Сюрпризлы коймаклар

Укучыларыбыз инде үз итеп өлгергән аш-су остасы Венера АРСЛАНОВА бу юлы бераз үзгәрәк ризык пешереп карарга тәкъдим итә. Аны әзерләү өчен кирәкле ризыклар да суыткычта һәрчак булып тора. Бризоль икенче аш буларак та, кайнар кабымлык буларак та яхшы. Аны үзең белән табигатькә чыкканда да алырга була. Кайнар килеш тә, суынгач та тәме үзгәрми.

Кирәк: 700 г фарш / 1 баш суган (150 г) / 200 г сыр / 150 г тозлы кыяр / 2 помидор / 9 йомырка / 150 мл сөт / яшел үләннәр / 200 г кибет каймагы / 3 теш сарымсак / тәменчә тоз-борыч, паприка / фаршны җәю өчен бер-ике уч он.


Эш барышы

1. Фаршка суган кушылмаган булса, бер баш эре суганны вак угычтан уып, иткә кушабыз. Тәменчә тоз-борыч, төелгән баллы борыч (паприка) өстибез һәм барысын бергә яхшылап катнаштырабыз. Әлеге күләмне 9 тигез өлешкә бүлеп, шарлар әвәлибез. 


2. Сырны эре угычтан уабыз, тозлы кыяр белән помидорны озынчарак итеп ваклап  турап  куябыз.


3. Сарымсакны вак угычтан уып яки пресстан издереп, каймакка кушабыз. Шунда ук ваклап туралган үләннәрне дә салып, барысын бергә болгатабыз.

4. Тирән тәлинкәгә бер йомырканы сытып, бер аш кашыгы сөт һәм тәменчә тоз кушабыз. Чәнечке белән яхшылап туглыйбыз. 

5. Ике полиэтилен пакет арасына куеп, иттән әвәләнгән бер шарчыкны уклау белән җәябез. Җәемнең зурлыгы өлеш тәлинкәсе кадәр булырга тиеш. Он сипсәң, итне җәю җайлырак.

6. Тугланган йомырканы зуррак сай тәлинкәгә бушатып, ит җәемен шунда каплыйбыз һәм аз гына май салынган кызган табага йомырка аста калырлык итеп шудырып төшерәбез. Өстен капкач белән каплап, һәр ягын дүртәр минут кыздырабыз. 

7. Әзер коймакны тәлинкәгә алып (итле ягы өстә калсын), сарымсаклы-каймаклы соусны ягабыз, аның өстенә сыр сибәбез һәм бер буй итеп туралган помидор белән кыярны куеп чыгабыз. 

8. Коймакны тәгәрәтеп төреп, рулет ясыйбыз.  Калган сигез йомырка һәм ит шарларыннан да шул рәвешле бризольләр пешереп бетерәбез. 

10. Өстен кетчуп һәм яшел үләннәр белән бизәп табынга  чыгарабыз. Янына яшелчәләр белән әзерләнгән чуар дөге, мичтә түтәрәмләп кыздырган бәрәңге яки башка төрле гарнир бирергә була. Үзе генә дә бик тәмле һәм туклыклы ул. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7523
    2
    51
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4379
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2272
    0
    33
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3146
    1
    31
  • Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
    2573
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда