Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

САБАК БИРМӘГӘН “ТЫРМАЛАР” - 4

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5030

4. Никах көне

Барсам да бардым, бармасам да бардым, диләрме әле. Мин дә нәкъ шундый халәттә Миңзифа апайларга чыгып киттем. Сеңелемнең бәхетенә сөенә-сөенә бардым дия алмыйм. Мин инде “кияү балакай”ның ниндирәк кеше икәнлеген чамалый идем. Ничек Миңзифа апай кызын рәнҗеткән кешене кияү итәргә җыенган, менә монысы, чынлап та, гаҗәп иде. Ничек Зилә янә кабул иткән ул “монстр”ны? Баруымның сәбәбе шул сорауларга булса да җавап табу иде.
Саша-казакның кыяфәтен әле күрмәсәм дә, бик матурлардан түгел икәнлеген аңлый идем инде. Шок халәтендә иде ич беренче көннәрендә Зилә. Менә хәзер шок миңа күчте. Беренче уем: “Шаһгали!” булды минем. Кыска буйлы, кәкрерәк аяклы, зур башлы, маңгай ягыннан инде пеләшләнә дә башлаган бер ир кисәге. Чәчләре бөдрә булып, ул аларны шактый җитү итеп үстергән. Ник үстергән, билгесез. Ул бөдрә чәчләр өстәвенә тыңлаусызлар да: күлмәк җиленнән дә төрлесе-төрле якка очып, тузганак рәвешен алалар иде. ”Одуванчик!” дип үртәделәр микән урыслар. Кайда монда казаклык? Нинди казак булсын, клоун икән бу, дигән уйларымны эчкә йотып, Миңзифа апай янына кухня ягына кереп киттем. Монда аш-су янында тагын берничә хатын-кыз кайнашканга, кичәдән бирле телемнән төшәргә торган сорауларымны бирергә кыенсындым, әлбәттә. Минем булышуымны да кирәксенмәделәр, зал ягына чыгарып җибәрделәр.
“Тузганак-казак-клоун” Зилә янәшәсендә диванда утыра иде.
- Уйлап бетердеңме соң, сеңелем?- “Кияү”нең татарча белмәве шәп булды әле, борчыган соравымны бирми түзмәдем. – Ничек котылганыңа сөенеп йөрисеңдер, дип уйлаган идем мин.
-Ярата бит ул мине, апа җаным.
- Ә син?! Тиң түгел икәнлегегезне күрмисеңмени? Нинди никах ул тагын?

Шул чак сүзгә Тузганак кушылды:
- Вы обо мне, да?
- Да, милый. Апа спрашивает о наших намерениях. Желает нам счастья.
- Спасибо, апа. Я очень люблю Зилю. Сделаю все, что в моих силах, чтобы она была счастлива.

Минем каршымда бик бәхетле парлар утыра иде, диярсең. Әгәр дә моннан алдагы хәлләрне белмәсәм, икесенә дә киләчәктә бәхетле көннәр тели башлаган булыр идем, мөгаен. Гадәттәгечә инде. Тик минем күзләр ялгыш адымын ясарга җыенган сеңелемнән башканы күрмәде бу юлы.
- Зилә балакаем, никах дисез дә бит, киявең мөселман диненә күчәмени? Мөслимә кызларның башка диндәге кешегә никахы хупланмый бит ул. Миңзифа апай ни ди бу турыда?
- Мин кечкенә бала түгел бит инде, апа җаным. Үзеңә кара, диде ул. Ә мин уйладым-уйладым да, тәвәкәлләдем әле. Әнкәй, никах укытырга кирәк, дигәч, анысына да ризалаштым.
- А Саша знает, что ему придется принять ислам ради тебя? Он на это готов? - Мин инде соравымны “кияү”гә карап бирәм. Бу аңлашылмаучанлык кынадыр, ачыклык кертермен дә, бар да хәл ителер кебек.
- Бог един, мне без разницы кому верить, Христу или Могамеду, - дип елмая бу миңа карап.

Имәндә икән чикләвек! Зиләнең дин белән алыш-биреше бик аз булуын белә идем инде, монысы тагын да ераграк киткән бугай.Шулчак күзем Тузганакның муен уентыгына төште, күлмәгенең бераз ачыграк калдырылган изүеннән кара бау күренеп китте. Аңлавымча, тәресе иде ул булачак “мөселман”ның.
- Крест –то придется снимать, - дим моңа, тәрегә ишарәләп. “Киявем” нең йөзе бераз каралыбрак китте дә янә ачылды.
- Разве это так важно? Могу и снять. Бог он у меня в душе, а кресты всякие, святые мощи- это все предрассудки. – Ул тәресен салырга дип, күлмәк төймәсен ычкындыра башлады. Әллә юри, әллә аны-моны уйламыйча онытылып китеп, берничә төймәсен ычкындырды да тәренең бавын чишәргә тотынды. Мин ирнең ачылган изүендәге сурәткә карап каттым. Ирнең йонлач күкрәгенең нәкъ уртасында күк-шәмәхә төсендә зур гына тәре ясалган иде. Монысын инде салып та, юып алып та булмый иде.
- Әй Аллам... – Шулвакыт зал ишегенә сөялгән Миңзифа апаның агарынган йөзе күренде. Ул да “кияү”нең күкрәгенә ясалган тәрегә карап тора иде.
Кызының “ул минем өчен динен алыштырырга да әзер” дигән сүзләренә алданып башлаган гамәленең фарс кына булачагын аңладымы, апабыз кинәт кенә бөтен хәстәрләрне туктаттырды да:
- Юк, чукынган урыска бирә торган кызым юк минем, - диде.

Бүлмәсенә кереп китеп, бер-бер артлы даруларын йотучы әнисенә карап, ни әйтергә дә аптыраган Зилә ике ут арасында иде. “Ана берәү генә ул, ирләр бетмәс әле, әниең сүзеннән чыксаң, барыбер бәхетле булалмассың” дия торгач, түзмәде - Тузганак – “кияү”не озатып җибәрде ул.
Бу хәлләрнең шаһите булган барлык туганнар, җиңел сулап, өйләргә таралыштык. Тагын бер бәхетсез гаилә корылмый калды- безнең моңа иманыбыз камил иде.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5060
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    дэвамын котэм,тизрэк языгыз инде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия, булдыргансын!!! Синдэй сэлэтле кешелэргэ сокланып карыйм! Бер тында, бик рэхэтлэнеп укып чыктым. Телен гажэеп бай! Жинел укыла! Хэзер инде туземсезлек белэн дэвамын котэм! Унышлар, дустым!!!

      Хәзер укыйлар