Логотип
Уңыш серләре

Руль артында хатын-кыз: беренче практик «адым»нар

«Права»га яңа гына укый башлаган идем кебек, өч ай үткән дә киткән икән бит, ләбаса. Теория ягыннан инде шактый чарландым. Атна саен студент кызлардан ким булмыйм дип, урамда җәй түгел, кыш хакимлек итүгә карамастан, кыска итәкләремне киеп дәресләргә йөрим бит.  Ай ярым тирәсе узганнан соң  «вождение» дигәне дә башланды.  Тормышым тагын да җанланып, яңа хис-кичерешләргә баеды, минәйтим!


Барлыгы 56 сәгатьлек практик дәрес аласы икән. Бик күп бит – бу вакыт эчендә мине генә түгел, маймылны да машина йөртергә өйрәтергә була түгелме соң, дип шатланып куйдым мин. Ә бит элегрәк  «вождение» сәгатьләре бермә-бер кимрәк булган. Автомәктәптә уку нибары 1 ай булган заманнарда, бу өлешкә нибары дистәдән артык кына дәрес каралган булган.  Аннары юлларда «граната тоткан маймыллар» (бу очракта сүз хатын-кыз йөртүчеләр турында  бармый – гәрчә ир-атларыбыз нәкъ менә гүзәл затлардан шулай көлергә яратса да)  күбәеп китеп, юл һаләкатләрендә зыян күрүчеләр саны арткач, автомәктәпләр өчен кагыйдәләрне дә  катгыйландырдылар.  Машина йөртергә өйрәтү дәресләре санын арттыра-арттыра бүгенге 56 сәгать дәрәҗәсенә җиткергәннәр.


МАШИНА ТҮГЕЛ, ИНСТРУКТОР ЯХШЫ БУЛСЫН!


Бу вакыт эчендә мин булып мин өйрәнмимме инде, дип масаеп йөрсәм дә, машинага кайсы яктан якын килергә икәнен дә белмәгән кешегә чынлыкта бу бер дә җиңел түгел икән бит.  Автомәктәпкә язылганда ук, бездә шундый-шундый машиналар бар, шулар арасыннан сайлый алачаксыз дип тезеп киткәннәр иде. Мин исә шунда ук «Миңа машина маркасы мөһим түгел, тыныч, түземле инструктор бирерсез», – дип әйтеп куйган идем. «Вождение» вакыты җиткәч, инструкторларыбыз белән дә таныштырдылар. Минеке уртача гына яшьләрдәге бер ир-ат булып чыкты.  Түземлеген сынап карар чаклар исә алда иде әле!


Тормышым, әйткәнемчә, җанланып китте.  Эшкә дә йөрисе бар, теория дәресләре дә дәвам итә, атнасына ике-өч тапкыр «вождение» дә башланды. Җитмәсә, теория үткән бина өемә якын булса да, «площадка» шәһәрнең икенче читендә диярлек булып чыкты.   Гомумән, машина йөртергә өйрәтү мәйданчыклары Казан кадәр Казанда бер кул бармаклары белән санап чыгарлык икән.   Ярый әле ара-тирә таксига утырып барып җитәргә теге - автомәктәпкә азрак түләп янга калдырылган акчам бар дип уйлап куйдым.


ИНСТРУКТОРЫҢ ГЫНА ТҮГЕЛ, ҖИТӘКЧЕҢ ДӘ ЯХШЫ БУЛСЫН!


Кышын «права»га укуның да бер кыен ягы килеп чыкты бит әле. Җәен практик дәресләрне эш сәгате тәмамланганнан соң да билгеләргә була – кичке 10нарга кадәр урамда яп-якты. Кышын исә караңгы тиз төшә. Ярый да җитәкчең минеке кебек хәлеңә керә торган кеше булса. Иң иртәнге дәресләрне алдан ук үземнеке иттем. Студентларның болай да вакыты күп аларның – өлгерерләр!

Шулай, иртәнге 6да торып, күзләр бераз ачылсын өчен кофе йотып йөгерәм, минәйтим, 8дә башлана торган дәрескә. Әйткәнемчә, шәһәрнең икенче читенә барып та җитәсе бар бит әле. Сәгать ярым машина йөртергә өйрәнәм дә, чабам эшкә. Ярый әле киң күңелле шеф бер сәгатьлек соңга калуларыма бармак аша гына карый.

 

БЕРЕНЧЕ КОЙМАК ТӨЕРЛЕ БУЛА ДИЛӘРМЕ ӘЛЕ...



Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйлим әле. Өйрәнү машинасы «Фольксваген Поло» булып чыкты.  Беренче дәрескә килгәндә тезләр-куллар әллә суыктан, әллә дулкынланудан калтырый иде. Машинага кереп утыргач, бераз җиңеләйде үзе тагын. Инструктор кая тахометр, кая спидометр, кайсы җирдә сцепление, газ-тормоз педальләре урнашканын, боларның нинди функцияләр үтәвен җентекләп аңлатты. Аннары гомеремдә беренче тапкыр рульгә утырып мәйданчык буйлап йөрергә маташулар...


Инструктор белән килешә алырбызмы, дигән уйлар да килде, өстәвенә. Әллә ни әйтмәде, ачуланмады да кебек – әмма күңел ятмагандай тоела бит нигәдер. Шөкер, алдагы дәресләрдә бу шикләрем булмагандай җилгә очты. Һәр кешегә күнәргә кирәк икән шул. Алга таба нәкъ шушы инструктор билгеләнүенә сөенеп туя алмадым.



Чыннан да, сабырлыгына исең-акылың китәрлек.  Кырыс кебек тоелса да, ник бер тапкыр тавыш күтәрсен. Ә иң сабыр кешене дә чыгырыннан чыгарырлык очраклар мулдан булды, анысы. Мәйданчыкта әле ничек кирәк шулай әкренләп башта «змейка», «90 градусны», аннары «разворот в ограниченном пространстве», аннан соң «гараж», «парраллель парковка»ны һәм, ниһаять, иң  авыры – «эстакада»ны ясарга өйрәндем.


ТАГЫН БЕР «ЧӘЙНЕК» ШӘҺӘРГӘ ЧЫКТЫ


Шәһәргә беренче чыгудан соң исә боларның барысы чүп кебек кенә тоелды. Бөтен яктан ыжгырып машиналар узып киткәндә, йөрәгем аяк табанына кадәр төште, күзләр маңгайга менде кебек. Кыскасы, беренче 20 минутлык шәһәргә сәяхәтем хакында хатирәләрем шактый томанлы.  Инструктор икенче тапкыр шәһәргә чыккач, очраган юл билгеләрен сораячакмын дип кайтарып җибәрде. Кайда ул юл билгеләре күрү! Өченче-дүртенче тапкыр шәһәргә чыгудан соң гына күзләр бераз ачыла башлады.  Әмма аннан соң да әле инструкторның чәчен агартырлык хәлләр мулдан булды, әле дә булып тора. Светофордан кузгалып китә алмыйча бер генә түгел, өчәр тапкыр сүнеп калулар, борылышка тизлек белән керергә маташулар, инструкторның да, үземнең дә гомеремне куркыныч астына куеп авария куркынычы тудырулар... Шундый «булмаган»  бер мин генә түгелдер дип ышанасы кала.

ЮХИДИ тарафыннан имтихан маршруты буенча йөрү катгый тыелса да, бөтен автомәктәпләр үз укучыларын сынау юлы белән таныштырып чыгарга тырыша. Автомәктәпләргә моның өчен штрафлар да яный, әмма укучылары имтихан тапшыра алмаса (ә имтихан маршруты буйлап беренча тапкыр барган кеше 99 процент очракта имтиханны тапшыра алмый)  – бу курсантлар өчен генә түгел, автомәктәпләргә дә минус.  Рейтинглары төшә бит. Аннан соң начар автомәктәпкә кем укырга килсен ди.


АВТОМӘКТӘПЛӘРНЕҢ КЕЧКЕНӘ ХӘЙЛӘЛӘРЕ


Шулай итеп, рөхсәт ителмәсә дә, якшәмбе көннәрендә имтихан маршруты буенча да йөреп карарга туры килде.   «Вождение» сәгатьләре дә бетә икән бит инде, ләбаса. 56 сәгать  йөреп бетермәслек күп дип тоелган иде — ни арада шулай булды соң әле бу?! Сәгатьләр бетә, ә машина йөртүдә үземне «ас» дип һаман атый алмыйм. Имтиханны беренче тапкырдан тапшыру турында хыялларым чәлперәмә килә түгелме?!

56 сәгать дигәне  гамәлдә 56 уку сәгате булып чыкты. Ягъни 1 сәгать — ул 60 түгел, 45 минут икән. Бер килгәндә ике сәгатен йөрисең – анысы да 1,5 сәгатькә тулмый. 1 сәгать 10-15 минутттан тәмамлана. Калган 10 минутлар киләсе дәресләрне билгеләүгә китә. Һәр дәрестән соң автомәктәп бланкына кул куясың.  Анда бер 20ләп графа, әмма сәгатьләр саны түгел, ә өйрәнелгән элементлар гына күрсәтелгән. Саный киткәч, һич кенә дә 56 уку сәгате тулмый бит.  Шулай инде, автомәктәпкә дә ниндидер файда калырга тиештер бит.

Билгеләнгән 56 сәгать кенә җитмәсә, өстәмә дәресләр алырга була үзе. «Площадка» һәм гади Казан урамы буйлап йөрүнең 1 сәгате 500 сум торса, имтихан маршруты 1000 сумга төшәчәк.

Ә имтихан якынлашканнан-якынлаша бара. Аллага тапшырган инде.  Автомәктәпнең эчке имтиханнары һәм ЮХИДИда сынау узулар турында киләсе язмамда укырсыз.

чыганак: http://intertat.ru/tt

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар