Логотип
Икенче ашлар

Итле гөбәдия

«Гөбәдия итле дә буламы?» – дияр күпләр. Әйе, аны баллы итеп кенә түгел, ит белән дә әзерлиләр икән. Әлеге борынгы рецепт Юныс ага Әхмәтҗановның китабына да кертелгән. «Аш-су» сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Ютазы районы Иске Урыссу авылында гомер итүче Гүзәл ХӘЙДӘРОВА бәйрәмнәргә гөбәдиянең итлесен дә еш пешерә.

«Гөбәдия итле дә буламы?» – дияр күпләр. Әйе, аны баллы итеп кенә түгел, ит белән дә әзерлиләр икән. Әлеге борынгы рецепт Юныс ага Әхмәтҗановның китабына да кертелгән. «Аш-су» сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Ютазы районы Иске Урыссу авылында гомер итүче Гүзәл ХӘЙДӘРОВА бәйрәмнәргә гөбәдиянең итлесен дә еш пешерә. «Баллысы кебек үк, итле гөбәдия дә затлы ризык-ларыбыздан санала. Элек аны Мәликә әбием дә әзерли иде, – ди ул. – Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә кондитер булып эшләгәндә дә никах табыннарына сорап пешерттергәннәре булды. Бүген дә сораучылар бар...»
Гүзәл – белеме буенча повар-кондитер. «Пешеренергә бик ярата, камыр куймый калган көне юк. Кулы тәмле аның. Югыйсә мин дә шул ук рецепт белән әзерлим, Гүзәлнеке кебек килеп чыкмый», – ди кайнанасы Кафия апа, килененең уңганлыгына шаккатып. Хәзер Гүзәл көн дә яраткан эше белән генә шөгыльләнә. Ире Азат Гайнетдинов белән үз эшләрен ачып җибәргәннәр – камыр ризыклары пешерәләр. Уллары Тимур белән Хәйдәр, кызлары Мәликә исә төп булышчылары. Менә бу итле гөбәдияне дә зур гаиләләре белән бергәләп әзерләделәр. Әйдәгез, без дә аларга кушылыйк!


Кирәк 
(камыр өчен) 300 г су / 2 аш кашыгы үсемлек мае / 2 аш кашыгы шикәр комы / 1 чәй кашыгы коры чүпрә / 1 чәй кашыгы тоз / 1 йомырка / кирәгенчә он.

(эчлек өчен) 1 баш суган / 0,5 кг фарш / 300 г корт / 150 г дөге / 5 йомырка / 300 г йөзем / 100 г эретелгән атланмай / тәменчә тоз-борыч.

(валчык өчен) 1 аш кашыгы йомшартылган атланмай / он.
Әлеге ризыклар 25–27 см диаметрлы гөбәдия өчен исәпләнелгән.


  Җылымса суга чүпрә, шикәр комы, үсемлек мае, йомырка, тоз салып, камыр басабыз. Камыр чак кына тыгызрак булсын, күпергәндә ул әле йомшый.

 


  Үсемлек маенда ваклап туралган суган белән иттарткычтан чыгарылган итне әзер булганчы кыздырабыз. Тәменчә тоз-борыч сибәбез.

 


  Икенче тапкыр күпереп менгән камырны ике өлешкә бүләбез. Гөбәдиянең астына – 400 г, капкачына 150 г камыр кирәк. Таба төбенә он сибәбез.

 


  Гөбәдия катламлап җыела. Беренче катына – корт, икенче катына – тозлы суда бүрттерелгән дөге салына.

 


  Дөге өстенә кыздырылган итне һәм эре угычтан уылган йомырканы тигезләп җәябез. 

 


  Соңгы каты – юылган һәм чистартылган йөзем җимеше. Гөбәдия өчен сары йөзем яхшы. Соңыннан эретелгән атланмай сибәбез.

 


  Матурлап бөреп, валчык сибеп бизәлгән гөбәдияне 160 градустагы мичтә якынча 40 минут пешерәбез.

 

Фото һәм видео: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар