Логотип
Икенче ашлар

Гелин буду 

Эченә ит фаршы салып, майда кыздырган крокетлар бу.

 

Эченә ит фаршы салып, майда кыздырган крокетлар бу. 300 г ит фаршына ваклап туралган бер баш суган, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы ваклап туралган петрушка, тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч салып, яхшылап болгатабыз да, уртача утта 15 минут кыздырабыз. 

Кабыгы белән бер бәрәңге пешерәбез. Икенче кәстрүлдә тозлы суда 250 г дөге пешә. Пешкән дөге белән кабыгыннан чистартып төелгән бәрәңгене бергә кушабыз, кулга ябышмаслык күләмдә он өстибез (2-3 аш кашыгы). Әлеге камырны 16 өлешкә бүлеп, һәр өлешне уч төбендә генә тәгәрәтеп шар ясыйбыз (кулны салкын су белән юешләсәң, камыр ябышмый). Аны баш бармак белән җәеп, касә рәвешенә китерәбез. «Касә»  эченә бал кашыгы белән әзер фаршны салып, «авызын» томалыйбыз. Ике уч белән кысып, овал формасына кертәбез. Крокетларны кайнап торган үсемлек маенда йөздереп кыздырабыз. Табынга кайнар килеш бирелә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар