Логотип
Икенче ашлар

​Фольгада пешкән балык

Скумбрия балыгы майлырак була, ул балыкны кайберегез яратып та бетермидер... Сезгә тәкъдим иткән әлеге рецепт белән әзерләп карагыз әле, бу балыкка мөнәсәбәтегез, һичшиксез, үзгәрер! 

Кирәк:

* эче чистартылган скумбрия балыгы;
* петрушка, укроп;
* 1 лимон;
* 2 төш сарымсак;
* тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч;
* фольга.
 

Эш барышы: 

Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшелтәмләткечләрне сарымсак белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз. Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп калдырабыз.

Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.


Балыкны кыздырган вакытта исе чыкмасын өчен табага 1-2 телем бәрәңге салыгыз;

таралып китмәсен өчен тоз-борычны 10-15 минут алдан сөртеп куегыз;

көймәсен, кызарып кына кит­сен өчен атланмай белән көнбагыш майларын катнаштырып кыздырыгыз;

тоташ килеш кыздырган вакытта балыкны 2-3 урыннан кисеп җибәрегез;

фритюрда кыз­дырыр алдыннан балыкны корытыгыз, аннары 10-15 минутка гына кайнар майга батырыгыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар