Логотип
Икенче ашлар

Бәйрәм сые – койкалы балык

Яңа ел – барыбызның да яраткан, көтеп алган бәйрме. Ул көн якынлашкан саен, бәйрәм табынына ни әзерләргә дигән сорау да тумый калмый. «Аш-су» сәхифәбезнең кунагы – һәвәскәр балыкчы һәм гөмбәче Илдар ГАЛӘВЕТДИНОВ койкалы балык рецептын тәкъдим итә.

Яңа ел – барыбызның да яраткан, көтеп алган бәйрме. Ул көн якынлашкан саен, бәйрәм табынына ни әзерләргә дигән сорау да тумый калмый. «Аш-су» сәхифәбезнең кунагы – һәвәскәр балыкчы һәм гөмбәче Илдар ГАЛӘВЕТДИНОВ койкалы балык рецептын тәкъдим итә. Аш-су әзерләү – аның иң яраткан хоббиларыннан. «Рецепт катлаулырак булган саен, минем өчен шулкадәр кызыклырак, – дип шаккаттыра Илдар. – Вакыт һәм түземлек сорый торган ризыклар әзерләргә яратам. Камыр ашларыннан кала, бар нәрсәне дә пешерәм. Каклау, ыслау, киптерү – аларны миңа гына куш. Инде күптән кибеттән тозлы балык алганыбыз юк, үзең тозлагач аеруча тәмле була». 
Илдар – Казан егете. Абыйсы Рөстәм, энесе Илнур белән өч малай үскән алар. Өчесе дә пешеренергә һәвәсләр. «Бәйрәм җитсә, без ярыштан пешерәбез, – дип гаҗәпкә калдыра кунагыбыз. – Менә бу койкалы балыкны да һәр Яңа ел табынына әзерләми калмыйбыз. Ул инде гаилә традициясенә әверелде». Илдар белән бергәләп үзебез дә әзерләп карыйбызмы? 


Кирәк 
(5 порция өчен)
175 миллилитрлы 5 касә;
25 креветка;
300 г кызыл балык (без горбуша алдык);
1 кишер;
1 баш суган;
ярты сабак сельдерей;
ярты лимон;
40 граммлы ике кап желатин;
10 бытбылдык йомыркасы;
1,2 мл су; 
петрушка;
борчаклы борыч, тоз. 


Эш барышы
Кәстрүлгә 1,2 мл су салып, тоз белән берничә борчак борыч өстибез һәм су кайнап чыккач, креветкаларны салабыз. Аларны озаклап пешермибез, су кабат кайнап чыгу белән җыеп алабыз. 

Шушы ук шулпага бер кишер, кабыгын әрчеми генә бер баш суган өстәп, кабаттан кайнатып чыгарабыз һәм тәңкәләреннән чистартып, бөтен килеш балыкны салабыз. 10 минуттан балыкны алып, шулпаны сөзәбез. 

Җылымса шулпага ике кап желатинны кушабыз. Болгата-болгата, шулпаны 60 градуска кадәр җылытабыз. Ул кайнап чыгарга тиеш түгел, югыйсә желатинның үзлеге бетә.
Суынган кишерне, каты итеп пешерелгән йомыркаларны – тәгәрмәчләп,  сельдерейның кабыгын чистартып, юка гына телемнәргә турыйбыз.

Лимонның кабыгын әрчеп, башта – урталай, аларын тагын урталайга кисәбез. Креветкаларны чистартабыз. Балыкны кылчыгыннан аралап, итен кул белән генә аерабыз. Касә төбенә туралган петрушка, аның өстенә биш креветканы матурлап тезәбез һәм касәнең 1/3 күләмендә желатинлы шулпаны агызабыз. Шулпа койкалансын өчен, 20–30 минутка салкынга куеп торабыз. 

Шулпа ныгыгач, креветка өстенә йомырка телемнәре (бер касәгә икешәр йомырка исәбеннән), аның өстенә сельдерей һәм лимон кисәкләре куеп чыгабыз. Лимон артык күп кирәкми, югыйсә әче булыр. Кабат 1/3 күләмендә шулпа өстәп, суытабыз. 

Койкаланган шулпа өстенә – балык, аннан соң 3-4 тәгәрмәч кишер тезәбез һәм касә тулганчы калган шулпаны агызабыз.

Табынга биргәндә тәлинкә төбенә яшел салат яфраклары куеп, касәне шулар өстенә каплап, койканы төшерәбез. Өстән бераз лимон согы да сибәргә мөмкин. Горчица, керән белән дә тәмле була койкалы балык. 
Яңа ел белән котлыйбыз сезне, дуслар! Табыннар мул, еллар имин булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар