Логотип
Уңыш серләре

Яшел түбәле Чирмешән

Мөшбикә, Галия, Рәмзия, Марина, Менуи, Гөлшат, Гөлназ... Һәркайсы бер якты образ, әдәби әсәр герое булырлык матур кешеләр. Алар барысы да – Чирмешән кызлары. Районның холкын, җанын, яшәешен ачарга, аңларга алар булышты, язмамны алар күңеле аша үткәрдем дисәм дә, ялгыш булмас.  
Чирмешән... Миңа ул һаман бик ерактадыр сыман. Моннан шактый еллар элек «кукурузник»та очкан бар иде дип искә төшерәм. Бәркәтә, Иске Кади, Урманасты Үтәмеш, Якты Тау, Кара Чишмә, Кызыл Чишмәләр анда... Авыл атамалары үзләре үк сөйләп тора: таулы, урманлы, болынлы, чишмәле яклар. Габдрахман Утыз Имәни, нәсел шәҗәрәсе Лашманга барып тоташкан Гаяз Исхакыйлар... Әхсән Фәтхетдинов, Канәфи Нәфыйков кебек рәссамнар, җырчы Искәндәр Биктаһиров, театр артисты Наил Шәйхетдинов, «Саз» ансамбле белән күңелләргә кереп калган Рәфкать Гомәров, «Манзара» аша таныш Илдар Кыямовлар туып үскән Чирмешән төбәге ул...   
 
Менә тагын юлыбыз төште шул якларга. Чистай, Яңа Чишмәләрне үтүгә, Чирмешән җирләре башлана. Як-якта – көнбагыш басулары. Күз алдына китерү кыен түгел: кайткан-киткәнне җәйләрен сары кояш булып озатып каладыр алар. Ә без менә Чирмешәннәрнең матур эшләре, булган кешеләре белән танышырга дип килдек. Кая гына барсаң да, Европа шәһәрләрендә иң элек кызыл чирәп түбәле йортлар күзгә ташлана. Ә менә Чирмешәндә – яшел түбәләр икән. Сыек яшел, саргылт-яшел, зәңәрсу-яшел... Чирмешән кирмәне биеклегеннән караганда, тау астыннан шул яшел түбәләр, беләсезме, ничек  ямьле күренә? Кышын да яшел болын кебек! Айлы мәчет манарасы (районда 22 мәчет бар!), талларга ышыкланып, авылны урталай бүлеп агучы Чирмешән елгасы  ул манзараны тагын да бизи кебек. Югарыдан гаҗәеп күренеш ачыла. Мату-уур!
 
Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова безне ымсындырып, китапханә, Боз сарае, «Ислам» атналыгы, сквер, дип, тагын  Әгъләмовлар, Мөшбикә исемнәрен кабатлап, Әмир, Кармышларны телгә алып, әллә ниләр күрсәтергә, әллә кайларга алып барырга, әллә кемнәр белән таныштырырга ашыга. Чып-чын экскурсовод! Без инде аның, мишәрчәләп, «барма келим», «сүләшәбез», «ызба», «әзи» дип сөйләшүләрен дә, якын итеп «иркәм» дип дәшүләрен дә аңлый башладык, «ч» авазын каты итеп чыкылдатып әйтүләренә дә колак ияләште.  
Юл башыбыз затлы китап сараеннан  – китапханәдән башланды. Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсендә ял көннәрендә дә гөрләп эшләп яталар.  Укучылар килә, авыл китапханәчеләре семинарга җыелган. Бу якларның үз язучысы, Чирмешәндә яшәп иҗат итүче бухгалтер Галия Сафиуллина белән шунда таныштык инде. Повесть китаплары кулдан-кулга йөри. Җырлары 200 дән дә артып китә. Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Бариева, Фирдүс Тямаевлар җырлый аларны! Менә әйт син авылда яшәп яталар дип...
 
Чирмешәндә парклар, скверлар күп. Менә бу заманча бина – караучысыз калган өлкәннәрнеке. Тәрәзәләре агач-чәчәкләр утыртылган, эскәмияләр куелган, шар кебек түгәрәк фонарьлар тезелеп киткән скверга карый. Җәен сары тузганаклар күзне иркәли, ди, монда. «Скверның исеме юк әле», – ди хуҗабикә ролендәге Рәмзия. Адашы, «Сөембикә» журналы Рәмзиясе сүз уңаеннан гына: «Тузганак» булсын! Фонарьлар да тузганакка охшаган. Көндез – чәчәкләрдән, кич  фонарь яктысыннан кояш яктысы, җылылык бөркелер», – дип әйтеп куя. Менә, исемен дә таптык!..
Боз сараенда «Ислам» атналыгы уңаеннан хоккей турниры бара иде. Районның имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин мөселман яшьләре арасында узган төрле спорт чаралары – мини-футбол, гер күтәрү, волейбол ярышлары турында сөйли. «Мөшбикә» исеменә узган әлеге республика турнирында исә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Чирмешән командалары катнашкан. Сургутта яшәүче бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар, әниләре Мөшбикә хөрмәтенә әнә шундый ярыш оештырып, барлык чыгымнарны үзләре күтәргән икән. Чирмешәндә калкып килүче «Мөшбикә» мәчетен дә алар төзетә, ди. Менә шундый булган егетләре дә бар икән әле Чирмешәннең. Рәмзия Долгополова: «Туры барыйк әле», «Уңга борылыйк әле», –  дия-дия, машина йөртүче Ленарга юл өйрәтеп, безне шул мәчет янына алып китте. Бер якта ветераннар йортлары тезелеп кала, көрәнсу йортлар – ятим балалар өчен салынган, яшел түбәлеләре – ипотека буенча төзелгәннәре. Алда – ялан кыр, болыннар. Арырак инде – Самара җирләре... 
 
Кайтыр юлга борылабыз. Рәмзиянең Яшьләр үзәген дә, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбен дә, ипи пешерү цехын да күрсәтәсе килә. Ни уйлаганыбызны сизгәндәй: «Һәр районда бар инде алар, дисездер. Юк, безнеке башкачарак!» – ди ул үҗәтләнеп.
Яшьләр үзәге... беркемнекенә охшамаган проект буенча салынган шул. Район хакимияте башлыгы Фердинат Дәүләтшин үзе тәкъдим иткән диләр. Кинотеатр, дискотека залы, хореография, вокал, академик гитара,  яшьләр, балалар оешмалары бүлмәләре... Барысы да заманча, креатив. Спорт мәктәбендә дә шул ук күренеш. ГТО нормаларын тапшыру буенча республикакүләм ярышлар биредә узсын да!  Директор Марина Овчинниковага ияреп, көрәш залына да керәбез, рингны да карыйбыз. ВРУБ:Чирмешән яшьләре самбо, җәядән ату белән мавыга һәм... китап укырга ярата. Спорт мәктәбенә килеп керүгә үк китап киштәсе каршы ала. Китап алмашып уку модада икән бит аларда. Үзләре яратып укыган китапларны балалар башкалар белән бүлешергә ашыга. Гюго, Марк Твен, Паустовский әсәрләрен китереп куйганнар әнә. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре», Тукай шигырьләре... Ә тәрәзә төбендә кып-кызыл булып янып, декабрист гөлләре шау чәчәктә утыра. Өйдәгечә җылы, рәхәт, уңайлы.

...Экскурсовод ролендә яңача ачылды Рәмзия. Районда дус-тату яшәүче татар, рус, чуаш, мордвалар, һәр халыкның милли үзенчәлекләре турында, күр, ничек  мавыгып сөйли. Бик кызыклы гаилә белән таныштырам әле сезне, дип, Әмир авылына китешли икмәк пешерүче шәхси эшмәкәрләр янына алып кереп китте. Ишекне ачуга ук кайнар күмәч исе борынны кытыклады. Сөрмә күзләре түгелергә торган чибәр ханым – әрмән хатыны Менуи Гаспарян каршы алды безне. Күренеп тора: дулкынлана, каушый. Кай арада гына әрмәннәрнең милли ризыгын мичтән чыгарганнардыр: кап-кайнар гаталарны табынга куя.  
 
«Мине төп Чирмешәннеке дисәң дә була инде хәзер, – дип елмайды ул. – 1981 елдан бирле монда без. Ирем Усо Мхитарян белән ике бала үстердек. Үзем татарча аңлыйм, сөйләшә дә алыр идем, ләкин күп кеше алдында югалып калырмын да кайбер сүзләрне дөрес әйтмәм төсле. Ә менә улыбыз Тигран да, кызыбыз Роза да татарчаны су кебек эчә! Мәктәптә шулкадәр яратып өйрәнделәр. Татарстанда яшәп, ничек инде шунда яшәүчеләр телен белмисең, ди! Яшәгән җиреңә, аның халкына рәхмәтле була белергә кирәк. Ә телне белү – халыкка ихтирам күрсәтү билгесе. Оныкларыбыз да татарча сөйләшәчәк әле!»
 
Мондагы халыкны, аның телен, гореф-гадәтләрен яратуын әнә шулай аңлатты ул. Балалары әрмәнчә дә, русча да, инглизчә дә сөйләшә икән. Тигран хәзер юрист, тәрҗемәче. Студентлар программасы буенча АКШта да эшләп кайткан. Анда  әти-әниләр һәм балалар арасында бездәге кебек җылы мөнәсәбәтләр, якынлык, әби-бабайлар белән бергә яшәү дигән нәрсә бөтенләй юк ди, шул салкынлык ошамаган аңа. Розалары Казан федераль университетында, дизайн факультетында укый икән. Төрле конкурсларда катнашуы, эшләрен Израильдә, Франциядә дә югары бәяләүләре турында горурланып әйтте әни кеше. «Укытучылары әйбәт булды балаларымның, аларга рәхмәт», – диде ул.

...Әмир авылы китапханәсендә безне ягымлы Гөлшат каршы алды. «Әмин абый белән Рәшидә апа көтә-көтә көтек булды инде, кытыр җәймәләр дә күптән җәелде», – дип яратып кына шелтәләп, безне ашыктыра башлады. Кемнәр көтә, нинди кытыр җәймә – һичнәрсә аңламыйм. «Әгъләмовларга барабыз, Мөшбикә апаның олы улы Әмин абыйларга», – дип ачыклык кертте Гөлшат. Ул үзе дә Әгъләмовлар династиясенең бер сөйкемле сөяге икән. 
– Менә бу ызба – Фазыйл һәм Миндар абыйларныкы! Җәй саен Себердән ашкынып кайталар шунда!
– Бу күперне дә алар салдырды бит!
– Биш ел рәттән инде «Авыл көне»н уздыра алар.
– Акчага табынмыйлар, кем мохтаҗ – шуңа булышалар.
– Авылдаш егетләрен дә үзләре белән алып китеп, эшле, акчалы иттеләр...
– Ветеран укытучыларга бүләкләр тапшырып, ничек зурладылар!
 
Рәмзия белән Гөлшат, берсен-берсе тулыландыра-тулыландыра, бертуган Әгъләмовларның игелекле эшләрен саный башладылар. Авылның киләчәген кайгыртып, Әмирдә яңа туган балаларга 100 әр мең сум акча бирүчеләр дә шушы булган егетләр икән. Илһам белән Надия, Инсаф белән Миләүшә Минхәеровлар авылдаш абыйлары бүләк иткән ул акчаны йорт, мунча салуга тоткан.
Авылда инде туасы бәбиләрне алдан ук белеп, көтеп торалар. Без исә Илсур белән Алия Җиһаншиннарга кереп, җәй көне генә туган нәни Сәминәне – авылның иң бәләкәй кызын – сөеп чыктык. 
...«Сания, Әмин, Галия, Мәдинә, Асия, Фазыйл, Миндар...» – дип саный-саный, Әмин абый үзләренең нәселе белән таныштыра. Әгъзәм абый белән Мөшбикә апаның балалары тәүфыйклы булып, кешеләргә ярдәм итеп, бәләкәйдән эшләп үскәннәр. Барысы да. Тормышлары шома гына бармаган, кыенлыкларын да күргәннәр. Әмин абый сөйләгәннәр, гыйбрәтле тормыш фәлсәфәсе, үзенә күрә яшәү кагыйдәсе булып, күңелгә уелып бара.
«Теләсә кем бизнесмен була алмый. Рәссам, артист кебек үк, аның өчен дә талант кирәк. Фазыйл белән Миндарда безнең Бәркәтә Нурислам бабай геннары. Ул шундыйга сәләтле булган. Заманына күрә бай кеше булган ул».
«Акчаны җый-җый да өеп куймы?! Нигә кирәк ул! Хәлеңнән килгәнчә мохтаҗларга ярдәм ит!»
«Тормыштан канәгать булыр өчен тәүфыйк кирәк. Тәүфыйгың булмаса, бәхетең дә булмый».
«Авыллар бетсә, тел дә бетә».
«Яшьләргә әйтәсе сүзем – хәмердән ерак торсыннар».

...Әмирдән Кармышка юл тоттык. Кармышны хәзер күпләр Гөлназ авылы дип йөртә. Замана кызы. Яшь, чибәр, талантлы, зирәк...  «Татар кызы» дигән  тирән, зур, мәртәбәле исемгә лаек икәнен халыкара дәрәҗәдә күрсәтә алган Гөлназ Гатина ул. Кайсы йолдыз асларында туган да, кайсы чишмәләрдән су алып эчкән икән Гөлназыбыз? Кем ул? Ниндирәк бу Чирмешән кызы? Монысы инде – үзе бер тарих, үзе бер хикәя...       

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ызба татар сузе, урыс теленэдэ кергэн изба булып, нигезендэ тата.диал. азбар "АБЗАР", шунан рус диал. асбаръ (Даль)

    Хәзер укыйлар