Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Рәхмәт сиңа, Ходай

Мәсхүдә ЗАКИРОВА шигырьләре

Мәсхүдә ЗАКИРОВА

 


Шигырь  язам                         
                                          Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
                                           Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
 Мин дә шулай,
Тукай белән Җәлилдән гел үрнәк алам.
Шигырь белән җаннарыма дәва табам.
Юк,үрләмим биеклеккә, мин бары тик
Күңелдәге хисләремне җырга салам.

Кулларыма кәгазь алам, кәлам алам,
Язам, сызам, ертам, тагын язам...
Кемгә кирәк бу юллар дип туктап калам.
Үз-үземә менә шулай җәза табам.

Уй-хисләрем кәгазьләргә сыяр микән?
Язуын язам, ә кем укыр, тыңлар икән?
Кәлам сынар, кәгазь тузар, ә күңелем
Берәр вакыт ярсуыннан тынар микән?

Җәлил белән Тукайдан мин илhам алам,
Янып, газапланып шигырь язам.
Челтерәп аккан язгы ерганактай
Шигъри диңгезләргә юллар ярам.

Шагыйрьләрдән моңнар алам, иман алам.
Туган телдә язуыма мин шатланам.
Тукай , Җәлил иҗатына мин сокланам,
Бер милләттән булуыма  горурланам.

Рәхмәт сиңа, Ходай, Тукай, Җәлил өчен!
Алар даhи, ә мин бары газиз балаң...

 Лангепаска кайтам

Туган җирдән торган җир яхшы дип,
 Борынгылар белми әйтмәгән.
Себер ягындагы шушы шәhәр
Язмышыма минем бәйләнгән.
Кыз баланың язмышына язган
Туган йорттан ерак яшәүләр.
Туган йортта бары кунак булып,
Сагынып кайтам шушы шәhәргә.

Минем өчен торган җир булса да,
Туган җире кызым , улымның.
Алар өчен Лангепастан якын,
Кадерлерәк шәhәр булырмы?

Тик шулай да язлар җитү белән
Куңел тарта туган якларга.
Туган якның саф hавасын сулап,
Туган туфраклардан атларга. 

Җанга рәхәт, тәнгә сихәт алып,
Чишмә суын авыз итәргә,
Балачакта йөргән сукмаклардан
Яланаяк кабат үтәргә.

Туган якта гына дәва табам
Сагынып өзгәләнгән җаныма.
hәр җәй саен яңа көч-дәрт алып,
Тагын кайтам Лангепасыма!

Рамазан 
Гает көне , Корбан бәйрәмнәре 
Календарьда урын алмаган.
 Тик шулай да бала чагымнан ук
Якын бәйрәм миңа Рамазан.

Хәтеремдә калган: бәйрәм җитсә,
Коймак төшә майлы табадан.
Нинди бәйрәм бүген, әйтче, әбкәм?
Бик зур бәйрәм бүген, бәбкәм, Рамазан!

Әбиемнең изге догалары
Колагымда яңгырый яңадан.
Татлы бала чагым, бкәм назын
Хәтерләтә миңа Рамазан.

    
Чәкчәк     
Өстәл өсте бигрәк куркәм!
Чәкчәк бизәп тора икән!
Чәк-чәк кенә авыз итсәм
Әбекәем сизәр микән?

Ай-яй, тәмле, тел йотарлык,
Балы да күп, мае да мул!
Чәк-чәк кенә каба торгач,
Чәкчәк бетте-китте дә шул!

Исеме дә чәкчәк кенә!
Капкан идем чәк-чәк кенә...
Туктый алмый сыпыртканмын
Онытылып, тәмләп кенә!

Әбекәем сүз әйтмәде,
Сау бул, бәбкәм, зур үс, диде!
Чәкчәк кебек тәмле телле
Син булырга тырыш, диде.


Әнкәй оекбашы
Чорналанып беткән уйларымны
 
Ошатамын әнкәй йомгагына.

Бишинәдән төшкән оекбашны
 
Киеп йөрдем әле яңа гына.

Җылы оекбашлар, бияләйләр

Күпме салкыннардан саклаган.

Кичләр буе йонын язып, эрләп,

Бәйлим диеп, әнкәй ятмаган.

Бик кадерләп саклыйм соңгы парын,

Сирәк кенә аны киямен.

Әнкәй кулларының җылылыгын

Мамык йоннарында тоямын.


Барыбер юлны табам
Күз алларым томан
Чыгалмасмын сыман...

Нигә, Ходай, мине
Гел сыныйсың һаман?

Уйларымда буран
Ак юрганын сырган.

Атлап булыр микән?
Чыгалмамын сыман...

Юк, чыгарга кирәк!
Атлыйм алга таба.

Юк, атларга кирәк!
Хәзер юлны табам!
Яран гөлләрем
Яран гөлем кызыл чәчәк атты

Тәрәз төпләремне балкытып.


Эх, яшисе иде янып-кызып,

Сүндермичә йөрәк ялкынын!


Яран гөлем алсу чәчәк атты

Алсуланып таңнар атканда.


Таң артыннан яңа көннәр туды,

Яшәү матур, ямен тапканда!


Яран гөлем ап-ак чәчәк атты

Аклык белән бизәп көннәрем.


Күңлемне пакьлап, тәрәз төбем ямьләп

Чәчәк ата яран гөлләрем!

Орхидеяләр
Тәрәзәмнән күреп, күршеләрем

Нинди матур бу гөл, дияләр!


Өебезне ямьләп,чәчәк ата гөрләп
Матур гөлләр – орхидеяләр.


Яфракларын сөртәм,
Һәр иртә су бөркәм,

Хезмәтемне алар бәяләр.


Күңлемне юатып,

Шау-гөр чәчәк атып,

Шатландыра орхидеяләр!


Туган җирләрендә


Сокланып ул гөлгә

Кыя-ташлар башын ияләр.

Тау-ташларны ватып,

Тамыр җәя җиргә


Горур гөлләр – орхидеяләр!


Аллы-гөлле ситсы чәчәкләрдән

Әйтерсең лә күлмәк кияләр.

Ыспай кызлар сыман тезелешкән

Затлы гөлләр – орхидеяләр!

ТАЛЛЫКОЕ
Тешне сындырырлык салкын суы,
Сусауларны бастык җәйләр буе.
Балачакның хатирәсен саклый
Җанга якын чишмә – Таллыкое!

Кер чайкадык агач улагында,
Су ташыдык аннан еллар буе.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә
Көмеш сулы чишмә – Таллыкое!

Суларында энҗе бөртекләре,
Талларында парлы кошлар туе.
Челтер-челтер ага туктамыйча,
Мәңгелек ул чишмә – Таллыкое!

БОЛЫТЛАР
Зәңгәр күктә ак болытлар ага,
Хәтфә болыннарда мин ятам.
Чәчәк иснәп, болытларны күзләп
Хыялланырга мин яратам.

Серле җанвар сыман ак болытларны
Еракларга алып китәләр,
Сахраларга илтеп җиткерәләр,
Диңгезләргә мине илтәләр.

Гөлбакчалы илләр, комлы чүлләр...
Бар җиһанны айкап гизәмен!
Күрер өчен Җирнең гүзәллеген
Болытларга утырып йөзәмен.

Әллә каян чыккан кара болытларны
Һавалардан җиргә кайтарды.
Дәһшәтләнеп килгән җил-давылы
Күңелемне минем актарды.

Битләремә төшкән тамчылары
Әйтерсең лә тамды каныма.
Кара болыт кара шомын салды
Әрнеп өзгәләнгән җаныма.

Кара болыт кара козгын сыман
Ябырылып төште җирләргә.
Дөньяның да ак-карасы була,
Төрле яктан исә җилләр дә.

Алып килде җилләр ак болытлар,
Кара болыт качты күгемнән.
Яңгыр үтте, балкып кояш чыкты!
Кара уйлар китте күңелдән!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәсхүдә апабызның соңгы көннәрен өмет белән яктыртып, җанына күтәренке кәеф, үз- үзенә булган ышанычын ныгыткан өчен Сезгә бик зур рәхмәт.

    Хәзер укыйлар