Логотип
Уңыш серләре

Ефәк әкият

Әкияте – ефәк, ә герое – «тимер» леди. Бәлки, алай ук та түгелдер. 

Телефоннан ире һәм улы белән бу кадәр йомшак, назлы итеп сөйләшкән ханымны тагы кайда очратканым бар минем?! Өендә кечкенә зоопарк тоткан бала күңелле хуҗабикәне дә озак эзләргә туры килер иде.

Шактый тыйнак бүлмә.Элгеч­ләрдә чигел­гән жилетлар, ефәк күлмәкләр, затлы тукымадан тегелгән костюмнар... Казан дизайнеры Альмира Борһанованың «Ефәк әкият» дип аталган шәхси ательесы бу. 
 Альмира ханым белән беренче тапкыр күрешеп сөйләшүебез. 
Ә мин инде үземне арка терәрлек дус кызымда кебек хис итәм. Бик гади ул. Шул ук вакытта бик җитди дә. 
Әкиятнең чынбарлыгы – тырышлык. «Әнә, читлектәге әрлән дә тик тормый. Ике ел гомере бар аның, шул гомерне тыз-быз чабып үткәрә», – ди Альмира ханым. 
Һәм сөйләп китә...
– Биш ел элек таксида эшли идем. Тормышымның катлаулы мизгелләре. Башта – батырып киелгән кепка, кулда – рация, үзем – спорт костюмыннан... Ә кайчак күрше йорттагы тегүче Елена кулыннан төшкән үзенчәлекле күлмәкләремне дә киеп куям. Тектергәнче үк инде фасонын үзем уйлап тапкан булам. Кечкенәдән үк башкаларга охшамаганча киенергә яраттым. Җиңел атлетикадан разрядым бар. Каратэ буенча – зәңгәр билбау. Спорт белән шөгыльләнгәч, куллар, аяклар озын: киемне тектереп кияргә туры килә иде. Хәер, без беребез дә стандарт түгел. Бөтен пропорцияләре дә урынында булган, ләкин «кием сатып ала алмыйм», – дип изаланган бик күп хатын-кызлар ательега килә. 





 Руль артында матур затлы күлмәкләрдән утыруымны күреп, пассажирларым мондый киемнәрне кайдан алуым белән кызыксына башлады. Беренче клиентларым да такси пассажирлары булды. О-о-о! Безнең «примерка»лар кайда гына узмый иде. Кайсыдыр кибетнең кием киеп карый торган бүлмәсендәме ул, банк хезмәткәренең эш кабинетында, кафеда – чәй өстәле артында... Ул вакытта тегүче белән клиент арасында арадашчы ролен үтәдем. Мин фасонын уйлыйм, үлчәмнәр алам һәм күршедәге тегүче Елена апага кертеп бирәм. Аңа хәзер дә бик рәхмәтлемен, ачык күңелле хатын иде ул. Гомумән, Еленалардан уңдым, тормышымда дүрт тегүче Елена булды, дүртесе дә уңышлы. 
Банкта җитәкче урындагы берәүгә тукыма кибетендә үлчәм алганда, башымнан бер фикер йөгереп узды: болай карандаш-кәгазь тотып, төрле кибет чатларында йөрүне туктатырга! Килешми. Миңа кайдадыр җайлы урын арендаларга кирәк иде. Ә үземнең эчтә зур курку уты яна. 
Аренда ипотека кебек бит ул, клиент булса-булмаса да, син ай саен түләргә тиеш. Аллага тапшырып, бер кечкенә генә бүлмәне арендага алдым. Төннәрен урамдагы баганаларга «Тегүче эзлим» дигән белдерүләр ябыштырып йөрим. Бармаклар клейга каткан, кул туңа... Тырышлык бушка китмәде: кеше килә башлады, яхшы гына тегүчеләр дә табылды. Менә шулай ателье эшләп китте. Аннан, күпмедер күләмдә акча туплагач, Шанхай, Гонконг, Дубайдан аз-азлап тукымалар алып кайта башладым. Менә күптән түгел генә шундый бер сәяхәтемнән кайттым, ике ел эчендә унынчысы инде бу. Тукымаларны 7-10 метр гына алып кайтам, уртача исәпләгәндә бик сыйфатлы ике әйбергә җитә бу. Димәк, мондый тукымадан кием бөтен Татарстанга да икәү генә булачак дигән сүз. Ошаталар, клиентларым күбәеп тә китте хәтта. Яңалык, эксклюзив эзләп, гадәттә, халык алдында чыгыш ясаучылар килә. Һәркемнең бердәнбер буласы килә бит. 
– Альмира ханым, ә үзегез тегә беләсезме?
– Бу сорауны клиентларым да еш бирә. Тегә белмим дигәч, күңелләре дә кайтып куя бугай. Без киткәч, төннәр буе тегеп утырасыздыр дип уйлый идек, диләр. Юк, кызлар, дим, минем гаиләм бар. Ирем, улым, өем. Тегеп тә утырсам, яшәргә бөтенләй вакыт калмый. Шулай да, минем иң гади тегү машинам бар иде. «Чайка» дип аталганы. Бервакыт шуңарда сумка тегеп карыйсы иттем. Теләгем шулкадәр көчле иде: бер кичтә тегеп, чигеп тә бетердем. Икенче көнне шул сумкамны тотып маникюр ясатырга киттем. Чиратта басып торганда бер кыз, бу сумканы Тандемдагы затлы кибеттән алдыгызмы әллә, дип сорап куйды. Юк, үзем тектем, дим. Минем дә нәкъ шундый сумкалы буласым килә, ди. Өч көннән сумкамның копиясе әзер иде инде. Беренче заказ кабул итүем дә шул сумкадан башланды. 
Кайда укыдың дигән сорауга да җавап биреп куйыйм: дизайнерлык сәләтем Ходайдан. Барысына да үзлегемнән өйрәндем. Аллаһы Тәгалә миңа образлар тудыра белү сәләте биргәндер дип уйлыйм. Урамда кешеләрне күргәч, башымдагы сканердан образлар уза башлый: менә бу кызның итәге аз гына озын һәм таррак булса, күбрәк килешер иде, бу ханымга башка төстәге сумка аласы булган... Һәркемне камилләштерә торган табигый форманы күрә беләм сыман.





 Беренче башлангычлар хәзер үземә дә әкият кебек. Тик һәрвакытта да нәрсәдән башлаганыңны онытмаска кирәк. Шулай иткәндә шөкерлек килә, әйбернең кадере арта. Һәм булган бар байлыгың белән саубуллашырга да һәрчак әзер булырга кирәк. Бу бик авыр, әлбәттә. Тик материаль байлыкны күбрәк туплаган саен, материаль тормышка карата бәйлелекләр арта башлый.

Үз кешеңне ничек табарга?


 Сезгә инде матур тарих уйлап табарга вакыт, дигән иде бер журналист. Гаҗәпләндем, нигә ул миңа?! Минем үземнең дә тарихым... 
Беренче тапкыр мин чын мишәр егетенә кияүгә чыктым. Алар авылында әле бу заманда да ирләр һәм хатын-кызлар табын артында аерым-аерым утыра. Гаилә башлыгы ашаудан туктауга, башкалар да кашыкларын өстәлгә куярга тиеш. Бу, әлбәттә, аларның традициясе, хөрмәт итәргә кирәктер. Тик... 
Мин әтисез үстем. Әтием булса иде дип хыялланган чакларым күп булды. Кияүгә чыксам, үлгәнче түзәм, дип, кечкенәдән үз-үземә сүз бирдем. Гаилә кору мизгелен бик озак көттем. Булачак ирем бик матур кайгыртып артымнан йөрде. Чәчәкләр, романтика, 18 яшь... Педучилищеда укыган чагым иде. Бөтен эштә беренче булырга өйрәнгәнмен, монда да группада беренче булып кияүгә чыгам, имеш. Чыктым. Барысы да әйбәт. Тик беркайчан да гаиләбездә ир-ат булмаганга (әти белән әни миңа 3 яшь чагында аерылышканнар), бераз авыррак иде. Укырга йөрергә, практика узарга, ашарга пешерергә, кул белән керләр юарга өлгерергә кирәк. Әле иремә көн саен яңа төрле ризык әзерлисем бар! Көч күп, йөгерәм, чабам, уңган хатын буласы килә! Бер җәй эчендә генә дә 150 шәр банка яшелчә әзерләп шкафка тутырып куям. Бу эшләр хатын-кызның иренә, гаиләсенә бирелгәнлеген, тугрылыгын күрсәтә дип уйлый идем. Уңган хатын менә шундый булырга тиеш, имеш! 
 
Гаиләдә хөрмәт, тырышлыкны бәяләү юк икән — хатын-кызның кадере бетә. 


Һәр көнне бер үк уйлар белән уяна башладым: бүген нәрсә пеше­рергә һәм төсле күлмәкләрне ничек аерым-аерым дөрес юарга, кайчан киптереп, үтүкләп өлгерергә?! Ә иң күңелсезе – минем тырышлыкларымны беркем дә бәяләми. Һәр көнне үз бәяң генә төшә. Башка бик күп хатын-кызлар да шулай яши бит... Барысын да үзләрендә «йомып» калдыралар, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар. Ул вакытта мин бик озак көзгегә карый алмадым. Бер генә җирем дә килешмәгән, миннән дә ямьсез кеше юк сыман тоела иде. Әле тагын һәр көн моны исеңә төшереп торсалар... Шунда аңладым: мин мондый тормыш өчен яратылмаган! Аерылы­шуы­бызны тирә-юньдәгеләр авыр кичерде. Чөнки һәркем өчен дә без идеаль гаилә булып күренә идек: өстәл һәрвакыт әзер, мин яхшы, бала чиста-пөхтә йөри. Ә бу тормыш артында ниләр торганын беркем дә белми иде. Әнигә дә, башкаларга да зарланмадым, тешләремне кысып елмая идем. Шундый тормышта мин җитәрлек яшәдем.





Аерылышкан көнне банка яба торган машинаны алтынчы кат тәрәзәсеннән томырдым. Ләгәннәрне, зур-зур эмаль кәстрүлләрне, табаларны күршеләргә тараттым. Һәм үз-үземә сүз бирдем: бүгеннән үк үз­гә­рәм! Икенче ирем белән танышкач та, беренче сүз итеп, ашарга әзерли белмим, кер юарга яратмыйм, дидем. Бу сүзләремә җавап итеп, миңа хезмәтче түгел, тормыш юлдашы кирәк, диде. 
Беренче ирем яңадан өйләнгән, аның барысы да әйбәт – ул яктан күңелем тыныч. Уйлап карасаң, өй эшләренә чумып яшәү кем өчендер бәхет бит ул. Ә мин – башка төрле кеше. Әгәр дә элеккеге тормышымда калган булсам, беркайчан да визажист та була алмас идем, ательем да ачылмас иде. Шул вакытта узган тормыш мәктәбе өчен беренче иремә бик рәхмәтлемен. Аның һәм үземнең яхшы якларын гына алган бер дигән улым үсеп килә. Ул тормыштан башка, хәзерге көнемнең кадере дә булмас иде кебек. 
 Хәзерге ирем белән улым уртак телне тиз тапты, алар дуслар, иремнең улыма биргән тәрбия­сеннән бик канәгатьмен. Бәлки, бу сүзләр белән мин үземне аклый торганмындыр, белмим, вакыт күрсәтер. Тик тормышта шундый мисаллар бар: гаиләдә кимсетелеп, бала хакына түзеп яшәгән әни кешегә балалары, үсеп җиткәч: «Без сиңа әтигә түзәргә кушмадык, аерылышырга иде», – диләр. Әтисенең әнисенә карата шундый мөнәсәбәтен күреп үскән бала үз хатынына да шундый ук булмас дип кем әйтә ала? 

Дефиле. Чит илгә?! 


Кечкенә чакта әнидән нидер алуын үтенсәм, «Беренче туфлиемне дә утыз яшемдә генә алдым. Кирәк әйберне үзең акча эшли башлагач алырсың», – дия иде. Гаиләдә акча аз, әни ике эштә эшли. Юкка-барга акча туздырырга рөхсәт итмәде. 
14 яшемнән мин дә косметика таратучы булып эшли башладым. Инде беренче ирем белән араларны өзгәч тә яшәргә, тормышны алып барырга кирәк иде. Мин үземә якын өлкәне сайларга булдым. Төрле косметика кибетләренә сайлап алу турлары уздым. Косметика сатуда махсуслашкан шактый зур бер кибет мине эшкә чакырды. 
Стандарт чишелеш буенча башта таксида эшләп, аннан косметика кибетенә күчү дөрес булыр иде, ә безнең геройның тарихы шактый үзенчәлекле булуын онытмыйк...
Шул вакытта уйламыйча гына машина алдым. Хезмәт хакы 12 мең, машинага ай саен 6 мең кредит түләп барасы бар. Айлык керемем төп-төгәл банк счетларына кереп китә, ә яшәргә берни дә калмый. Шуңа төннәрен таксида эшләргә туры килде. Улым белән утырган бала караучыга да түлисе бар бит әле. Әйләнәдәге тиен сыман бөтереләм, очны-очка ялгарга тырышам. Бервакыт үземә чит илгә чыгарга дигән максат куйдым. Эш болайрак булды.




Дөньяга танылган берәр марка – Диормы ул, Герленмы – шундый конкурс игълан итә: Россия буенча кайсы сатучы билгеле бер хушбуйны күбрәк сата, шуңа бик зур приз бирелә – Кипрга сәяхәт. Ул вакытка кадәр Мәскәүдә дә булганым юк иде. Ә призны шундый отасы килә! Планеркада бу эшне миңа йөкләүлә­рен сорадым. «Булдыра алмаячак­сың, Казанны көлкегә калдырасың», – диделәр. – «Тырышып карыйм», – дим. Һәм үземә шундый көчле максат куйдым! Хәтта ял көннәремдә дә чыгып шул хушбуйны сатып керә идем. Өч ай дәвам итте ул. Конкурс тәмамланыр көн­нәр җитәрәк, директор үзенә чакыртып, ул-бу була калса синең чит ил паспортың бармы соң, дип сорамасынмы! Аңлыйсызмы, мин бу максатыма шулкадәр омтылдым, ләкин чынга ашар дип һич уйламадым. Мин – гади бер кыз – Кипрга очам?! Картадан озаклап Кипрны эзләп утырганым хәтердә. Планеркада җиңүчеләр арасында минем исемне атагач, бүләк кәгазен алырга абына-сөртенә атладым. Шундый зур шатлык! Мин 156 хушбуй саттым. 
Ә икенче урынны алучының 80 нән артык булган. Мәскәүләр мондый нәтиҗәне көтмәгән, билгеле. Бик гаҗәпләнделәр. Өстәмә бүләк итеп, үзем белән дүрт яшьлек улымны да сәяхәткә алырга рөхсәт иттеләр хәтта. Алдагы елларда тагын ике шундый конкурста оттым. Парижны, Төркияне күреп кайту бәхетенә ирештем. Белүемчә, бүгенге көндә Россиядә мондый конкурсларда өч тапкыр җиңү яулаган бердәнбер консультант мин. Әйтәм бит, кешедә эчке потенциал булганда, ул чынга ашарга тиеш. Көчнең һәм яшьлекнең үз вакыты бар. 

Мәхәббәт көче


Икенче ирем белән төнге клубта таныштым. 
Берничә кич рәттән мине бер ир-ат күзәткәнен сизәм. Ә бер кичне яныма килеп телефонымны сорыйсы итте бу. Бирмәдем. ЦУМ, 1 нче кат, шунда эшлим, табарсың, дидем. Тышкы яктан бер төрле күренә, ә чынлыкта бөтенләй икенче төрле дигәннәре миңа туры килә. Төнге клубта танышкач, «күзәтүчемнең» дә минем турыдагы фикере башка төрле булган. Ә монда мин аңа телефон номерын бирмим, имеш! Икенче көнне эшкә килде, тапты, аралаша башладык. (Әгәр каршы килсәм, минем белән башка аралашмас дип уйлап, барысына да риза булу дөрес түгел, кызлар.)
 
Ташып торган энергияне аш бүлмәсендә яшереп тотарга ярамый. 


Машинасына утырмыйм, икәү­дән генә калмыйм. Ике айлап очраштык һәм бары тик кеше күп булган урыннарда гына. Очрашкан саен күзләрендә ике сорау билгесе яна: бу хәлләр күпме шулай дәвам итәр, аннан ни булыр?! Ниһаять, мин аның чын күңелдән тартылуын аңладым. Берничә айдан никах укыттык. Сигез ел яшибез. Гаилә тормышы, бәхетле яши белү – үзе бер сәнгать ул.
 Әйтәләр бит, рухи яктан аерым бер дәрәҗәгә җиткән, җаныңны ачарлык икенче яртыңны табар өчен аерым бер баскычка күтәре­лергә кирәк дип. Төрле дәрәҗәдәге рухи үсеш кичергән кешеләрнең гаилә коруы мөмкин түгел дип уйлыйм. Кияүгә чыгу – бер хәл, әле бит яшисе бар. Мин дә өйдә яки ательеда утырып кына ирем белән таныша алмас идем. Элек аны очратсам, ни турында сөйләшергә дә белмәс идем хәтта. Күпме хатын-кыз стандарт – эш-өй маршруты белән яши. Болай яшәгән­дә сантехник ишекне шакыса гына инде. (Матур булып дөньяга чыгарга иренмәгез, кызлар!)

Матурлык дөньяны коткара?!


– Өйдә көзге каршына килеп басабыз һәм үзебезгә тәнкыйть күзләре белән карыйбыз. Җитешсез­лекләр кайда, ә кай җирем матур күренә?! Әгәр барысы да начар дип уйлыйсыз икән, димәк, профессиональ стилистка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул сезгә дөресен генә әйтеп калмыйча, әңгәмә барышында үз бәяңне күтәрергә дә булышачак. Бүгенге көндә стилист хезмәтләре дә кыйбат түгел. Зур сәүдә үзәкләрендә түләүсезләре дә бар. Косметика сало­нында эшләгән һәр кыз чибәрлә­нә. Үзгәрәсегез килсә, косметика кибетләренә эшкә урнашыгыз! Анда, һичшиксез, шыксыз үрдәк бәбкәсеннән аккошка әйләнерсез. 
 Бәхетле хатын — ул кирәк өчен түгел, ә үзе теләгәнгә генә эшкә чыга. 

Мине шул шатландыра: хатын-кызларыбыз матурлыкка омтыла! Соңгы арада районнардан, чит тө­бәк­ләрдән килгән клиентларым арт­ты: Арча, Нурлат, Оренбург, Пенза...
 Мин үзем беркайчан да мини итәктән йөрмә­дем. Беркайчан да джинсы чалбарым булмады. Кияргә теләгем дә юк. Чалбар, бигрәк тә джинсы, хатын-кызны бизәми. Джинсы бит ул Америка эшчелә­ренең эш киеме генә. 
Ирләр үзләре нәрсә кия алмый, аларга хатын-кызда шул ошый дип уйлыйм. Тәҗрибәм дә шуны раслый. 
Клиентларым да әйбәт белә: мин озын күлмәкләр, сыйфатлы тукымадан тегелгән ябык киемнәр яратам. Кайчак шулай да була: олы яшьтәге ханымнар ачык аркалы, тезгә кадәр генә озынлыктагы күлмәк сорап килә. Без мондый күлмәк текмибез, дигәч, «Клиент һәрвакыт хаклы!» хокукларын саный башлыйлар. «Сез шәхси ательега килдегез, һәм аның хуҗасы – мин», – дип җавап бирәм андый очракта.

Сергей Зверев мәктәбе





Миңа кешене бизәндерү ошый. Кибеттә эшләгәндә клиентларга бушка макияж ясап җибәргән чаклар да булды. Кешенең образын үзгәртү – җаваплы эш, берәр таныклык алырга кирәк дип уйладым. Акчаны тиенләп җыйдым да, Мәскәүгә Сергей Зверев курсларына укырга киттем. Әгәр Зверевта укып кайтсам, бөтен ишекләр дә ачылыр кебек иде. Мәскәү мине бик тәкәббер каршы алды. Син кайдан, Казакъстаннанмы, Татарстаннанмы, аның өчен барыбер... Монда Мәскәү йолдызлары йөри! Миңа борынымны сузмаска, тыныч кына утырырга, дәшмәскә һәм өйрәнергә дигән боерык бирелде. «Блестящие» төркеме, Киркоров, Мәскәү тусовкасы... (Бизәнмәгән килеш аларны урамда таный алыр идекме икән?!) Зверев болардан биш минутта «вау» ясый. Әлбәттә, анда – пафос, ясалма тырнак, керфекләр (җыештыручыда да хәтта!). Табигый халәттә йөрү бөтенләй кабул ителми. Мин мондый әйберне телевизорда гына күреп була дип уйлый идем. Ләкин шушы пафос дөньясын тоеп кайту бик булышты. Казанда ул вакытларда Сергей Зверев мәктәбен үзләштерү бик кәттә санала иде. Төрле салоннарга чакыра башладылар. Опера йолдызларына макияж ясарга тәкъдимнәр булды. 
Бүгенге көндә визаж буенча тәкъ­димнәрне инде кире кагам. Бу бик күп көч сорый торган эш. Ә менә ательега килгән клиентка рәхәтләнеп макияж буенча киңәш­ләремне бирәм. Күлмәк тегелеп беткәч тә әле нинди кершән ягасын, нинди сумка аласын озаклап киңәшәбез, образны тулысынча уйлап бетерәбез. «Беләсезме, минем кызыл иннегем бар, тик кызыл күлмәгем юк», – дип башлана кайбер сөйләшүләр. 

Беренче коллекция

Күңелдә ниндидер идея туа да, вулкан кебек кайный башлыйм мин. 
Ательеның клиентлар базасы шактый зурайды. Аларны берәр ресторанга җыясым килде. Чәй эчәр өчен генә түгел, ниндидер матур әйбер күрсәтәсе килә! Ләкин нәрсә тәкъдим итәргә?! Мине дизайнер дип кабул итәргә ияләшкән клиентларым үзләрен илһамландырырлык нәрсә алып кайтып китәр соң? Башта ресторан арендаладым, аннан кешеләргә күрсәтергә коллекция ясадым. Ике атнада! Яңа коллекцияне тәкъдим итү, концерт программасы, сыйланулар... Бу кич шундый күңелле узды, саубуллашканда, тагын кайчан киләбез, дип сорадылар. Ә мин аны кабатланачак чара булыр дип уйламаган идем. Торган саен кунаклар күбрәк килә, модель­ләрнең чыгышы арта. Язга яңа кол­лек­ция әзерлим. 
– Кышкы романтика рухы иңдерел­гән «Восхождение» коллекциясе белән башкаланы таң калдырган идегез. Мех болеро, жакетлар акрынлап модага да кереп бара. Яңа коллекциягезгә исем уйлап таптыгызмы әле?
– Дөньяга танылган дизайнерлардан шуның белән дә аерылам: мин кеше киярлек киемнәр тегәм. Сер түгел, соңгы елларда шәрыкка тартылам. Бу юлы баш киемнәренә аерым игътибар бирәчәкмен. Үзем әле яулыкны өч-дүрт ай элек кенә яптым, шуңа күрә сере – үземнең образны үзгәртүдә түгел. Кешеләр яңалык һәм матурлык көтә. Бизәкләр торган саен затлырак, зәвыклырак булырга тиеш. Ә исемне әле уйлап бетер­мәдем. «Сөембикә» яки «Ханума» дип атармын, бәлки.

Күңелдәгесе...




...Өй салып ятабыз. Ул эш беткәч, ирем белән әниләребезне ял итәргә җибәрергә хыялланабыз. Матди байлыкка бәйле булырга ярамый. Таксида эшләгәндә, ательем булыр дип башыма да китерә алмый идем. Тормыш бик тиз үзгәрүчән. Офыкны киңәйтүдән курыкмаска кирәк. 
Без гаиләдә телевизор карауны туктаттык. Хәзер бер-беребез белән аралашырга да вакыт кала. Улым белән рәхәтләнеп дәрес әзерлибез. Үземнең кулдан килмәгәнне улымда булдырырга тырышып, күп әти-әнинең хатасын кабатлыйсым килми. 12 яшьлек улымда мин ярылып яткан сәүдә итү сәләтен күрәм. Балалар бакчасында ук шәп итеп уенчыкларын сатып кайта иде. Без бит балаларга планканы үзебез куябыз. Барысы да әти-әниләрдән дип әйтәсем килә. Балага да шуны өйрәтергә кирәк: синең кызыксы­нуың тормышта акча да китерергә тиеш. 
Малайлар үстергәндә шуны күздә тотырга кирәк, ул киләчәктә үрнәк әти, кайгыртучан ул һәм иманлы әйбәт ир булсын. 
Әтисез бала үстергән хатыннар, гадәттә, кызларына бу тормышта ирсез дә яшәп була дигән мәгълүмат сала. Бу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә башта ир кешене тудырган, ә хатын-кызны ир кешенең шатлыгы итеп, ул аңардан канәгать булсын өчен яраткан бит. Җаныбыз ахирәткә күчкәч тә, ирең синнән канәгать булдымы, дип сорыйлар ди хатын-кыздан. Ничә бала, күпме акча түгел, ә иреңнең ризалыгы! Зирәк хатын-кыз үзен югалтмыйча иренә ярап яши.  
Мин – эш аты, мин эшләргә өйрәнгән. Чынлыкта, ирләребез безне яратырга һәм тәэмин итәргә тиеш. Мин эшләмичә булдыра алмыйм. Өйдә берничә көн торырга туры килсә дә, чигәргә керешәм: билбаулар, сумкалар... Эшләмичә өйдә дә утыра алам, ләкин ирем өчен күңелсез кешегә әверелер идем.
Без үз-үзебезгә фаразлар ясарга яратабыз, булса – була, булмаса – юк, имеш... Менә шулай иткәндә берни килеп чыкмый да инде! Төгәл максат куярга кирәк. Кайвакыт миңа күлмәк тектерергә килүчедән сорап куям, сезгә бу күлмәк берәр чарага кияр өчен кирәкме? Юк, ул аны беркая да кимәячәк. Дөресрәге, кая киясен белми әле... Яхшы ательеның эше – клиентка чынлап та кирәк әйберен тегү. Әгәр дә ишектән кергән клиентта иң элек акча күрәсең икән – бернинди бизнес та алга бармаячак. Бу сүзне бик күп уңышка ирешкән кешеләр әйтә. Әгәр дә син кешеләргә булышып акча эшләргә телисең икән, Аллаһ үзе ярдәм итәр. 
Үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки кешеләргә кирәгемне тоям. Озакламый Пушкин урамында «Тукымалар» дигән үз кибетемне ачам. Һәрбер клиентым миңа бик кадерле. Махсус елмаерга кирәкми, кешеләр аны барыбер сизәчәк.
Аннары... Яраткан кешегез белән телефоннан мөмкин кадәр ягымлырак сөйләшегез. Яңадан шылтыратып, кабат тавышыгызны ишетәсе килсен... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик сокланып яратып укыдым. Альмира молодец , булдыклы , рискованный хатын . Миндэ сездэ кулмэк тектерер идем . Безнен шэхэрдэ дэ филиаллар ачыгыз.

    Хәзер укыйлар