Логотип
Икенче ашлар

Гхи мае

Кирәк:

* хуҗалыктан сатып алган атланмай яки 82% тан да ким булмаган кибеттә сатыла торган атланмай.
 

Эш барышы:

Гхи яисә ги мае ул – чистартылган сары майның бер төре. Урта Азиядә (Индия, Пакстан, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка) әлеге майны ризык әзерләгәндә, дини йолалар үткәргәндә яратып кулланалар.Билгеле, аны сатып та алып була, әмма аны өй шартларында да әзерләп була икән.
Атланмай терлек майлары катышмасы кермәгән, консервантлар һәм төрле-төрле өстәмәләр кушылмаган, майлылыгы 80% тан да ким булмаган очракта, аның 20% сызачак, ә 80% чиста май килеш калачак. Духовкада әзерләве бер дә мәшәкатьле түгел.
1. Майны бары тик белгән кешеләрдән генә яисә сыналган сату нокталарында гына сатып алырга киңәш итәр идем. Гадәттә, андый майны түгәрәк итеп әвәлиләр.



2. Майны төбе калын булган савытка кисәкләргә турап салабыз.


3. Духовканың иң аскы катына 2-3 кызыл кирпеч урнаштырабыз (янәсе мич эффекты). Духовканы 90 градуска (иң минималь) көйләп, капкачы томаланган май салынган савытны талгын гына хәлгә эретергә куябыз.
Бер сәгатьтән соң ачып карыйбыз – май эрегән, әмма әле тонык хәлдә, аксымлы калдыгы да әз икән әле.


4. Шул килеш тагын бер сәгатькә калдырабыз. Хәзер инде бераз кайнау да керә башлый. Вакыт узу белән, масса фракциягә бүленә һәм аның уртанчы өлеше үтә күренмәлегә әйләнә. Шулай итеп, процесс тәмам. Өстә юка гына элпә барлыкка килә.
Ә хәзер шуны юка гына кыл иләк аша (ситечко) стерильләшкән банкаларга сөзәбез. Өстен чиста кәгазь белән каплап, суытырга калдырабыз. Суына-суына, ул бик тә матур – ачык сары төскә кереп бетә. Ә калдыкларын камыр куйганда кулланырга була.



5. Дөрес итеп әзерләнгән гхи мае озак вакыт сакланырга мөмкин. Коры, салкынча урында өсте капланган килеш сакларга кирәк, ә иң яхшысы – суыткычта сакларга.
550 грамм атланмайдан 450 грамм сары май чыга. Баштагы майның сыйфаты никадәр яхшырак булса, аның күбеге дә әзрәк чыга.



Сары май чиста килеш, дәвалану һәм төрле авырулардан профилактика чарасы буларак, традицион системалы һинд медицинасында (аюрведа) кулланыла. Шулай ук әлеге сары май үләннәрнең дәвалау сыйфатын көчәйтүче буларак та әһәмиятле. Бу очракта аларны дәвалану чаралары белән бергә катнаштыралар.

Гхи шулай ук иммунитет зарарланган очракта дәвалану эффектлы. Аның өчен аны иртәнге якта бал,  өрек, йөзем, күрәгә җимешләре, дарчин (корица), кардамон, зәгъфран (шафран), татлы тамыр (солодка), фенхель аш тәмләткечләре, әстерхан чикләвеге (грецкий орех), эрбет чикләвеге (кедровые орехи), бадам чикләвеге (миндаль) белән бергә файдаланалар. Болардан тыш, иртә белән башка бернәрсә дә ашамаска кирәк.

Шуның өстенә гхи мае җылыту чарасы буларак та санала. Әгәр дә көзге-кышкы вакытларда туңучан булсагыз, буыннарыгыз, билегез сызласа, еш салкын тиеп авырсагыз, ашкайнату процессы бозылганда, кәефегез төшенке булса, андый очракларда гхи мае нормаль тормыш рәвешенә кайтару өчен, организмны ныгыту өчен – менә дигән чара. Аның өчен кич белән 1 бал кашыгы җылы гхи мае белән аяк-кулларыгызны уарга кирәк.
Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Морозильниктан алып, "керт" итеп тешләп, күмәч белән ашап, кайнар сөтле чәй белән эчеп тә җибәрсәң.... Эх, балачак искә төште...

    Хәзер укыйлар