Җиләкле, чикләвекле... күркә ите!

Фото: Ксения Богданова
Яңа елны каршылау – дуслар-туганнар җыелып, мул табыннар белән үткәрә торган бәйрәм. Якыннарны моңарчы авыз итмәгән ниндидер ят ризык белән дә шаккаттырасы килә. Үзе бик катлаулы да булмасын ул, шул ук вакытта тәмле һәм бәйрәмчә дә булсын.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Гөлнара САБИРОВА үз укучыларыбызга сер итеп кенә бер хикмәтле рецепт өйрәтмәкче. Бәйрәм табынының төп бизәге булырдай ул ризык – сюрпризлы күркә ите. Әйдәгез әле, быел Яңа елга күркә пешерик!

күркәнең түш ите – 1 кг чамасы;
100 г кипкән мүк җиләге;
100 г чикләвек;
150 мл гранат яки чия согы (әчкелтем булсын);
150 г сохари оны;
50 мл сөт өсте (каймак);
1 йомырка;
1 лимон;
100 г үсемлек мае;
30 г имбир;
3 тырнак сарымсак;
3 тармак розмарин;
3 бадьян (мәҗбүри түгел);
1-2 таяк дарчин (корица);
30 г бал;
тәменчә тоз-борыч;
түшкәне бәйләргә сүс бау.
Соус өчен:
100 г мүк җиләге;
100 г нарат җиләге;
100 г гранат яки чия суы;
10 г артыш җиләге (можжевельник);
1 тармак розмарин;
30 г акмай.
Эш барышы:
Кипкән мүк җиләгенә гранат яки чия согы салып, бүрттерергә куябыз. Тиз кирәк булса, кайнатып чыгарабыз. Шунда ук тәм өчен 1 тармак розмарин да кушабыз.

Күркә түшен буйга ярып, китап ачкан сыман ачабыз да, пленка белән каплап, җиңелчә генә тапыйбыз. Аннан иткә тоз, борыч, уылган лимон кабыгы, лимон суты, үсемлек мае сибәбез. Кул белән суккалап, тәмләткечләрне иткә сеңдерәбез.

Чикләвекне блендерда ваклап (тукмак белән дә төяргә була, ләкин он ясарга кирәкми, чикләвек икәне сизелсен!), тирән савытка салабыз. Шунда ук сохари оны, сутыннан сыгып алган җиләкләрне, 1 йомырка, үсемлек мае, ваклап туралган розмарин кушып, болгатабыз. Корырак булса, тагын 1 йомырка кушарга була.

Әзер эчлекне ит өстенә җәеп, кашык белән тигезлибез. Тагын бер кат каймак (сөт өсте) ягабыз һәм итне рулет сыман тәгәрәтеп төрәбез. Итнең баш-башларын каплап, ачылып китмәсен өчен агач таякчыклар белән беркетәбез. Рулетның үзен сүс бау белән тыгызлап бәйлибез.

Зур табага үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Тәме чыксын өчен вакламый гына ике тырнак сарымсак, 1 тармак розмарин, пычак очы белән сытылган артыш җимешен салабыз. Шушы хуш исле майда рулетның һәр ягын алланганчы кыздырабыз.

Балга лимон суты, вак угычтан уылган имбир, үсемлек мае салып, яхшылап туглыйбыз да пумала ярдәмендә рулетка ягабыз.
Итне тирән табага салып, төбенә бераз су өстибез дә 35 минутка 200 градуслы мичкә тыгабыз. Бау астына тәм өчен бадьян,дарчин кыстырабыз (болары мәҗбүри түгел).
Мичтән алып, итне бераз суытабыз. Уртача калынлыктагы телемнәргә туралган күркә итен салат яфраклары, розмарин тармаклары белән матурлап бизибез.

Табынга соус белән бирәбез. Соус өчен: гранат яки чия согына җиләкләрне салып, кайнатып чыгарабыз. Бераздан тәмләткечләр белән май салабыз. Сыеграк килеп чыкса, чеметем генә крахмал өстәргә була.
Яңа ел йортыгызга бәрәкәт, иминлек, бәхет алып килсен! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Кирәк:

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.