаштырып, тоз өстибез.



3. Сарымсакны чистартып, пресс аркылы чыгарабыз, кишер белән кәбестә янына кушабыз. Кул белән әйбәтләп уабыз. Эчлек әзер.


4. Эчлекне кәбестә яфрагының уртасына салып, голубцы төргән кебек төрәбез.

5. Хәзер рассол әзерлибез. 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комын, пресс аркылы чыгартылган 1 баш сарымсакны 400 мл суытылган кайнаган суга салабыз. 3 аш кашыгы үсемлек мае, 80 мл аш серкәсе кушып, әйбәтләп болгатабыз. Голубцыларны кәстрүлгә тезеп, өстенә рассол агызабыз.


6. Голубцыларны яссы төпле тәлинкә белән каплап, өстенә груз куеп, бүлмә температурасында бер тәүлеккә калдырып торабыз.


7. Бер тәүлектән соң кечерәк савытларга күчереп, суыткычка алып куярга кирәк. Өч тәүлек суыткычта торганнан соң кабымлык-голубцы әзер.
Боҗралап туралган кызыл суган белән бизәп, табынга ит, балык, пешкән бәрәңге белән бирергә була.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар