Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Әйдә, аныңча булсын!

Быелгы  Сабантуй  көне  дистәләгән дус-туганнар очрашып, рәхәтләнеп аралашсын өчен  махсус   Аллаһе Тәгалә белән килешү төзеп,  сорап алынган, диярсең. Чалт аяз. Телләреңне салындырырлык эссе дә түгел,  бераз җиләсрәк.  Калтырап  утырырлык  салкын да түгел. Андый көннәргә дә туры килгәләгәне бар Сабантуйларның.

Күпләрне  өйләреннән чыгарып  бәйрәм буласы болынга төшертте бу  матур  июнь  көне. Инде  берничә  ел туган авылының  Сабан  туен  күрә  алмаган  Искәндәр,  өйдәгеләрнең  чыр-чу килеп  бәйрәмгә җыенуларын күзәтеп торды да:
-Мин алданрак  барып  әйләнеп килим әле, - дип,   үзләренең авыл очыннан ерак булмаган  мәйданга кузгалды. Ел саен диярлек  көрәшкә  чыккан  ир  үзенең  бу көнне шактый тансыклавын аңлап алды. Сабантуй  чабышкылары да шулай ярыш алдыннан ниндидер бер тынгысызлану кичерәләр бит,  каядыр  ашкыналар. Искәндәр дә, бәлки көрәшергәдер быел, дигән уйларының ныклы карарга әйләнә  баруын тойды: “Көрәшергә!” Эштән бушаган  араларда атна саен тәнен яздырып ала, шөкер. Шәһәрдә үз теләгәнеңне эшләү мөмкинлекләре күбрәк ич: бокска йөрисеңме,  милли көрәшкәме, әллә ирекле көрәшкәме – сайла гына.  Инде  гомеренең бишенче дистәсен тутырып килүче ирнең егәр–куәте әле сөбханалла гына иде.

Мәйдан әле йокысыннан уянырга теләмичә иркәләнеп ятучы иркә киленчәк кебегрәк  икән. Берле-сәрле  бәйрәмне оештыручылардан кала әлегә монда беркем дә күренми.“Йә, нигә ашыгып килдем инде мин шулай?” дип уйлап куйды ул. Аннары  үзенә ерактан кул изәүче ак түбәтәйле берәүне күреп алды. Рушан икән. Сабакташының энесе.
- Нихәл,  кайттыгызмыни? – дип үз итеп, кулларын күрешергә сузды Рушан. – Шәп иткәнсез. Алайса соңгы арада бер дә күзгә  чалынмадың әле. Синең турыда газетадан укып  та телевизордан карап  кына  беләбез ич хәзер.
- Шулайрак булды шул.  Абыеңнар ничек? Исән-саулармы? Әллә һаман   шайтан сидеген  “зәм-зәм суы”  диеп  сару кайнатамы?
- Ташлады ич ул гадәтен. Берничә ел инде авызына да алганы юк. Кыланасын яшьрәк чакта кыланып бетерде бугай. Күрсәттте инде.
- Көрәшәсеңдер бит? - Сабантуйда көрәшнең Искәндәрдән башка узмаганын белгән Рушан, сүзне икенчегә борып җибәрде. – Быел сиңа каршы чыгарлыкларны белмим әлегә. Тирә-күршеләрдән килсәләр генә инде. Ну, малай, яшьрәк чакта  ничек мәйдан тотты бит сезнекеләр, ә!
- Безнекеләр  кайтмаганмы? Белмисеңме?
- Кайтмаганмы дип... Кайтасылар шул син дә Фәрит  кенә инде хәзер.  Гаязны  ишеткәнсеңдер.
- Бүген иртән генә кайттык әле. Ишетмәдем, ни булган?
- Ул да киткән ...Өченчегез инде. Дуслары белән мәҗлестә утырган җиреннән “тәмәке генә тартып керәм” дип чыгып киткән, ди. Озаклагач, артыннан чыкканнар. Мунча кырыендагы  карт каен ботагыннан  салдырып алганда, әле суынып та бетмәгән булган, ди. Аптыраганнар дуслары. Бернинди ярамаган сүз дә булмады, гел гаилә, хатыннар, бала-чага, эш турында гына көлешеп сөйләшеп утырдык, диләр, ди. Нинди корт чаккандыр? Кара әле, абыйлар сыйныфында сез алты малай идегез ич, име? Өчегез генә калгансыз була бит, ә. Вәт дөньясы! Иллегез дә тулмаган ич әле.
Ул арада  Рушанны мәйданның аргы башына чакырып алдылар.  Җитез-җитез атлап (нәкь хуҗаларча!), ул  печәне тигезләп чабып алынган  түгәрәк  мәйданның  бәйрәм кирәк-яраклары  урнашкан ягына китте. Бәйрәм башланганчы,  тезәсен тезеп, көйлисен көйләп бетерәседер.
Гаяз да киткән... Әйтмәгәннәр иде шул әле.  Зәңгәр күзле,  аксылрак чәчле, төптән юан Гаяз. Гел елмаеп торучы, бераз гына юашрак Гаяз.  Белә ул нинди корт чакканын. Аңа ни дип әйттеләр икән инде?! “Кысыр!” диделәр микән? Юк, дуслары белән бергә утырганнар диде бит Рушан. Алай артыңнан  гына сөйләп калырга мөмкиннәр. Шаяртканнардыр инде.  Эчкә тел ачкычы кергәч, һаман да шул тозсыз шаяртуларына күчкәннәрдер. Әйдә, булдыралмасаң, ясап бирим, дидеме икән  берәрсе? Миңа шулай дигән иделәр бит. Әллә “төнлә хөкүмәт эшендә йөрмиләр аны,  башка эшне  тырышыбрак  эшлиләр”,  диделәрме икән?  Балалары булмауны болай да бик авыр кичерә иде бит  ул. Күп балалы гаиләдә туып үс тә, тупырдатып  сөярлек бер балаң да булмасын инде. Соңгы очрашуларында, чишелеп китеп, һаман да шул салып алгач инде, хыяллары турында сөйләп алган иде ир  Искәндәргә. Биш ел элек иде бугай.
- Дүрт бүлмәле  фатирыңның һәр бүлмәсе саен бер малай булсын иде ул. Үзем  шунда  ишек катында гына да йоклар идем. Эһ! Булмады бит! Менә дигән хатыным бар, эшем бар, ашым бар дигәндәй, ә  дөньяның шул бер ягы китек булса, күзгә берни дә күренми икән ул, малай.  Нинди  бәхетсез  булдык соң без, ә? Бәхетеңне  сыер сөзгәч!..
Аннары  ул үзенең бераз гына тоныграк, ләкин шактый ук моңлы тавышы белән  җыр да сузган иде әле.
 Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.


Эһ, Гаяз, Гаяз... Күңелең китегрәк  чакка  туры  килгәндер инде ул мәҗлесегез дә. Гарьләнгәнсеңдер. Эчеңдәге шайтан суы да көч биреп торгандыр.
Иң  беренче  безнекеләрдән Җәмил китте. Утызы да тулмаган иде әле. Кызу иде Җәмил, дуамалрак иде. Дөрт итеп кабынырга  гына  тора  иде.  Әшнә-дуслар белән  су буенда  салып утырганнар, ди. Сүз  арты сүз киткән. Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә дә бит ул. Аракы –шайтан эчтә булганда, кемнең  уйлап сөйләгәне бар?! Кемдер шунда (хәзер кайсы башлаганын берәү  дә хәтерләми инде) “ синең чалбар эчендәге  нәмәрсәң тереме соң ул?”  диеп әйткән, ди.Синеке кебек чибәр хатынга гренадерың  үрә катып сәлам бирергә  тиеш  дип  хихылдаган, ди. Шуннан киткән инде... Секунды белән ярсып киткән Җәмилне туктатырлык көч булмаган. Бер  кулы белән  алларындагы бөтен эчемлек-кабымлыкны  сыпырып төшергән, ди.  Аннары ачы итеп бер сүгенгән дә  янәшәдә утырган  шешәдәшенең күлмәк  изүеннән эләктереп күтәреп торгызган да алып ыргыткан. Аның кызганда куркыныч булуын  белгәнгә,   кайсы кая  качарга  маташкан. Куып тотып, кемгәдер типкән, кайсындыр  сугып еккан.  

... Яралы аю тавышлары чыгарып  әрәмәлек эченә кереп киткән  Җәмилне иртән   көтү куарга  чыккан  авыл хатыннары абайлап алган.  Анысың соңгы  мизгелләренә   су буендагы  йөзьяшәр  тирәк кенә  шахит булган. Сүзнең башыннан элек төбен уйла да соң.  
Аннары  Фердинандны кайтарып күмделәр.Ни булганын сөйләмәделәр.Авыл картлары гына  мордар киткәннәрне  мөселман зиратына күмү дөрес булыр микән дип хәзрәт белән киңәшләшеп торганнар, ди.

Өчәү калганбыз икән.  Ирекне теге кайтканда күргән иде. Берничә  ел Казанга китеп яшәп алдылар да гаиләсе белән авылларына кайтып төпләнделәр. Теге кайтканында  ун яшьлек  бер малай  иярткән  иде. Башка балалары булмады. Шулай  тату гына яшәп яталар бугай.

Искәндәр көлемсерәп куйды. Башка балалары булмадымы? Ничек булсын инде?! Әллә син дә базарда сыерын сатарга җыенган хуҗа шикелле “мондый сөтле сыер үземә дә кирәк” дияргә җыенасың инде?.. Сыер дигәннән, бәхетеңне сыер сөзгәч , дидеме әле  Гаяз? Сыер түгел,  кешеләрнең битарафлыгы  шундый хәлгә калдырды безне. Алтыбыз да бит! Алтыбыз да үсмер чакта  эләктергән чирнең касәфәтен күрдек. Авыл фельдшерының томаналыгы да булган инде монда, әти-әниләрнең белексезлеге дә. Ник беребезне  табибларга алып барсыннар шунда. Берничә көн өйдә яттык та йөрдек инде мәктәпкә бер-беребезне чирләтеп. Чире дә бит  нинди, урысның чучкасын шулай атыйлар. Менә шул  “свинка”  әшәке эшен эшләде дә инде безгә карата.
Уйларына бирелеп утыра торгач, Искәндәр  инде мәйданның шактый җанлана башлавын абайлап алды. Әле машинада, әле җәяүләп, ялгыз да, гаиләләре  белән дә Сабантуйга халык килә башлады. Ир дә, агачлар ышыгындагы урыныннан торып, үз өйләренә таба атлады. Менә сиңа яшь айгыр! Ашкынып нигә килде инде ул бирегә?! Өйдәгеләрне кайтып алырга кирәк.    
Урам башына җитәрәк таныш тавыш туктатты аны. “Баа-а-а, яшьти!” Үзен  әле күрмәсә дә, бөтен күзәнәкләре тартылып килеп , “Нурбисал малае!” дигән уй  булып  чәнчеп үтте күңелен. Сабакташ! Рушанның абыйсы. Ничек шулай бер гаиләдә икесе ике төрле булып үскәннәрдер. Энекәше тыныч, акыллы, кешегә авыр сүз әйтмәс. Нәкь әтисе инде. Ну монысы! Анасының теле без булса, монысыныкы шөшле инде. Кечкенәдән шулай кыз-кыркынны елатып, малай-шалайны үртәп тәм тапты.
Тавыш килгән якка борылса да борылды, борылмаса да борылды инде. Тыкрыктан  чыгып килгән  Ревоның исә авызы ерык:
- Сабакташ та кайткан икән! Нәрсә, һаман дуадак каз шикелле ялгызыңмы?
Башлана икән, дип уйлап куйды Искәндәр.  Аның соравына җавап биреп тормыйча, сабакташының эзенә үк басып килгән  хатыны белән балаларына  сүз катты:
- Арулармысыз  барыгыз да?  Егет белән кызны үстереп бетергәнсең ич син, күршекәй.

Ревоның  хатыны – күршедә үскән  чибәр Гөлшатның битләре алсуланып китте. Ул елмаеп:
- Үсәбез шул.  Озакламый күрше абыйсы шикелле Сабантуй батыры да булыр әле безнең улыбыз, - дип,  атасына тартым   улына карап алды.
- Орлыгы Бохарада булмагач, менә нинди дәвам үсә бездә! - Рево канәгать елмаеп Искәндәргә карады. – Син генә ул Бохарадан да ераграк заказ бирдең, ахры.
Иренең әче теллелеген белгән Гөлшат, балаларын ияртеп, тизрәк китү ягын карады.
- Гаепкә алма, сабакташ,  чын күңелемнән жәлләп әйтүем. Берегезнең дә бәхете булмады  шул, име?

Искәндәр, бар булган түземлеген җыеп,  тыныч калырга тырышты.  Һәр очрашуда Рево  сүзне  шул якка борып, аның авырткан сөяленә басып тәм таба иде. Яшьрәк чакта кызып киткән чаклары да булмады түгел, булды. Хәзер басылды инде ул. Кисеп алып этләргә ташласаң, эт тә яламаслык теле белән бөтен кешене  биздереп бетергән Рево ич ул. Әтисе олы улына Рево, икенчегә кыз туса Люция кушам дип хыялланган булган икән дә, малай туган. Менә шулай  түнтәрелеш кисәве  булып яшәп ята инде сабакташы. Исем җисемне билгели диюләре дә дөрестер, күрәсең.
- Аллага шөкер, тормышымнан зарланмыйм , яшьтәш.
-  Юк , син тартынып торма, без бит үз кешеләр. Әйдә, гәпләшик әле иркенләп. Гаязны  да күмдек, әйткәннәрдер?
- Әйттеләр.
- Ирекне күргәнең бармы? Бер бала ияртеп кайткан да, хәзер шуны үзенеке дип әйтә. Үзенеке түгел икәнлеген беләбез бит инде, кһмм... кһмм...Үз башыңнан үткән. Бер мине саклаган Ходай Тәгалә. Гөнаһларыгыз булгандыр инде.
Искәндәр, йодрыкларының йомарлана башлавын тоеп, сабакташының  чыраена  күтәрелеп карады.
- Әллә  Аллага да ышана башладыңмы?
- Кәк же, мәчеткә дә йөрибез. Как палужены.

Искәндәрнең йөгерек  уе  моннан  унбиш еллар элек булган  хәлләрне тартып чыгарды. Әйе, утызның өстенә чыккан гына иделәр әле. Кунакка  кайткан иде. Каралты-кура тирәсен караштырып йөргән чакта, бакча ягыннан  сулкылдап-сулкылдап  елаган тавыш ишетеп алды. Койманың  икенче ягында җиргә чүмәшкән дә  күрше кызы Гөлшат  сулкылдый икән. Кара кашлы, кара күзле  чибәр Гөлшат. Сеңелесе кебек якын күргән күрше кызы ул. Сабакташы Ревога кияүгә чыккан иде биш ел элек. Их, сукыр шул кызлар гашыйк чакларында. Нәрсәсен тапкандыр шуның. Авылларында бер зәһәр телле егет ич инде. Матурлыгы күзен томалагандыр. Озын буйлы, төз гәүдәле,  үзенең  кызларга ошавын белеп  һаваланган Ревоны сайлады ул. Яшь иде шул. Унсигезе тулган гына иде кияүгә чыкканда. Хәер, тегесе дә елан чаккан телендә сандугачлар сайрата белә иде кирәк чакта. Күпме күз яшьләре түктерде ул  гыйшык-мыйшык уены уйнап кызлар белән.  Уйный да ташлый,  гашыйк иттерә дә берәр җүләрен, аннары  көлеп йөри башлый. Хәтта бәхәскә кереп тә кызлар башын әйләндереп йөргән, диләр.
- Ни булды, Гөлшат? - дип сак кына сорады ул шул вакытта.

Кыз, сискәнеп китеп,  аңа күтәрелеп карады. Әле кайчан гына нурлар чәчеп торган күзләрдә әйтеп бетергесез әрнү-газап иде. Күз төпләре күгәргән. Күгәргән урыннар кул-муен тирәләрендә дә күренә. Кыз дәшмәде. Аның бугазына килеп бөялгән төерне йотып җибәрүе күренде.
- Юк ла, болай гына... Егылдым.
- Гөлшат, сеңелкәем,  сөйлә, ни булды? Кем тиде сиңа? Ревомы?

Кыз янә елап җибәрде. Ничә көннәр  буе  җыелган  үпкә-рәнҗүләре күз яше булып акты да акты. Искәндәр койма аша сикереп чыгып, сабыр гына күршесенең  тынычланганын көтеп утыра  башлады. Элегрәк бөтен серен аңа сөйли торган эчкерсез, самими Гөлшат  ич бу.

Акрын-акрын, сүз арты сүз, кыз бөтен борчу-кичерешләрен  сөйләп ташлады. Әйе, Ревода иде сәбәп. Аракыга хирысланып киткән икән ире. Җитмәсә, көнләшә, ди. Эчеп алган саен, диварга терәп сорау алу гадәтен алган икән. Үзе чак аягында тора, үзе  бер кулы белән хатынын  терәтеп куеп сорау ала  икән.
- Кичә кибеттән кем белән кайттың? Әйт яхшы чакта, мин бит барыбер беләм. Миңа синең кемнәр белән себерелүеңне сәгате-минуты белән җиткерә торалар. Әйт! Әйтәсеңме – юкмы?
Нинди генә җавап та аны тынычландырмый. Сыйныфташым дисә дә гаепле, күршебез бит, дисә дә – барыбер “зиначы”.
Җитмәсә, һәр җавап саен  икенче кулы белән диварга китереп тондыра. Кайвакыт ярсуы шул хәлгә җитә, болай да куркуыннан  көчкә  басып торган  Гөлшатны уңлы-суллы яңаклый башлый. Үз-үзен кыздыра–кыздыра да дерелдәп торган кызны караватка алып ыргыта. Ырлый, тешли, көчли.
Аннары бераз тынычланып алгач:
- Бар, тагын төшерт баланы. Беләм мин сине. Син юри миннән бала табарга теләмисең, - дип, теленә нәрсә килсә , шуны тезеп китә.
Гөлшат сөйләп бетерде дә, һәрвакыт яклаучы, киңәшчесе булган Искәндәр  абыйсына карады:
- Нишлим, абый? Бер гаебем дә юк бит. Түзәрлегем дә калмады. Әтиләргә бу турыда әйткән идем, үзең сайлаган яр, безнең нәселдә аерылып кайтучы юк, диләр.
- Менә нәрсә. Болай үзеңне рәнҗетеп яшәргә юл куйма, яме, акыллым. Син бит  безнең гел елмаеп,  гел шат булып яшәргә тиешле күршебез. Әти-әниең белән сөйләшермен. Монда каласың. Аннары карарбыз.

Шуннан соң  күршеләре белән җитди сөйләшү булган иде. Аңладылар ата-ана.
Аннары Револарга китте. Максаты ул ир имгәген үгет-нәсихәт белән  денгә кертү иде. Кыйналып торса да, яратам, ди бит җүләр кызыкай.
Идән уртасында атна буе кырынмаган, туктаусыз эчүдән күз-кабаклары шешенгән бер  мәхлук ята иде. Салкын суны чәйнеге белән башыннан коеп ул сәрхүшне уяткач,  торгызып утыртып, аның аталы-аналы сүгенү сүзләрен  тыңлаганнан соң, күрше кызына тырнагы белән  генә чиертсә дә, башы төрмәдә чериячәген  тукыды ул. Катлы-катлы,  аңларлык иттереп.

Шуннан соң нәрсә? Берничә ай ата-анасы янында яшәгәч, ялынып-ялварып алып кайтты ул Гөлшатны. Эчүен сирәгәйткән, диделәр. Кыйнавын туктаткан, диделәр. Ә балалар? Тукмауның бер сәбәбе бала булмау иде ич әле.

Рушан белән сөйләште ул бу турыда. Рушан медицина институтын тәмамлап, үз районнарында эшли башлаган  иде. Сөйләшү җитди булды. Ике табибның ачыктан-ачык сөйләшүе. Баласызлыкның сәбәбе Ревода булуын аңлатты ул аңа. Аннары... Аннары Рушан Гөлшатка донор булды. Ике балага да  үзенең орлыгын бирде. Бу авыр процедураны үзе башкарды Искәндәр. Әлбәттә, бу турыда Рево белмәде. Гаҗәбе шул: малай койган да куйган атасы инде. Шул ук буй, шул ук күзләр. Кызлары да аңа охшап озын керфекле, бөдрә чәчле.
- Нәрсә мәрткә киттең, яшьтәш? Бәлки, сиңа да мәчеткә йөри башларгадыр, ә? Берәр балалы хатынга да өйләнеп куйсаң. Йортка керсәң дә инде... кем гаеп итсен. Бөтен кешенең дә язмышы  уң булмый инде. Нишлисең бит, сиңа кысырлык язган.

“Әйтәм бит хәзер имансызга чын дөресен!” дигән уй  чеметеп алды Искәндәрне. Аннары әле генә елмаеп узып киткән Гөлшатны, аның яшүсмерлек чорына кереп баручы  балаларын күз алдына китерде дә  кире сүрелде. “Әйдә, аныңча булсын...”

Шулвакыт ул үзенә таба йөгерүче күбәләктәй кызчыкны күреп алды. Күпертмә итәкле алсу күлмәк, чәчәкле бантлар кызчыкны чып-чын күбәләккә әйләндергәннәр.
- Әти!  Әтием!

Кызчыкның яңгыравык тавышы әтисен күрү шатлыгыннан тагын да сөенечлерәк  төсмерләр алып, бөтен урамны яңгыратты. Аның артыннан бәйрәмчә киенгән ике малай, алар янәшәсендә   яшүсмер  кыз  белән  мөлаем гына яшь  хатын  атлый  иде.

“Әйдә, аныңча  булсын!” дип  көлемсерәде дә  гаиләсенә каршы атлады Искәндәр. Ачылган авызыннан  гомерендә беренче тапкыр ни акка, ни карага  бер сүз  чыгара алмый басып   торган   элекке  сабакташын ул инде бөтенләй оныткан иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    тормышта нилэр генэ булмый!Бик яхшы язгансыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рево кебеклэр мэчеткэ йорде ни, йормэде ни... Теллэренэ хужа була белсеннэр иде башта... Шунын теле ничэ кешене харап иткэндер дэ инде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Очы кырые юк. Бразилия сериалы кебек

        Хәзер укыйлар