Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Яна ут кыяда...

Акчарлактай оча хыялым,
Тирән диңгез... диңгез буйлап.
Күбәләктәй тарта мине,
Янып торган ут кыяда...

Тоткарланмый уза кораблар,
Каланча лампасы өстен...
Корабта ерак - якын язмыш,
Ике йөрәк яна кискен...

Һавада кошлар, Җил hәм Сулар,
Сагышланадыр тормыштан?!.
Яктылык тик, биек Маякта,
Котылмас хыял саклыкта...

Сыеныч - яна ут кыяда,
Текә ярлар көтмәгәндә...
Һава белән Җир арасында-
Көтә бер ут диңгезләрдә...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энже гажэеп шигырен очен бик зур рэхмэт исэнлек саулык сина зур унышлар

    Хәзер укыйлар