Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Ятим хисләр

Күктән, Җаным, күрәсеңдер,
Күзләрем сагышларын...
Ишетәсеңдер, иштәсеңдер
Синсез тынсыз җырларым...

Сөеп-көеп тик хисләрем
Яши hаман... ятимләр...
Йолдызларга тиңләнепме?!
Канатсыз янып хисләр.

Ишет мине, Җаным, ишет!
Хисләрем ташып аксын...
Булсаң да син еракларда -
Тын җырым сине тапсын!

Мәңгелектә ак юлыңда,
Мин якты нур яныңда...
Чыгарсыңмы минем юлга?!
Хисләр илтсә яныңа?

Сөеп-көеп тик хисләрем
Яши hаман... ятимләр...
Йолдызларга тиңләнепме?!
Канатсыз янып хисләр.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар