Логотип
Икенче ашлар

Гөмбәле скумбрия

Сәхифәбезнең хуҗабикәсе – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры музыканты,  скрипкачы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Динә ЗАКИРОВА. Динә – балыкчы кызы. Традициягә тугры калып, безне балык пешерергә өйрәтә. Ләкин гади генә рецепт белән түгел, бәйрәм табынына куярлык булачак ул.

Динә – балыкчы кызы. Әтисе Ильяс белән бабасы Рәмзигә ияреп, Ык буена балыкка төшкәннәре – балачагының иң күңелле хатирәләре. Өстәвенә, ире дә балык тотарга һәвәс. Г. Камал театры артисты Илнур Закировны күпләр оста балыкчы буларак та белә. «Сөембикә» журналының «Аш-су» рубрикасында ул укучыларыбызны карп балыгы пешерү серләренә өйрәткән иде. Бүген без менә тагын бу кунакчыл гаиләдә кунакта. Сәхифәбезнең хуҗабикәсе – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры музыканты,  скрипкачы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Динә ЗАКИРОВА. Традициягә тугры калып, ул да безне балык пешерергә өйрәтә. Ләкин гади генә рецепт белән түгел, бәйрәм табынына куярлык булачак ул. Музыка, сәнгать дөньясында кайнаган Динәне аш-су бүлмәсендә күрү, бәлки, гаҗәбрәктәдер. Яңа рецептларны сынап карау аның бер хоббие икән. Куллары нидер эшли, ә күңелендә – музыка! Таба чыжлаган тавыштан да матур көй ишетә ул. Үзе дә музыка укытучысы булган әнисе Диләрә ханымнан күчкән талант бу. Аш-суга осталыгы исә Рузалия әбекәеннән. Кыюлыгы, тәвәккәллеге дә аннан. Әйдәгез әле без дә, тәвәккәлләп, Динә өйрәткән рецепт белән Сабантуй кунакларын скумбрия пешереп сыйлыйк.  

Кирәк
(1 кешелек порция өчен)
1 скумбрия балыгы (эче-башы алынмаганы кирәк);
эре булмаган 1 суган;
3-4 шампиньон гөмбәсе;
ярты кишер;
1 бал кашыгы лимон суты;
тоз-борыч, балык тәмләткече;
50 г чамасы сыр;
2 аш кашыгы кибет каймагы;
бер тотам укроп белән петрушка;
1 тырнак сарымсак;
үсемлек мае.

Эш барышы
балыкны юып, сырт сөяге буйлап ярабыз. Шушы кисем аша сак кына умыртка сөяген алабыз, балыкның эчен чистартабыз. Эскәк яки кул белән кылчыкларын чүплибез. Башы белән койрыгына кагылмыйбыз. 

Суганны вак кына турап, үсемлек мае салынган табада кыздырабыз. Шунда ук эре угычтан уылган кишерне өстибез. 

Гөмбәне юып, вак шакмаклап турыйбыз һәм суган белән кишер янына салып кыздырабыз. Тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез, вак угычтан уылган сарымсак кушабыз. 

Балыкның эченә һәм тышына тоз ышкыйбыз, 1 бал кашыгы лимон суты бөркибез. Яратсагыз, уылган сарымсак та өстәргә була. 

Фольгадан «көймә» ясап, балыкны шунда урнаштырабыз. Кыздырылган гөмбә белән яшелчәләрне балык эченә тутырабыз. 
Укроп һәм петрушканы ваклап турап, кибет каймагына кушып туглыйбыз. Каймакны гөмбә өстенә түшибез.
Каймак өстенә эре угычтан уылган сыр сибәбез. 
Тутырылган балыкны 180 градус кызулыктагы мичтә 30 минут пешерәбез. 
Ашларыгыз тәмле булсын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар