Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Соңгы биш минутта


Автобус төнге юлдан җилдерә.Йолдыз кызларын иртәдән үк куера башлаган яңгыр болытлары тоткынлыкка алган бугай: төн кап-караңгы. Әледән –әле болыт букчалары тула да түгелә, тула да түгелә. Мондый юеш, караңгы юлларны бик яратмый Артур. Төнге рейсларга да теләмичә генә чыга. Тик нишләтәсең - эшең шул булгач. Ул сәгатькә күз төшереп алды: төнге беренче ярты булып килә, тагын дүрт сәгатьтән Ижауда булырлар. Салондагы кешеләр инде йоклап беткән диярлек. Кичтән үк бөтен кешенең игътибар үзәгендә булган кечкенә кызчык кына тынычсызлана. Күз тидергәннәрдер инде. Күпме кеше күз уңында булды ла ул сап-сары чәчле, зәңгәр күзле нәни курчак. Артур елмаеп куйды: аны да өендә шундый ук тере курчак көтә. Иртән торышка , гадәттәгечә, әтисенә килеп сарылыр, “миңа нәрсә алып кайттың?” дип бытылдар. Йокысы туймаган ир - хатынына ачуланып караса да (тагын йоклатмыйлар!), кечкенә Аидасына бер сүз дә әйтә алмас, чупылдатып үбеп алыр да урыны янында ук яткан сумкасыннан күчтәнәчләрен чыгарыр... 
Әйе, көйсезләнде әле Карина. Башка юлы автобус барган көйгә бик тәмләп йокыга китә иде, бүген һич тынгы бирми. Ана кызчыгын кулына күтәреп биетеп карады. Тик караңгы салонда карарлык нәрсә тапмаган бала тагын шыңшуын дәвам итте. Янәшәдә утырган үсмер улы да ярым йокылы тавыш белән сузып кына: “Баю-бай...” дип карады, юк инде. Алгы утыргычлар арасыннан чупа-чупслы кул күренде: 
-Мәле, кояшкаем. 
-Ярамый аңа, әби, бәләкәйрәк ич әле, диатезы да бар. 
- Бераз булса да алданып торыр. Әнә ич , туктады. Иии , җимешем... Нигә азаплатып йөртәләр соң сине ерак юлларда? 
- Әниләргә кунакка барган идек. Менә хәзер әттәсе янына кайтып барыш. Әти-әни олылар, ерак юлларда йөри алмыйлар хәзер. Кайтмый торсак, сагыналар. Җәй ич, матур вакыт, ике атналап торып килдек әле. 
-Ирне алай озакка калдырып йөрмиләр, бәбкәм. Дус бар, дошман бар. Дус дип йөргән хатыннарың дошманга әйләнмәсен. Дөньясы тулы гыйбрәт...- 
Карчык үз урынына җайлабрак утырды да уйга талды бугай. 
-Юк, минем Сашам андый түгел ул, - дип елмайды хатын. Ни гаҗәп, кызчыгы, тынычланып, йокыга китәргә исәпли иде. Көтеп алынган икенче баласының сөт исе килеп торган йошмак бөдрә чәчләреннән үбеп алды да күзләрен йомды. Алҗыткан... 
Алгы рәтләрдә тагын берәү йокламый икән әле. Көн белән төнне саташтырган яшь буын вәкиле - җитү чәчләрен учма итеп җыеп куйган, бер колагына боҗра аскан егет тә йокламый икән. Ул планшетына килгән язмаларны укый да көлемсери, укый да көлемсери. Кинәт аның каш аралары бер-берсенә якынлашты, ул, ачу белән: “Дура” дип куйды. Экранда: “ Син папаша булачаксың, җан кисәгем”, - дигән язу яна иде. Янәшәсенә йөрәк рәсемнәре, смайликлар тезелгән. Әле укуын да бетермәгән килеш, гаилә камыты тагарга башына тай типкәндер аның. Егет, кызуланып, “дура, нәрсә, саклана алмадыңмы әллә? Кайсы гасырда яшисең соң син?..” кебегрәк сүзләр язарга уйлаган иде дә туктап калды. Кызның абыйсы бик текә, өзеп алып, кулыңа тоттырыр ирлек горурлыгыңны. Нишләргә соң? Бәлки әле, шаяра торгандыр юләр кыз. Ярар, поживем- увидим. Аның куллары “приеду- поговорим” диеп язарга үрелде... 
Төнге юлларның бер ягы әйбәт: машиналар аз. Ара-тирә фуралар гына очраштыргалый. Артур күз кырые белән генә автобусы артына тагылып диярлек барган бер КамАЗны абайлап алды. Күрәсең ич, миндә кешеләр, һич кенә дә тизлекне арттыра алмыйм, гафу ит, брат, дип көлемсерәде ул. Алдагы торак пунктка кадәр тагылып бармый хәлең юк инде. Ярар, “тише едешь- дальше будешь”. Ашыкма син, ашыккан ашка пешкән. 
Ул шулай диеп уйларга өлгермәде, артына тагылган йөк машинасы, кинәт кенә тизлеген арттырып, алга ыргылды. Һай, ахмак! Аннары мин синең фураңа тагылып барыйммы инде? 
Артур да, әллә кинәт уянган кирелеген җиңә алмыйча, әллә пассажирлар утырткан автобуска карата аеруча игътибарлы булырга кирәк, дигән язылмаган канунны бозган шоферга ачуы чыгып, тизлеген арттыра төште. КамАЗ беразга артта калды да янә куа башлады. Инде кабиналар тигезләшә дигәндә генә каршы яктан якынлашкан ут Артурны күзсез калдырды. Калганы мизгел эчендә булды бугай. Бөтен тереклек ах-уһ белән тулды, ыңгырашкан тавышларны үзәк өзәрлек тавышлар күмеп китте. Әйләнеп капланган автобусның эчен ялкын чормап алганын Артур инде күрмәде дә. 
Ә бу вакытта үзенең йөкле булуына, озынчәчнең дәвамын йөртүенә сөенергә дә- көенергә дә белмичә торган берәүнең телефонына смс килеп төште : “Приеду” диелгән иде анда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар