Логотип
Уңыш серләре

​Карьера ясыйсыгыз киләме?(7)

Күп компанияләрдә иртәме-соңмы сезгә теге яки бу проблема буенча бушка, ягъни үз теләгең белән эшләргә тәкъдим итәчәкләр. Үз тәҗрибәмнән беләм: барып чыкмас эш яки йомшак идея турында сүз бара монда.  Мин андый тәкъдимнәрдән баш тарту ягын карыйм.  

Гольф уйнарга өйрәнегез


Гольф һаман әле бөтен дөнья буенча бизнесменнар спорты санала. Теләсә кайсы конференциядә яки кайдадыр оештырылган корпоратив киңәшмәдә «команда формалаштыру» бара. Бу – код сүзләр, гольфтан килеп кергән. Аралашу вакытында уен форматына караган башка ачкыч-сүзләрне дә ишетергә туры килә. 

Гольф ни өчен бик популяр соң? Исегезгә төшерегез әле, клиентыгыз яки топ-менеджерыгыз белән биш сәгать дәвамында кайчан күңелле итеп аралашканыгыз булды икән. Шушы кыска гына арада менә дигән кешеләр белән  танышып калып була. Шатлыклы мизгелләр, бер-берең өчен таяныч була белү, алкышлар... Сезнең дә шул дөньяда кайныйсыгыз киләдер бит? Димәк, алга! Күнегүләрне башларга вакыт. Юкса үзегезне гел кызганыч һәм мескен хәлдә тоячаксыз.
 

Милек хуҗасы булыгыз

Бүген бик күп компанияләрдә менеджерларны «арендаторлар»га һәм «милек хуҗалары»на бүлеп карыйлар. Бу ярлыклар сәер тоелса да, ул кешеләрнең тәртибен һәм аларның эшкә мөнәсәбәтен бик дөрес билгели.

Мөгаен, үзегезне арендатор дип йөртүләрен теләмисездер. Ни өчен? Чөнки арендаторлар үзләренеке булмаган әйберләрне файдалануга алып торучылар гына. Аренданың гади мисалы – прокатка алынган автомобиль. Күз алдына китерегез: сез шосседан очып кына барасыз, арендага алынган машинагызда май индикаторы «сикерә» башлый. Исегез дә китмичә, машина тәмам сүнгәнче юлны дәвам итәсез. Минем проблема түгел, янәсе. Арендаторларга хас менталитет инде бу.

Милек хуҗасы үзен бөтенләй башкача тотачак. Шушындый ситуациядә калса, якындагы автосервиска ашыгачак. Милек хуҗалары килеп туган проблемаларны шәхсән үзләренеке сыман кабул итәчәк, аны чишү юлларын эзләргә керешәчәк.
 

Арендаторларга хас сыйфатлар:

  • Нәрсәдер барып чыкмаса, зарлана башлыйлар, җитешсезлекләрнең бетерелүен таләп итәләр.
  • Бервакытта да проблеманы хәл итәрдәй тәкъдимнәр әйтмиләр.
  • Җиңел генә чишелердәй проблемалардан да качалар.
  • Алга барасы урында бер урында таптаналар.

 

Милек хуҗаларына хас сыйфатлар:

  • Зарланмыйлар, проблеманы хәл итү ягын карыйлар.
  • Үзләренә хаксызга бәйләнәләр дип әйтмиләр.
  • Максат куеп, артка карамыйча, шуңа таба баралар.
  • Алар ничек булырга тиешлекне түгел, ничек буласын әйтүне кулай күрәләр.
  • Алар гел алга баралар!

 

Начар нәтиҗәләр белән килешмәгез

Алга куйган бурычларны ерып чыга алмасагыз, моны таный өйрәнегез һәм конкрет эш планы төзегез. Аһ-ваһларны онытыгыз. Эмоцияләрегез беркемгә дә кирәк түгел. Җиңүчеләр җиңә белү ысулын һәрчак таба. Эше уңмый торган кеше гел зарлана, янәсе ул никадәр көч түккән һәм бер файдасызга. Акыллы менеджер ситуацияне шундук аңлап ала.

Бизнес дөньясы тизлек таләп итә, соңгы нәтиҗәләрне күрергә ашыккан начальникның көчле басымы көтәчәк сезне. Ерак перспективалар турында онытыгыз. Эш эш инде ул, быел чиста керем бирә алмасагыз, алдагы елда сезнең урында башка берәү утырачак.

Сез күрсәткечләр бирәсез һәм бик тиз – шул очракта сезне күтәрәләр. Бар да бик гади генә.
 

Бушка эшләргә ризалашмагыз

Күп компанияләрдә иртәме-соңмы сезгә теге яки бу проблема буенча бушка, ягъни үз теләгең белән эшләргә тәкъдим итәчәкләр. Үз тәҗрибәмнән беләм: барып чыкмас эш яки йомшак идея турында сүз бара монда.  Мин андый тәкъдимнәрдән баш тарту ягын карыйм.  

Фото: pixabay.com
  
     

Теги: карьера

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар