Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Жәл, димә син...

Күзләрең... диңгездәй күзләрең,
Ник ямансу, ни эзлиләр?!
Моңсуланып, көзге җилләргә
Эчтән генә ни сөйлиләр?!
 
Гомер булмый гел бер төсләрдә,
Үзгәрмәм диеп, әйтмә син...
Күңелләрең тулып көйсә дә,
Yтте җәем жәл, димә син...
 
Күзләрең... диңгездәй күзләрең,
Күңелләргә ялкын сипсен.
Җәйге кичләрне хәтерләтеп,
Назлы хисләргә күмелсен!!!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар