Логотип
Уңыш серләре

Лилиянең мәхәббәтле язмышы

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА. Татарстанның атказанган артисты. 1979 елның 29 сентябрендә Актаныш районының Зөбәер авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Остазлары – Рәхилә Мифтахова һәм Венера Ганиева. Академиядә ачылган ялгыз җырлау кафедрасының иң беренче шәкерте. Җиңүләре: «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә – Гран-при (1996), «Ягымлы яз»да – беренче урын (1997), «Урмай моңы»нда – Гран-при (1998), «Чаллы былбылы»нда – Гран-при (1998), «Дуслык җыры»нда (Башкортстан) – икенче урын (1999), «Татар җыры – 1999»нда – икенче урын. «Мәхәббәтле язмыш» телевизион тапшыруының («Татарстан – Яңа гасыр») алып баручысы. 



ТАМЫРЛАР Әти белән әни Бөгелмәдә танышалар. Икесе дә бухгалтерлыкка укырга килгән була. Әти бик мәхәббәтле кеше безнең, телгә оста, үзенә карата белә – әни аны яратып китүен сизми дә кала. Үзеннән тугыз яшькә олы әтиемә ияреп Зөбәергә кайтканда унтугызы гына тулган була әле аның. Шәһәр кызы ул безнең. Башкортстанның Октябрьск каласында үскән. Әнинең авылга киеп кайткан үкчәле туфлиләре чормада әле дә саклана. Мәктәптә укыган чакларда апалар белән без аны бик еш киеп, йөреп  карый идек... Кайнана янына кайтып төшә әни. Әбекәй бу вакыт авырып урын өстендә ята торган була инде – сугыштан чирләп кайткан бабакай озак та тормый үлеп киткән: өч бала белән яшьли тол калган әбекәйнең сәламәтлеге бик иртә какшаган... 




Бер-бер артлы биш бала таба әни. Миннән алдагы дүрт туганымның һәркайсының арасы икешәр ел. Карап, юып-җыеп, пешереп ничекләр өлгергәндер ул – кечкенәсе туганда олы дигәненә дә сигез генә яшь була бит әле. Мин оя төпчеге – «соңгы җимеш». Алты елдан соң, олылар инде үсә төшкәч, «тагын берәү кирәк», дип тапканнар. «Һәркайсыгыз теләп, көтеп алынган», – дигән сүзләрне еш кабатлый иде әти. Без, балалар, күбрәк әни тирәсендә кайнашып үстек. Мәктәптән кайтышлый да элемтә бүлегенә, әнигә сугылып чыга идек. Әни каядыр китсә, хәзер дә өй эче бушап кала, күңелсез... «Син Казанга укырга киткәч, бик нык өзгәләндем», – диде әни. Мин үзем дә тулай торак балконнарына чыгып, авылны, әнине сагынып озак еладым... Әти дә якын, ул хәзер дә безнең бөтенебез өчен терәк, багана кебек. Тик ул... гел эштә иде. Кышларын, отчет вакытында, идарәдә куна калган чаклары да еш булды. Безнең киләчәк турында сүз чыкса, сүзе кыска иде: «Бухгалтер булырга кирәк». Әтинең иң зур хыялы – кайсыбызның да булса авылда калып, аның эшен дәвам иттерү иде. Миңа да зур өметләр баглады. Артист булуымны күз алдына да китермәде. Дөрес, бухгалтер булып эшләп, җырлап йөрүемә каршы түгел иде ул. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә җиңеп, лауреат булгач, «институтка имтихансыз алабыз» дигәч, уйлап та тормадым, бардым да кердем шул. Язмыштан узып буламы?! Кечкенәдән авылда «артист» дип йөрттеләр... Хәзер кайчак уйлыйм, әти дөрес әйткән: гомер буе җырлап йөрмәм, финанс-икътисад институтына кереп, төпле һөнәр аласы булган. Ә җыр-моңга сәләтең, теләк-омтылышың булса, аны беркайчан да үзеңдә бикләп кала алмыйсың – барыбер калкып чыга ул. Кайда гына, кем генә булып эшләсәң дә. 

Ике яктан да нәселдә моңлы тавышлар байтак безнең. Әти дә җырлый, гармунда да уйный. Аның тавышы көр – ул җыр сузса, башка беркемне ишетермен димә, сүзен белмәсә, үзеннән дә өстәп җибәрә. Ә әнинең тавышы нечкә һәм тыныч – ул әкерен генә, салмак кына җырлый. Мине исә авылда әтинең мәрхүмә апасына ошаталар: «Мөҗәллия кебек җырлыйсың», – диләр. 
Апаларым мине сәхнәгә чыгару өчен шактый тырышты. Болай да: «Сине сагынабыз», – дип еш кайтып йөриләр иде. Ә җырлый башлагач, Актанышта яки Пучыда берәр смотр-концерты булса, кичтән: «Катнашам», – дип хәбәр итсәм,  Илфира белән Ләйсән апамнар Чаллыдан иртүк кайтып төшәләр. Алып баралар, кире өйгә озаталар... Шөкер, хәзер дә бер йодрык кебек яшибез. Әлфия апам менә Казандагы иң зур терәгемә әйләнде: юлга чыгасым бар, кызымны кемдә калдырыйм икән дип борчылмыйм – якын булгач, аңа гына илтәм. 

Әле мин мәктәптә укыганда ук бакча башына йорт бурап куйган идек. Ул шулай торды да торды... Бишебез дә башлы-күзле булып, оныклар тугач, төп йортка җыелганда өй кысан була башлады. Берсеннән-берсе вак бала-чага, чыр-чу... Ирем: «Яңа йортны салып бетерергә кирәк», – дип сүз кузгатты. Ул башлап йөрде, калганнар, кем ничек булдыра алды, шулай кушылды. Ике айда өлгерттек йортны: йөз квадрат метрлы, суы кергән, бөтен уңайлыклары бар... Әмма... әти белән әни анда күчмәде. Гомер иткән нигездән кубасылары килмәде. Җиде ел инде, кайткач, яңа йортны ачып керәбез, киткәндә аларга ачкычын биреп китәбез. Кунак йорты ролен генә үти ул. Күчмәселәрен аңлагач, төп йортта да шундый ук уңайлыклар булдырдык. 

БАЛАЧАК Кечкенә чакта кыш буе җәй җитүен, Октябрьскига бабакайларга кунакка баруыбызны көтә идем. Ә баргач... сагынам. Әбекәй безне – авыл балаларын – тәмлерәк әйберләр пешереп сыйларга тырыша. Зөбәердә ул чакта җиләк-җимеш бакчалары юк иде. Әти чияләрне 15 еллар элек кенә утыртты әле. Ә әбекәйләрдә алма да, чия дә, виктория җиләге дә үсә. Алар, җимешләрне җыймыйча, без килгәнне көтәләр. Бигрәк тә чияләренең тәме истә калган: куе-кара төстә, баллы, сусыллар... Ул чияләр шундый биек агачлар булып тоела иде. Еллар үтеп, кире кайткач, берсендә исем китте – гап-гади куаклар булган икән.
МӘКТӘП Оят булса да әйтәм: мәктәптәге иң тәртипсез укучыларның берсе идем. Кыз бала димәссең дә... Нигәдер рус теле кабинетының пыяла элмә тактасы ишекне мин ябып кергәч кенә төшеп ватыла. Алай каты да япмыйм шикелле. Ишек тоткалары нигәдер мин кагылгач кына кубарылып чыга... Төптән нык, таза бала идем, гәүдәм зур, шуклык-шаянлык та җитәрлек. Берсендә класс җитәкчебезгә өр-яңа өстәл кайтарып куйдылар. Өсте лакланган, матур. Тәнәфестә малайлар белән сугышып киттек тә берсен өстәлгә күтәреп салдым, һәм... өстәл урталайга ярылды. Лакланган булгач, ярылганы бик күренмәде, астына китаплар өйдек. Ул көнне диктант язарга тиеш идек. Укытучы кереп утырып, терсәге белән таянуга өстәл ишелде дә төште... «Кайсыгызның эше?» – дип, укытучы һәрберебезне бастырып сорый башлады. «Мин», – дими чарам калмады... «Белмим, бу Лилия кем булыр икән инде?» – дип Светлана Фатыйховна өйгә килгән иде ул чакта.  



ДУСЛАР
Тормышта авыр хәлдә калып, сез әйткәнчә, төн уртасында уятып дуслардан ярдәм сорарга туры килгәне юк әле миңа. Язмасын да! (Аннан, ярдәм сорарга түгел, ярдәм кулын үзем сузарга күбрәк яратам.) Әмма шундый хәл була икән, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә мөрәҗәгать итәрлек дус-танышларым, шөкер, бар. Әмма иң якыны, ахирәтем дип әйтерлеге – Айгөлдер (җырчы Айгөл Бариева. – Г. С.). Институтта укыганда тапкан дусларымның берсе Чулпан Гарипова белән без хәзер дә якыннар. Миңа эч серләрен ачучылар күп. Күңелендәге иң яшерен серне сиңа ачкан кеше дус була инде ул. Серләрен саклый алмасам, сөйләмәсләр иде... Гаилә дусларыбыз да бик күп. 

Тормыш булгач, төрле хәлләргә тарыйсың. Дуслар арасында, хыянәт итмәсәләр дә, гайрәтемне кайтаручылар да булды. Бәлки мин аларның ниндилеген танып бетерә алмаганмындыр, алар электән үк шундый булганнардыр? Әмма бүген дус санаган кеше белән иртәгә дошманлашуны да мин аңламыйм. Ни генә булса да, гафу итәм. Күңелемдә кенә сакламыйм. Беренче адымны үзем ясарга тырышам. Дөрес, барысын онытып, иртәгә үк яңадан сөйләшеп киттек дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Миндә жәлләү, кызгану хисе көчле. Бөтен кеше дә әйбәт булып бетә алмый дип саныйм. 



МӘХӘББӘТ
Апалар китеп өйдә берүзем калгач, әни миңа карата шактый кырыс булды. Кич чыгарга рөхсәт юк та юк. Борынга ис кергән вакытлар – кызларга иярәсе килә. Тик мине клубка җырларга гына җибәрделәр. 

Буем озын түгел, әмма гәүдәле булгач, зур күренә идем. Ләкин минем арттан гел кыска буйлы егетләр йөрде – бер башка кечкенәләр, ябыклар. «Ничек курыкмыйлар, ничек йөрәкләре җитә?» – дип уйлый идем. Кыйнап та ташлый алам бит... Миңа һәрвакыт озын буйлы, кара чәчле егетләр ошый иде. Аннан... Күңелдә тагын бер яшерен хыял бар. Әни кичләрен почмак якта савыт-саба юганда, әти түрдә еш кына хромкада уйнап утыра. Шул вакытларда: «Их, минем дә ирем гармунчы булсын иде!» – дип тели идем. Әнә, бүлмә саен – баян... Кайчак кулына алып уйный да.
 
Илсур белән Чаллыда, Илфира апаның туган көнендә таныштык. Быел моңа унбиш ел булды. Гаиләбез тарихын нигәдер никах көненнән дә, туйдан да түгел, ә танышкан көнебездән саныйбыз. 10 июнь иде ул. Илсур апаларның күрше йортында яши – Илфира апа аның артыннан миңа ондыр, ярмадыр җибәргәләгәне булды. Илсур аларны тулай торактагы бүлмәмә үк китереп биргәләде. Апаның туган көнендә ул гел гармун уйнап утырды, безне җырлатты. Миңа шул җитте... Икенче көнне Чаллыда Сабантуй иде – бәйрәмгә бергә чыктык. Ул мине Казанга ук озата килде. Шулай йөреп киттек... Миңа ул чакта егерме яшь. Ә Илсур – ундүрт яшькә өлкәнрәк. Тик мин булачак иремне үземнән гел олы итеп күрә идем. Әти белән әнинең яшь арасы да шулай зур булгангамы икән, белмим. Әмма яшьтәшләрем белән беркайчан да уртак тел таба алмадым. 

Аның моңарчы өйләнеп аерылганын ападан ишетеп белә идем инде. Улы бар икәнен дә... Бераз соңрак Илсур боларны үзе дә сөйләде. Ә минем... минем ул вакытта җавапсыз мәхәббәт белән «авырган» чагым. Бүлмәмнең бөтен җире ул кешенең фотосурәтләре белән тулган. «Аны оныттыра алсаң...» – диюем истә Илсурга. Оныттырды, үзенә гашыйк итте ул мине, ә ярату... Анысы соңрак килде. Ярты еллап очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык, никах укыттык. 2003 елны улыбыз Данил туды. Никах белән генә бик озак яшәдек әле без. 2009 елның 10 июнендә генә язылыштык. Ильвина туарга ике-өч ай гына калган иде – кызыбызны да бала тудыру йортыннан минем фамилиядә алып чыга алмый идек инде... ЗАГСка иң якын дусларны гына чакырдык. Балдаклар алышканда да, документларга кул куйганда да уртабызда гел Данил басып торды. ЗАГС биргән язу тормышыбызда бернәрсәне дә үзгәртмәде. Бер-береңне, хисләреңне сынар өчен ун ел шактый гомер ул...

Илсурның беренче хатыны белән берничә урындык аша гына концертларда, мәҗлесләрдә бергә утырырга туры килгәләде. Көнләшү уема да кермәде. Бу – Илсурның үткәне, ул аңа гына кагыла. 

Иремнең олы улы Тимурга инде 22 яшь – акыллы, тәртипле, тырыш егет! Югары уку йортын  тәмамлады. Кечкенәдән: «Мин нотариус булам», – дия иде, хыялы чынга ашып килә инде. Әнисе аңа бик яхшы тәрбия бирде. Чын күңелдән сокланып әйтәм! Илсур һәрвакыт булышса да, ул бит аны ялгызы үстерде. Тимур безгә кечкенәдән гел килеп йөрде. Бәйрәмнәрдә әтисен, Данил белән Ильвинаны котларга хәзер дә килә. Инде йөргән кызы белән. 

Илсур – сигез балалы гаиләнең төпчеге. Җиде апасы бар аның! Җидесе дә: «Энем!» – дип кенә тора. Ул – алар өчен бер тотка. Апалары мине берсүзсез кабул итте: «Илсур сайлаган икән, димәк, белеп эшләгән». Без очрашканда Илсур яшь җилкенчәк түгел, күпне күргән, күпне кичергән ир-егет иде бит инде... Артист булуыма да апаларның әллә ни исләре китмәде. Авыл кызы ич: Хәмдүнә апа әйтмешли, мотоцикл, трактор йөртәм, печән чабам, сыер савам... Кайнанам исән иде әле. Авылда үзе генә тора алмый башлагач, әнине үзебезгә алып килдек. Данил туган вакытлар. Бәбидән котылгач, диетага утырган чагым. Кабыклы бәрәңге пешерәм, бер телем колбасаны өчкә бүлеп кенә ашыйм... Әни мине бик кызгана, өзлегерсең, ди. Ул бала карап тора, мин йөгереп кайтам, душка кереп чыгам да, көн саен үлчәүгә басам. Әни шунда ихлас борчылып: «Йә, бу кадәр интегеп, кимегәнсеңме инде бераз?» – дип сорый иде...  

Еллар узган саен Илсур миңа элеккегә караганда да кадерлерәк була бара. Мин дә аңа шулайдыр дип уйлыйм. 



УҢЫШ Мине халыкка «Җыр керсен күңелгә» көе танытты. Соңгы вакытта кабат күтәрелеп чыгуым исә «Авыл кызлары» җыры белән бәйле. Анысына эт белән мәчеләр генә кушылып җырламый бугай... Якыннарым белә: йолдыз чире белән «авырганым» булмады. «Мин шундый гына хакка эшлим», – дигәнем дә юк. Кирәк икән, бушка да чыгып җырлый алам. Тик мөмкинлек булып та түләмәүне җырчыны кимсетүгә саныйм. «Мәхәббәтле язмыш» тапшыруы миңа популярлык өстәде дия алмыйм. Чулпан белән икебез күңелендә йөргән бер хыял иде бу – без менә аны чынга ашырдык. Тавышым бетү фаҗигагә әйләнер идеме? Узган ел ахырында бик каты авырдым. Тавыш ярылары... Сәхнәгә чыгам – җырлый алмыйм. Тыным бетә. Хәзер, сау-сәламәт килеш, бу хакта тыныч кына сөйли алам, ә былтыр... Чын фаҗига булды. Эшсез калам дип курку гына түгел бу. Рәхәтләнеп җырлый алмау – монысы башка. Ә эш кенә җитәрлек анысы. Минем хоббиларым бик күп. Ландшафт дизайнеры була алам менә – ишегалдындагы ташларның барысын үзем тездем. Кирпеч өям. Мозаика тезәм. Болар – бар да әнидән. Авылдагы иске йортның тәрәзә йөзлекләренә кадәр әни үз кулы белән ясады. 

«Яланаяклы кыз» фильмында Лилия роле чирканчык алу гына булды. Караган саен үкенәм – аны башкача, йөз тапкыр яхшырак уйнап булыр иде... Бәлки шуңадыр, тагын бер уйныйсы килә. Үземне комик рольдә дип күз алдына китерәм. Тәртипсезрәк, ирдәүкәрәк...  

КУРКУ Яшеннән бик куркам, аннан – ток сугудан. Бүгенге дөньяның буталчыклыгы куркыта. Иртәгәсе көнне ни буласын белмәү... Балаларның киләчәге – алар нинди илдә яшәр? Якыннарын югалтудан мин генә түгел, бөтен кеше куркадыр. 

АКЧА Бүген каяндыр минем кулыма бик зур акча килеп керсә, аны нәрсәгә тотар идемме? Туганнар, дуслар арасында очны-очка ялгап яшәүчеләр бар – аларга таратып чыгар идем. Беркөнне юлда кайтканда Илсурга да шулай дим. «Аларның гел биргәнгә ияләшүе дә бар бит», – ди ирем. Күтәрелеп, тернәкләнеп китү өчен бер этәргеч булыр иде әле. Кыскасы, урын табар идем! Күп акчаның ишелеп төшкәне генә юк. 

Акча бик мөһим нәрсә булса да, аны бервакытта да беренче урынга куярга ярамый дип саныйм. Ул бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Кулыма кергән акчаны җыеп, саклап ятмыйм. Кием-салымга да туздырмыйм – миңа тизрәк өйгә нәрсә дә булса алып куярга кирәк. Туганнарымны, якыннарымны сөендерергә яратам. «Никадәр чыгым тотасың, «Авыл көне» үткәрү сиңа нәрсәгә кирәк?» – диючеләр дә бар. Төгәл җавабын белмим... Әмма авылдашларыма бәйрәм ясаудан, мәчеткә ярдәм итүдән, ифтар, корбан ашлары уздырудан зур канәгатьләнү алам. 



БАЛАЛАР Улым да, кызым да күбрәк әтиләренә тартыла. Мин аларга карата кырысрак бугай... Данилга – 11 яшь, Ильвинага 5 тула. Алар икесе ике төрле. Данилның бөтенесе эчендә. Ильвинага яшәү исә җиңелрәк булыр. Әрсезлеге дә, үткенлеге дә бар. Хәер, бишектәге бишкә төрләнә бит әле. Үземнең кечкенә чакта эшләгән этлекләремне уйласам, битләрем кызара менә... Барысы да Ходай кулында. Данил хоккей белән шөгыльләнә. Әтисе аны дүрт яшьтән тимераякка бастырды. Башта «Ак барс»ка йөрде, хәзер «Стрела»да, «Смена»да уйный. Тренировкага әтисе йөртә: кайчак иртәнге алтыда ук чыгып китәләр. Данил шөгыльләнсен дип, әтисе йорт каршына хоккей мәйданчыгы төзеп куйды – бистә малайлары шунда җыелып кышын хоккей, җәен теннис уйныйлар. Илсур үзе дә спортчы бит. Җиңел атлетика буенча спорт мастеры ул, 400 метр арага йөгергән. Дипломнары – чемодан тулы. Тик мин ул чакларны күрергә өлгермәдем. 



ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Холкымда үзгәртәсе килгән нәрсәләр бар, әлбәттә. Пунктуаль түгел мин. Монда башлаган эшемне бетермичә, тегендә җитешәсе бар дип чыгып китә алмыйм. Соңга калсам калам, тик башта монысын төгәллим. Кайчак авылга җыенабыз: Илсур инде ишегалдында көтә. Ә миңа савыт-сабаны юып, өй җыеп калдырырга кирәк. Гөлләргә су сипмичә ничек юлга чыгыйм, ди?! Мин боларның берсен дә «килгәч эшләрмен» дия алмыйм... Шушы гадәтем аркасында кыен хәлләргә тарган чакларым да күп. Тагын... Сабырлыгым бар. Тик түзәм, түзәм дә, аннан кабынып киткән чакларым да булгалый. Бер «шартлап» алам да тагын басылам. Ярдәмчел дип әйтәләр. Анысы да – әнидән күчкән сыйфат.



«Сөембикә». №9, 2014 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар