Логотип
Икенче ашлар

Кабактан котлет ясыйбыз

Кабак сортлары төрле була. Бер сорт баллы  һәм сусыл булса, икенчеләре бәрәңге тәмен хәтерләтә - бик баллы түгел һәм крахмалсыман. Котлет өчен икенчесе туры килә.

Кабак сортлары төрле була. Бер сорт баллы  һәм сусыл булса, икенчеләре бәрәңге тәмен хәтерләтә - бик баллы түгел һәм крахмалсыман. Котлет өчен икенчесе туры килә.

Кирәк:

7 өлеш өчен:
* уылган кабак – 250 г;
* урта зурлыктагы башлы суган – 1 данә;
* сарымсак – 2 теш;
* йомырка – 1 данә;
* кукуруза оны – 1 аш кашыгы;
* диңгез тозы, төелгән кара борыч –  тәменчә;
* көнбагыш мае – 1 аш кашыгы;
* каймак, петрушка.
 

Эш барышы:

1. Кабакны әрчибез, төшләреннән арындырабыз. Вак угычта уабыз. 


2. Суган белән сарымсакны кабак өстенә уабыз. Йомырка, тоз, борыч өстибез.


3. Чәнечке белән болгатып алабыз. Кукуруза оны сибәбез. 


4. Резин перчатка киеп массаны камыр баскан кебек басабыз.

5. Яссы котлетлар формалаштырып пыяла тактага тезеп барабыз.


6. Табага көнбагыш маен җылытып, әкрен генә котларыбызны салабыз. Утны сүлпәнәйтеп, табаны капкач белән томалыйбыз һәм 10 минут кыздырабыз. 



7. Котлетларны әйләндерәбез.


8. Өстәлгә петрушка, каймак белән чыгарабыз. 


Салкын котлетлар да тәмле була - чикләвек тәме килә.
Тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар