Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Зәңгәр галстук

Беренче адым
 
Мин банкетта. Өстәлләр нигъмәтләрдән сыгылып тора. Чәчәкләр өстәлләрне генә түгел, диварларны да бизи. Тегедә-монда официантлар йөри. Зур кешенең юбилее бу.  Ул миңа әллә нинди ерак туганым. Гомеремдә ничә генә мәртәбә күрешкәнбездер? Ерак апамны чакырды. Ә апамның ире чирләп китте, берүзе килмәс бит инде, үзе белән мине дә дәште.

Музыка агыла. Бокаллар чыңлый. Халык әллә нинди киемнәр киеп бетергән! Фирма өстенә фирма. Лейбл өстенә лейбл. Мине апа эшемнән генә эләктерде. Офистан ничек бар, шулай чыгып киттем – ак блузка, кара итәктән. Ярыйсы инде. Чәчәмне өскә күтәреп куйдым, биек үкчә. Көзгегә кабат карап алдым – чибәр генә туташ. Юк, мин кыяфәтемнән бик риза идем.

Күрше өстәл артында ир-атлар нидер хакта кызып-кызып сөйләшә. Арасыннан берсен аерып алдым. Урта яшьтә, чибәр генә… Зәңгәр галстугы килешә үзенә. Кесәсе дә бушка охшамаган… Бик урта яшьтә түгел инде. Кырыктан узган кебек. Иллегә якын. Булса соң. Юк, кесәсе буш түгел генә түгел, киресенчә, туп-тулыга охшаган бу абзыйның. Мин андыйларны яратам. Яратам дип инде. Кырыйдан гына карап торырга инде миңа, кая барып тыгылырга? Гламурный кыз түгел мин. Гади генә. Шул кырыйдан гына матур тормышка карап тора торганнардан.

Нәрсә үзгәрде соң? Кичә генә Интернетта бер әйбер укыдым әле. Имеш, үзеңә ышан, берәр нәрсәгә ирешергә телисең икән, шул теләгәнеңә инде әллә кайчан ирешкән кебек тот үзеңне. Ә нәрсә? Әллә тәвәкәлләргәме соң?..

Чү! Туктале, мин бит аны беләм?.. Кебек… Юк, кайдадыр таныштык бит инде! Әле шундый матур сөйләштек тагын. Шаян сүзләр дә әйтештек. Миңа комплиментлар да әйткән иде. Алай булса, ник ул миңа игътибар итми? Нигә күрми? Шунда миңа бер карап, кулын изәсә, очып килер идем өстәлләре янына. Ә болай - әллә ничек…
 
Әллә болайрак басыйммы син? Тукта, изүемне чишебрәк куйыйм әле… Бик бирелеп сөйләшәләр шул. Шуңа күрмидер. Галәм проблемаларын чишәләр диярсең… Ярар. Сөйләшегез. Мин дә карамыйм әле үзеңә.
- Ә… Шулаймыни?.. ничек кызыыык, - янәшәмдәгеләрнең сөйләшүләрен кушылырга булдым, - Ыһы! Карале ничек!  Ә шуннан?
 Һаман карамый. Кычкырыбрак көлдем. Минем янында торучылар сәерсенеп карап алдылар. Булса соң. Чәчемне менә болайрак сыпырып алсам?
 
- Гафу итегез, без таныш түгелме? Мин сезне каядыр күргәнем бар… - яныма бер егет килеп эндәште.
- Юк! – дидем. Нигә таныш булыйк инде без. Каян? Мин бу Зәңгәр галстукны таныдым бит… Үзгәргән шул, шуңа… Әйе шул. Без аның белән ресторанга да барган идек бит теге вакытны. Шул инде. Чигәләре бераз агарган. Яше өстәлсә дә, аның яшьтәшләре кебек тазармаган. Фигурасы җыйнак, мускуллары да бар кебек, качалкага йөридер… Шул бит инде! Минем йөрәгем залдагыларга һичшиксез ишетелерлек итеп кага башлады.
Ике ел узган!.. Әйе, ике ел элек ресторанга барган идек без аның белән. Уртак танышлар таныштырды. Танышлар дип инде… Просто бер кичәдә берсе килде дә: «Әллә кем әфәнде, таныш булыгыз, бу – Айзилә», - диде дә, китеп барды. Ә бу Фәлән әфәнде (кем соң әле исеме?..) миңа елмайды да, терсәгемнән кочаклап читкәрәк алып китте. Сөйләшерлек темалар бихисап! Аннары ресторанга дәште. Аннары…
Аннан соң бүләк бирде. Сәгать. Күптән түгел генә туктады ул. Ремонтка бирергә һаман вакытым җитмәде. Әллә янына барып шул сәгатьтән сүз башлыйммы? Юк. Бергә уздырган төнне исенә төшереп, шуны әйтеп салса?..
 
Болайрак басыйммы соң?.. Ошады ул миңа. Дөресен генә әйткәндә, әллә нинди планнар корып куйган идем… Бергә булырбыз дип…  ул шалтыратмады да. Өстәлдә шул сәгатьне калдырды да китте.
 
Карамый. Теге тазасы каплап тора әле Зәңгәр галстукны.
Кемне алдарга тырышасам соң инде мин?.. Сәгать калдырмады. Акча калдырды. Ә мин шул акчага үземә сәгать алдым. Көттем мин аны. Бик ошады шул…
 
Ничек итеп янына барырга соң? Яныннан узсам, бәлки таныр да, эндәшер?
 
- Юк! Без миңа вино кирәкми! Шампан шәрабы эчәм, күрәсез бит? – официантлар шундый бәйләнчек хәзер! Үз урыннарын белми. Аны күзләгән мәлем түгел лә! Минем яныннан китеп барган егеткә карап алдым. Килешле кара чалбар, ап-ак күлмәк. Чибәр официантка булырга охшаган.
 
Болайрак басыйм әле, өстәлгә сөялебрәк… Фигурамны зифа диләр бит…
Карамый! Кем белде ул үзен! Җир уртасы? Җир кендеге? Җир карасы? Һа! Миңа тагын! Туйдырды бу Зәңгәр галстук! Кая, коегыз тагын шампан шәрабын! Официант!
 
- Юк! Миңа бернинди кабымлык китерергә киркми! Теге ак күлмәкле егет тагын яныма килде бит! Уф, официантларны кем алды монда? Җыен бәйләнчек!
 
Зәңгәр галстук басып торган өстәл янындарак булган өстәл янына күчендем.


Икенче адым
 
Яныма тагын теге официант килде. Кулында ике елтыр-елтыр килә торган  шампан шәрабы. Ике бокал. Берсен миңа сузды. Рәхмәт инде. Мин рәхмәтемне әйтеп читкәрәк барып бастым – Зәңгәр галстукны күрер өчен. Официантка тагын күзем төште. Моңсуланган. Нишләп микән? Ой! Икенче бокалдан үзе эчә башлады! Эш вакытында кызлар күзләп йөри тагын. Әле хуҗа шампанын эчә! Кая тәгәри бу дөнья?!
 
Зәңгәр галстук… Дөреслекнең йөзен карарга кирәк. Теге вакытны минем бер дә аның белән ятасым килмәде бит… Шулай тиз теләмәдем… Ләкин шушындый ир теләгенә каршы килеп буламы соң? Менә минем дә булмады. Көчле иде шул…
Шул хәлдән соң шалтыратуын көттем. Барыбер көттем…
 
Шундый адымга барырга ни этәргән аны? Бәхетсез булгандыр ул. Иркәләсәң-сыйпасаң, күңел җылылыгы белән җылытсаң сине, бөтенләй башка кеше булыр идең бәлки? Шулайдыр. Миңа ташланмас иде ул шулай. Ошады ул миңа. Әзрәк көтсә, барыбер бергә булыр идек…  Ә ул көтәргә теләмәде. Ә бәлки… көтәргә дә уйламагандыр?..
Тагын бер бокал миңа!
 
Карамый… Чәчем тузганмы соң? Нигә мин аңа каныктым соң?! Ой! Мырауны ашатырга дип күршегә әйтемме соң мин?!. Чыгып шалтыратырга кирәк. Моннан телефонга үрелсәм, мине егетем, ирем белән сөйләшүем дип уйлап куюы бар. Юк, шалтыратмыйм. Мырау түзәр бераз. Хуҗаңның мәхәббәте аңа карамый әле монда… Ашау проблемасы түгел әле монда!
 
Бармагында балдагы юкмы? Нишләп мин моның турында элек уйламадым?.. Күренми. Болай текәлеп карап торсам миңа игътибар итәчәкләр – шуның кадәр муен сузалармы сон?! Хатыны булып, мине өстәленә чакырса, дурочка шикелле басып торырмынмы?..  Тагын бер бокал бирегез әле!
 
Ә аның хатынында нинди эшем бар ди минем? Булсын хатыны да! Минем мәхәббәтемә барнәрсә дә гафу итә алам мин!
 
Тагын бер бокал! Аһ, тәмле!
 
Булсын хатыны! Кояш астында җылынып алган! Хәзер минем чират! Миңа күп кирәкми. Чеметем генә… Зәңгәр галстукның борыы кәкреме соң? Моннан шулай күренә генәме? Юк. Кәкре. Хатыны нәрсә караган микән, кәкре борынлыгы кияүгә чыкканда? Акча диптер инде. Акча булганда кәкре борын күренмидер. Менә миңа читтән сразу күренә - борыны кәкре!
 
- Туташ, сезгә вино җиткәндер инде.
 
Карале син бу официантларга! Бир әйдә!
Әллә нәрсә качок та түгел икән. Теге вакытны бик көчле идең шул. Аударып кына ектың. Юк, заява да язмадым. Чөнки яраттым мин сине! Күрми мине. Корсагы бар кебек. Минем ише кызлар тәтеми шул сиңа! Шулай көч белән аласы каладыр инде! Мескен! Сукыр дурак! Корсаклы сукыр дурак! Корсаклы сукыр миңгерәү дурак! Көчләүче!
 
Зәңгәр галстук басып торган өстәл янындарак булган өстәл янына күчендем.
 
 
Өченче адым
 
Теге ап-ак күлмәкле официант килеп китте. Кулында бокаллар да юк. Нишләп йөри! Әллә кемнәрне алып тутыралар шушындый приличный кичәләргә!
 
Ярар. Үзем барыйм. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк безнең чорда. Бигрәк күзсез булдың. Борыны да кәкре түгел әллә ни. Каян килеп кәкре дип күргәнмендер? Нәрсә дип йтергә соң?! «Син мине таныйсыңмы?» - дипме? Әллә ничек…Фу. «Сәгатем ватылган вакытны әйтә алмассызмы?» Нишлим инде?! Ярар. «Галстугыгыз матур. Килешә. Миңа ошый. Сез миңа ошыйсыз! Мин сезне яратам, шуңа күрә полициягә дә хәбәр итмәдем теге вакытны!» - шулаймы?..
 
Кая, бер бокал! Юк, артыгын әйтергә кирәкми… Галстугыгыз матур. Килешә. Миңа ошый… Галстугыгыз матур. Килешә. Миңа ошый… Галстугыгыз матур. Килешә. Миңа ошый. Менә шулай.
 
Тукта, ике бокал алыйм әле. Берсен аңа сузырмын.
Киттем. Мин аннан ун адым ераклыкта. Сигез. Алты. Дүрт. Ике…
 
- Кһм!
- О! Әйе, рәхмәт, үскәнем! – дип ул миннән ике бокалны алды да, өстәл өстенә куйды, берсен – теге таза иргә этте.
Мин карап катып карап торам. «Галстугыгыз матур. Килешә. Миңа ошый» - әйдә, әйт инде!..
 
- Үскәнем, теге закускаларны да китерче! – Зәңгәр галстук миңа күзен ялтыратып алды да, галстук төенен  чишебрәк куйды, - Бар, бар, тиз генә!
 
Мин егалып китмәс өчен өстәл кырыена тотынып алдым да, күрше өстәл янында хәл алып тордым. Артымнан: «Бу официантка салганмы соң? Әллә кемнәрне җыялар хәзер приличный урыннарга. Менә бер вакытны шушындыйрак җирдә бер кыз белән таныштырдылар. Шушы официанткага охшаган бераз. Ну мин аны…»
 
Мин ишеккә атылдым.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзе сорап йөргәч шулай була инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узе чытлыкланган, узе низа булып барган, э аннан сон... ир акча калдырган. Монда тагын нинди дэвам булырга момкин?

      Хәзер укыйлар