Логотип
Уңыш серләре

Үзебезне яратыйк, кызлар!

Бигрәк төрле-төрле инде без хатын-кызлар! Ә үзебезнең эштә дә, өйдә дә уңышка ирешәсебез, үзебезне бар яктан ачасыбыз, кемлегебезне, нәрсәгә сәләтле икәнебезне белдереп, шаккаттырасыбыз килә. Карьера дип атала ул.

«Мин – бала-чага!»

Яңа ел алдыннан эштәгеләр белән корпоратив бәйрәмгә җыелдык. Төрле кызыклар уйлап чыгарырга безнең халыкка куш инде! Менә бүген дә: «Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз!» – диләр. Ул арада һәркайсыбыз­га ак кәгазь битләре таратып чыктылар. Сулъяк күршең турында ни уйлаганыңны язасың да, ул фикерне башкалар күрмәслек итеп бөкләп калдырып, кәгазьне уңга җибәрәсең. Ул – өченчесенә, өченчесе – дүртенчесенә... Һәм шулай барысын да урап чыгып, һәркемгә кире әйләнеп кайта «досье». Менә минеке дә. Америка ачкандай, үзем турында язылганнарга күз йөгертәм: «безнең күңелләр бер дулкында, Эльмира», «бала-чага кебек беркатлы, ихлас», «тырыш, тыйнак», «артык ышанучан», «хыялый романтик», «романнардагы бер образга охшагансың»... Болары – миңа характеристика. Йә ничек, мондый хатын-кыз кайсы тип була икән? Баш мөхәррир миңа шушы темага язарга тәкъдим итте. Һәм шпаргалка урынына бер фикер дә ташлады: «Менә сез, мәсәлән, «Бала» тибына туры киләсез дип беләм».

Бала?! Кызыык! Ә мин үземне башкачарак күз алдына китереп йөрим тагы. (Бәлки, үзем кызыккан хатын-кыз типларына шулай омтылганмындыр? Без бит бәләкәй чактан ук кемнәргәдер охшарга тырышып үстек. Романнардагы героинялар, киноартистлар, гимнасткалар, яраткан укытучы апалар...) Кайчак гел «Бедная Лиза»ны хәтерләтәм. Ара-тирә «Мин үзем», «Свой парень»дагы сыйфатлар да бүселеп чыга шунда. Лара Крофт сыман «Бонда» тибы да якын булып китә... 

«Хатын-кыз-бала» ниндирәк була икән? «Реаль тормыштан ерак хыял дөньясында һаман. Кыланмыш-лары кайчак логикага сыймый – чып-чын хатын-кыз характеры: «ни телим, шуны эшлим!» кебегрәк. Тышкы кыяфәте үк «мин – бала-чага!» дип кычкырып тора: якты ачык төсләр, аксессуарлар ярата. Балалыгы тулып ашкан. Үҗәтлек, тискәрелек тә юк түгел». Һм... 

Әйе, миндә дә бар ул сыйфатлар. Хәтта йолдызнамә дә шуны раслый: хәрәкәт, тизлек, спорт ярата; кешеләргә артык ышанучан...» Ярар, йомшак якларыңны да белеп тору кирәк. Димәк, аларны йә яшереп калырга, йә шулардан ук котылу чарасын күрергә туры киләчәк. (Ә бәлки кирәк вакытта файдаланып та буладыр аларны? Бер акыллы танышым миңа, мәсәлән: «Син берничек тә каты була алмыйсың, киресенчә, йомшаклыгың белән җиңәчәксең әле», – дигән иде.) Ә көчле якларыңны күрсәтә белергә, шуңа өйрәнергә кирәк, бик кирәк!

Психологлар хатын-кызларны шартлы рәвештә биш төрле типка бүлеп йөртә. Кызык бит. Әйдәгез, кемнәр кем икәнен белеп китик. Һичшиксез, үзегезне дә, танышларыгызны да танып алырсыз. «Хатын-кыз-әни» – аның белән җайлы, рәхәт, җиңел. Бернинди проблема тудырмый, киресенчә, бөтенесен үзе хәл итә. Юл куя белә, әйбәт күңелле, түзем. Иң зур баласын – ирен җайлап-көйләп тора, аның сүзеннән чыкмый. 

«Ерткыч» типлары да киң таралган! Үзенең тормышын көйли алган мондый хатын-кызлар көнләшү уята кайчак. Чын мәгънәсендә «таран»! Ирен югарыга күтәрер өчен гел төртеп, кымтырыклап тора, актив рәвештә ярдәм итә, эшләренә бертуктаусыз тыгыла, ирек куйсаң, ул эшләрне үзе үк алып барыр иде. Тәвәккәл, максатчан, үз дигәненә ирешми туктамый. Чебен үрмәкүч ятьмәсенә эләккән кебек, ирләр мондый хатын-кыз тозагына бик тиз каба.

Гел игътибар үзәгендә булырга яратучыларны, беләсезме, ничек атыйлар? «Кунак бүлмәсе бизәге». Көйләтеп, иркәләтеп бозылган ханымнар болары. Ирен дә, баласын да, әти-әнисен дә карамый алар. Бөтенесе аның янында биеп торсын! Андый хатын-кыз булыша торганнардан түгел инде. Дөньяда тик берәү – үзе генә бар аның өчен. Ни гаҗәп, көчле ир-атлар шундыйларга тартыла һаман. Назланырга, үз сүзен сүз итәргә, көйләтергә яратуларын ир-ат еш кына хатын-кыз нәзбереклеге дип кабул итә.

«Эшлекле хатын-кыз» шәп әзерли дә, өен дә тәртип­тә тота. Әмма йортта гына кайнашу һич туры килми аңа. Ул – эш өчен яратылган. Хатын-кызга хас күркәм сыйфатлары җитәрлек, үзенә карата белә, кирәк икән, матур итеп чытлыклана да. Ләкин ул һәрчак киеренке­лектә. Бертуктаусыз кемгәдер нәрсәнедер исбатларга туры килә. Өйдә – хатын-кыз эшен башкара алуын, офиста – ир-ат эшен булдыра алуын. «Эшлекле» әнинең вакыты да, көче дә юк баласын көйләргә. Карьера турында уйлап башы каткан хатын-кыз иң элек үз абруе турында уйлый, аның бөтен нәрсәсе «экстра-класс» булсын, хәтта баласы да, уңышларының бер өлеше булып, өметләрен акласын.
Эшебездәге хатын-кызларның уни­кесе унике төрле ләбаса. Алар холыклары, үз-үзләрен тотышлары белән төрле типларга карый.

Ачык, риясыз, тыңлый белә, булыша, кызгана, кирәк икән, тиргәп ташлый... «Дус» тибындагылар шундый була икән. Ул бөтен сорауларны, үтенечләрне канәгатьләндерергә әзер. Иренең эшләреннән хәбәрдар, кәефен белеп тора. Мондый хатын-кызлар, көнкүреш мәшәкатьләрен, балалар тәрбияләүне, ата-аналарны кайгыртуны үз өстенә алып, иренә карьера ясарга булыша. Акыллы, сабыр, зирәк, көчле характерлы. Үзенә югары таләпләр куя һәм шуңа лаек булырга омтыла. Иң уңган хатын-кыз тибы, миңа калса. 

Ә ир-атлар янәшәдә эшләүче хатын-кызларны үзләренчә бәяли икән! Бер ир кешегә (коллегаң дип кабул ит!) без менә ничек күренәбез. Эшләмәс өчен мең сәбәп табарга оста хатын-кызны «Шаккаткыч» дип атаган ул. Чөнки начальник каршында гаҗәп булдыклыга әйләнә дә куя. Шундый оста килештерә: әйтерсең, аннан да шәп эшләүче юк. Нәрсә турында гына сүз чыкмасын, белдекле булып килеп кысыла, бертуктаусыз клавиатурада шак-шок басып утыра. Янәшәдәгеләрнең эче пошса да, дәшмиләр, түзәләр. Чөнки җитәкчеләргә ярый белә. Яраталар да әле үзен. Акыллы, тыңлаучан, «үзем-үзем» дип кенә тора, ни кушсаң, шуны үти янәсе. Биш юллык электрон хатлар-ны да бүтәннәр булышлыгыннан башка ерып чыга алмаса да... Авызына гына каратып тора. Әдәпле коллегалары, бүлдерергә кыймыйча, тыңлаган кыяфәт чыгарып, баш кагып утыра.

«Бернигә яраксыз». Буш кешеләргә әнә шундый исем уйлап тапканнар. Җитәкчеләр аның барын-югын да сизми. Унда килеп төгәл җидедә кайтып киткән кешене каян тойсыннар инде?! «Шаккаткыч» белән борчаклары пешә. Сөйләшер сүзләре помадалар, сериаллар турында. Күбесенчә «Шаккаткыч» сөйли, монысы тыңлап торучы. Хезмәттәшләре игътибар да итми үзенә: принтер ни, ул ни!

«Сәнәктән көрәк булганнар» хәлдән тайганчы эш кыра. «Шәп» идеяләре белән көн саен шефка киңәшкә йөгерә. Эшенең сыйфаты – ташка үлчим. Шуңа җитәкчеләр өнәми, эштән дә җибәрми – тырыша бит! Карьера бөтенесеннән югары аның өчен. Башка хатын-кызлар сагаеп карый, ә ирләр анда көндәш күрми. Көн саен яңалыклар тыңлый һәм хәтердә калдырырга тырыша – кирәге чыгып куюы бар! Нәрсәгә – анысы турында уйлап та карамый. 
Әмма характер типларын тәҗрибә­ле психолог та әйтеп бирә алмас иде. Чөнки хатын-кыз — үзгәрүчән халык. Һәр типның үз «плюс»лары, «минус»лары.

Үз эшен ыгы-зыгы тудырмыйча тыныч кына башкаручыларны «Гадәти» дип йөртә икән бу ирләр. Андый хатын-кызлар үз бәясен, дәрәҗәсен белә, күктән йолдыз да чүпләми. Хезмәттәшләре белән яхшы мөнәсәбәттә. Җитәкчеләр хөрмәт итә, әмма үстерергә ашыкмый. Эшен болай да әйбәт башкара, нигә кешене  кузгатырга?

«Даһи»ларның белмәгәне юк. Үз профессиясе буенча теоретик нигезе саллы аның. 4-5 минутта зур кроссвордны чишеп ташлый... һәм бөтен кеше күрерлек урында калдыра. Начальниклар аны яратмый. Үзеннән күбрәк белүче кемгә ошасын соң? Тик тора-томал җибәрә дә алмыйлар: эш күрсәткече идеалга якын бит. Белеме белән кәпрәергә ярата. Косметика кулланмый, күзлек­тән, кара свитердан йөри. Хөрмәт итәләр, киңәшкә киләләр, әмма артык якынаерга ашыкмыйлар.

Бу, әлбәттә, бер ир-атның гына ачышлары. Башкалар, бәлки, бөтенләй икенче фикердәдер?


Кайсыгыз кем?

Үзебез турында ниләр генә ишетеп бетермибез. «Елан», «Куштан», «Хәйләкәр төлке», «Ханбикә», «Таш курчак», «Ачык авыз», «Сихерче», «Җитез хәерче», «Хыялый»... Тагын әллә кемнәр шунда! Заман белән бергә атлаучы, ирләр һәм хатын-кызлар тигез дәрәҗәдә дип йөрүче «Бәйсез эмансипе»лар, беркем дә аның сүзеннән чыга алмый торган «Вамп»лар, ирләр холыклы «Амазонка»лар, теләсә кемне чыгырдан чыгарырга сәләтле «Фурия»лар, эш турында гына уйлап йөрүче, һичкемгә баш имәс «Бизнес-вумен»­нар...  

Мин, аерыла алмыйча, һаман шул типлар белән танышуны дәвам итәм. Һәм һәркайсына туры килә торган танышларымны күздән кичерәм. «Монысы тач Гөлшат», «Кара, гел Рәшидә инде!» Тәк-тәк, тагын кемнәр?

«Хуҗабикә» – өй эшләренә чумган булыр, үзен шунда ача ул. Андый хатын-кыз, гадәттә, үзе пешергән ризыклар белән эштәгеләрне сыйлаудан, эш бүлмәсен чәчәк оранжереясе ясаудан, гөлләр үстерүдән тәм таба. Кайда гына булса да, «кечкенә үз өен» ясый.

«Сугышчы» – социаль активлыгы белән хәйран калдыра. Мондый хатын-кызлар иҗтимагый эшләрдә җигелеп тарта. Башкаларга ярдәм итәр өчен ниләр генә уйлап чыгармыйлар! Өендә исә салкын атмосфера, ул блиндажны хәтерләтә. Чөнки бөтен иҗади импульсы «сугыш кырында» исраф ителгән инде. (Өйләрен белмим, әмма иҗтимагый оешмаларда чабып йөрүче күп танышларым шундыйрак.) Үз бәясен белгән, үзен матур яктан күрсәтергә сәләтле ханым – ул, әлбәттә, «Приз». Аның вазыйфасы – бизәк булу. Мәсәлән, «Хуҗабикә» әзерләгән табын бик мул, тәмле булса, «Приз»ныкы – бик үзенчәлекле, берәүнекенә дә охшамаган. Ул һәрнәр­сәгә ниндидер кабатланмас төсмер бирә. Гаиләсен, эшен, туган җирен, шәһәрен, илен – теләсә нәрсәне оста итеп күрсәтә белә. Ул булган җирдә үзенчә бер көндәшлек, конкуренция туа. Бер кызык мисал. Тиздән кунаклар киләчәк. «Ху­җабикә» өен тәртипкә китерергә ашыга, ә «Приз» – үзен. «Хуҗабикә»гә «Приз»ның үз-үзен тотышы аңла­шыл­маска мөмкин. Ярый ла бу ике тип аналы-кызлы булса. Кайнана белән килен очрагында нишләргә? Мөгаен, «Приз» кунакларны каршы ала һәм, «Хуҗабикә» табынны өлгерткәнче, алар хозурында буладыр. Берсенең бурычы – сыйлау, икенчесенең – сокландыру. 

Хыял канатында очучы шагыйрәләр, рәссамнар, артистлар, талантлы галимәләр – «Муза»лар. Гаиләле хатынга «Муза» булу җиңел түгел. Социаль яктан да, эчке дөньяң белән дә ирекле булырга тиеш син. (Мисалларны күпләп китереп була...)

Гаиләме, карьерамы?

Хәтерлисезме, балачакта безне: «Акыллы кыз бул. «Бишкә» генә укы. Синең бар да әйбәт булачак!» – дип үстерделәр. Әмма хатын-кызның карьерасы мәктәптәге «бишле»ләрдән генә тормый икән шул. Ә тәртипсез малайлар тормышта әллә ниләргә ирешкән инде. Кайчандыр синнән өй эшләрен күчергән «икеле» капчыклары корпорацияләр белән идарә итә хәзер. 

Уңыш формуласын менә кемнәрдән «күчерергә» кирәк. Юкса еш кына шундый хәл күзәтелә. Күпчелеге ир-атлардан торган зур компаниядә эшләүче хатын-кыз үз идеясен ир-ат коллегасына сөйли, яңа кызык фикер­ләр әйтә. Ә тегесе ялт кына элдереп ала да менә дигән итеп башкарып та чыга! Әлбәттә инде, аны мактыйлар, аңа зур өметләр баглыйлар. Күләгәдә калган хатын-кыз исә турсаеп утыра. Ә нигә соң әле үз сүзеңне сүз итмәскә? Кыюрак булмаска? Үзең уйлап тапканны ахырынача җиткермәскә?! Кем комачаулый? Ирләрдән узыпмы, дияр ул, бәлки. Бу очракта һич кирәкмәгән тыйнаклыгы юлын кисәр.

Кызганычка каршы, бар кешегә дә ярап бетеп булмый шул, синнән канәгать түгелләр барыбер табылачак. Профессиональ яктан бик компетентлы булсаң да, кемгәдер чәчең, икенчеләренә сөйләшүең, тагын башка-башка якларың ошамаячак. Сөйкемле сөягең булуның сере нәрсәдә? Карьера ясаган бик күп хатын-кызларның һәркайсы моңа үзенчә җавап бирер иде. Чын мәгънәсендә эшлекле хатын-кыз дәрәҗәсенә күтәрелгән сәясәтче Ирина Хакамада уңышка илтү серен башкалар белән дә уртаклашып, хатын-кызларга мастер-класслар үткәрә. Казанда да булып киткәне бар. Күп хатын-кызлар эштән аның мастер-классына чаптылар. «Теләсә кайсы яшьтә дә яңа тормыш башлап була, моңа өйрәнү кыен түгел, – ди ул. – Күп хатын-кызлар карьера турында хыяллана, гаиләне дә читкә кагасылары килми. Кайсы мөһимрәк – гаиләме, карьерамы? Әллә кайчан хыялланган максатыңа ирешү, үзеңне тулысынча ачу мөһимрәк. Шул чакта гына гаиләдә дә бәхеткә тиенерсең». Ул аудиториягә менә мондый сорау куя: «Сезне берәү очрашуга чакырган, әгәр анда бармасагыз, кабат тиз генә күрешмәячәксез. Җитмәсә, нәкъ шул вакытка конференциядә сезнең чыгыш билгеләнгән. Кайсын сайлыйсыз?»

Күпләр нишләптер конференцияне сайлый. Хакамада: «Сез дөрес эшләмисез», – ди. Җавапның икенче вариантына тукталганнарга да шул ук сүзләрне кабатлый. Ни өчен? Чөнки дөрес җавап – үзеңне кулга алырга һәм бу кыен мәсьәләне җайлы итеп чишәргә кирәк: очрашуга да бар, чыгыш та яса! 

Безнең илдә хатын-кызларга карьерада да, шәхси тормышта да уңышка ирешү өчен нәрсә комачаулый? Бу сорауга да җавабы әзер: «Миңа калса, амбициозлык җитмәү һәм үз-үзеңә түбән бәя. Бай потенциалы, шәхси мөмкинлекләре булып та, шуны файдалана белмиләр. Көнбатыш хатын-кызлары безнекеләрдән аерыла: алар тәвәккәл, үзләренә ышанган, шәхси тормыш белән карьера анда бер-берсен тулыландыра гына. Ә түбән бәядән котылуның иң гади юлы – үзеңне барыннан да ныграк яратырга кирәк. Илеңнән дә, иреңнән дә, бала­ла­рыңнан да, эшеңнән дә!» Безме соң инде... 
Менә-менә! Хаталар, ялгышлар шуннан башланадыр, күрәсең.

Ә менә үземнең хәтта карьерам да бала-чага дөньясы белән бәйле булды. Балалар журналына... пионер тормышы бүлегенә редактор итеп эшкә алдылар да, 
«Һәрвакыт әзер!» маршы маршрутлары буйлап журналдагы дебютым башланды. Балаларга, үсмерләргә якын темаларны кузгатасы, нәрсәне дә булса үзгәртәсе, шул балалар югарылыгына күтәреләсе килә иде! Балалар­ның олыларга сүзе үтәрлек итеп, алар да ишетерлек итеп... Бәлки, мәктәптә билгеләр куюны үзгәртергәдер? Әллә өр-яңа фән уйлап табасы инде? Бөтен бала көтеп ала торган... Мөгаен, балаларның адвокаты булырга кирәктер! (И хыялый, дисездер инде...) Бик нык тырышсаң, чын күңелдән теләсәң, фәрештәләр хыялларга канат куя, ахрысы, шулай.

Хәер, уңышка ирешүнең әллә ничә төрле кагыйдәсе бар. Укыганнардан, ишеткәннәрдән сөзелеп-сөзелеп шундый киңәшләр чыга:

* Башлаган эшне ахырынача җиткерергә өйрән, башкалар өчен эшләп, үз идеяләреңне кешегә «бүләк итеп» утырма.
* Хезмәттәшләрең белән дустанә һәм ягымлы мөнәсәбәттә бул (тагын ничек?), тик дистанцияне дә сакларга (ай, кы-е-е-н...).
* Белмәгәнеңне сора (үземнән алдарак эшләгән Роза Хафизова, Роза Туфитулловаларның телефон номерын бер генә җыймаганмындыр!).
* Нәрсәгәдер ирешкән кешеләр сүзенә колак сал: ничек киенергә, ничек үз-үзеңне тотарга (журналлар булыша).
* «Юк» дип әйтергә өйрән (бик кыенлык белән булса дамы?).
* Карьера ясау өчен ат урынына эшләргә димәгән, үзеңә ышанычлырак бул. (Безнең команда әйбәт!)
* Артык сүзләр ычкындырма – өйдәгене эшкә килеп сөйләмиләр. (М-м-м...)
* Барысына да ярарга тырышма! (Юк ла, һәркай­сының әйбәт якларын калку итеп күрсәтәм генә!)
* Эмоцияләреңне кулга алырга өйрән (чыгырдан чыгарсалар, ишекне бикләп туйганчы бер елыйм).
* Бервакытта да үзеңне гаепле санама! (Аңлашылды...)
* Бер ялгыш сүз ычкындырганчы, 100 тапкыр уйла. (Мин 200 тапкыр уйлыйм бугай кайчак!)

Һәм тагын бер әйбер – кагыйдәләрне бозыгыз – «отличница» булмагыз!
Психологлар, әнә, иң беренче кар­шы­лыкны — хатын-кызларга хас булган бөтен кешегә ошарга тырышу сыйфатын җиңәргә кирәк башта, диләр.

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар: заманча да, эшлекле дә кыяфәттә йөрсәң, менә дигән булачак! Гел кара костюм, ак блузка гына кияргә димәгән. Башкалардан аерылып торган үз стилеңне табарга кирәк. «Модный приговор» ток-шоуын алып баручы Эвелина Хромченко нәрсә ди? 

«Үз колакларыңны күрү мөмкин булмаган кебек, зәвыксыз киенгән хатын-кызның карьера ясавы да тормышка ашмас әйбер». ТВ-йолдызның – үз кагыйдәләре: ничә яшьтә икәнеңне белмәсеннәр, буеңны коррекциялә, эшкә зур сумкалар күтәреп йөрмә (клатч, нечкә каешлы җыйнак сумкалар бар бит), юньле джинсы ки, ул шулай ук офиста кия торган җитди кием (чигүлеләр, тишеклеләр ярамый), чамасыз бизәнмә... Үзеңне ярат!

Карагыз инде, бу кагыйдәләрне генә үтәмәскә без?! Артык кыен да түгел бит. Үзебезне яратыйк, кызлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар