Логотип
Уңыш серләре

Карьера ясыйсыгыз киләме?(6)

Саный беләсезме?

Саный беләсезме?

Финанс отчетларын укый һәм аңлый белергә тиешсез. Теләсә кайсы
акционерлык җәмгыятендә алар иң мөһим беренчел документлар. «Саннар
беркайчан алдамый» дигән әйтем бар. Үз бухгалтериясен аркылыга-буйга
белергә тиеш җитәкче. Киңәш кирәк икән, кыенсынмыйча сорарга кирәк.
Югары һәм урта звено җитәкчеләр еш кына финанслар өлкәсендә сай
«йөзәләр»: йә цифрларда казынасылары килми, йә бу өлкәдә наданнар.
Проблемалар, гадәттә, цифраларга яшеренгән була.

Кызыклы әңгәмәдәш булыгыз

Симпатия уятмаган кешеләрне эштә бик үстермиләр. Яхшы эшләгән һәм ярый
белгән кешеләр карьера ясый.
Кайберәүләр өчен тирә-юньдәгеләргә ошау берни тормый, ә кемнәрдер аны
проблема итеп кабул итә. Кагыйдә буларак, кызыклы әңгәмәдәш булыр өчен
теге яки бу предметтан тирән белемнәр соралмый. Чишелеш күпкә гадирәк: аз
вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк белер өчен укырга, укырга, укырга гына
кирәк. Телевизор карагыз, Интернетта утырыгыз, радио тыңлагыз, газеталарны
карап барыгыз.

Танылырга тырышыгыз

Популяр шәхесләр тирәсендә йөрсәгез, алар белән аралашсагыз, сезне дә таный
башларлар. Сәүдә палатасы белән элемтә урнаштырыгыз, эшчәнлегегезгә якын
оешма, ассоциацияләргә әгъза булып керегез, хәйрия фондларын эзләп
табыгыз. Тәҗрибә тупларсыз, күп әйбергә өйрәнерсез, сезнең карьера үсешенә
йогынты ясардай кешеләр белән танышырсыз. Һәрчак күз уңында булырга
тырышыгыз.

Остаз табыгыз

Бизнеста һәркемгә остаз кирәк. Ул дөрес юл күрсәтә, карьерагызны кайгырта,
сез аңа тулысынча ышана аласыз. Остаз гадәттә яшькә өлкәнрәк, бизнестагы
тәҗрибәсе зуррак була.

Максатлар куегыз

Квалификацияне күтәрү курсларына барыгыз, марафонда йөгерегез, китап
языгыз. Яки үзегезгә ябыгу максатын куегыз, фитнес белән шөгыльләнегез.
Боларны башкарып чыгу өчен шактый вакыт кирәк, әлбәттә. Мораль яктан да
әзерлекне сыный ул. Аның каравы, максатка ирешү үзегезгә ышанычны
арттыра!
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар