Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

"Дәлилләрегез бармы?.."

Әлеге хикәя булган хәл буенча түгел,ә хәзерге вакытта бара торган, әле тәмамланып та бетмәгән хәл буенча язылды. Димәк, хикәягә әле соңгы нокта куелмаган. Аның дәвамы ничек булыр, ахыры кайчан булыр– белмим. Мин  бары, ахыры хәерле булсын да гаепсез кешеләр  алдына куелган киртәләр алынсын иде, ятим балалар  янәдән стресс кичермәсен иде, дигән теләктә генә кала алам.
***
Тирән күл төсендәге яшькелт-зәңгәр  күзләрдә җемелдәгән бер тамчы яшь  оялып кына куе керфекләр арасына кереп югалды.  Ул– еламый торган малай. Әллә сукыр икәнлеген белгәч тә бер атналык көенчә ташлап киткән әнисен көткәндә елап бетергән ул еласын, әллә операция арты  операция  ясалган вакытта, шуннан соңгы авыртулар вакытында түгелеп беткән ул  күлнең суы– кем белә. Биредә яши башлаганнан бирле  күз яшен күрсәткәне юк әле сабыйның. Юкса, аны да этеп тә егалар, уенчыкларын да тартып алалар, үртиләр дә. Ә ул  моңсу күзләрен тутырып карап   куя да дәшми. Аның яшендәге балалар, кырмыска көтүе шикелле тыз-быз чабышып, бар дөньяның астын-өскә китереп йөрүчән. "Ник алай да ник болай?" дип өлкәннәрнең ми савытларын түгүчән. Ә ул йөгерергә дә яратмый, "ник?"ләр белән дә дус түгел. Аның иң яраткан  шөгыле – рәсем ясау. Күзләре күрә башлаганнан бирле,  ул кояшны ясый. Кояш аллы-гөлле  чәчәкләр белән бизәлгән болынга карап елмаеп тора. Кайвакыт ул болында аны  "күзле" иткән "әтисе"  һәм "абыйсы" да була. Алар өчәүләшеп, кулга-кул тотынышып басып торалар. Соңгы вакытта  фантиклы кыз да өстәлде. Монысы Айсылудыр инде.
Бүген ул аеруча моңсу. Өстәлдә яткан рәсемендә   кояш янәшәсендә күгелҗем болытлар йөзеп йөри. Ул болытлар  яшь коя. Ул ясаган яңгыр тамчылары, гадәттәгечә, зәңгәр сызыклар рәвешендә түгел, ә  яшь тамчыларын хәтерләтә.Инде болындагы барлык чәчәкләр су астында калган, су   тоташ бер дулкын булып, кояшка таба менә башлаган... Малай кояш битенә дә тамчылар ясап куйды. Әле генә сап-сары булган ерык авызлы кояшның бөтен нурлары тамчы белән тулды. Тора-бара сарыга  кушылган зәңгәр буяу кояшның йөзен каралтып бетерде. Кояш кайгылы иде. Малай, рәсемдәге кояшка карап торды-торды да, тәрәзә кырыена килеп басты. Урамда– алтынсу көз иде.Моңсу  көз. Монда да  вак кына пыскак яңгыр ява.Җирдә яткан яфраклар җил уңаена каядыр очарга талпынган кебек кузгалып куялар да янә төшеп яталар. Яфракларга сыланган әрсез яңгыр тамчылары аларга очарга бирми иде...
Малайны читтән генә күзәтеп торган  Әдиләнең йөрәге кысылып куйды. Әдиләнең абыйсын  сагына иде балакай. Аңа "әти" булган, балалар йортына илтүдән аяп калган абыйсы Зиннурны  юксына. Инде бер айга якын кайтканы юк аның. Телефоннан гына "Ерак командировкага җибәрәләр, шалтырата алмам" диде дә югалды. Кичә төнлә шалтырата башлаган иде дә, элемтә өзелде. Никтер бер дә йөрәге  тыныч түгел әле яшь  ананың, бер дә үз урынында түгел...
***
Ә бу вакытта  сеңелесе кулына калган өч нарасый өчен ут йотып, эшләнәсе эшләренең тукталганына әрнеп утырган Зиннурны кабат тикшерүче кабинетына чакырдылар.
Мең дә беренче тапкыр кабатланган сораулар, мең дә беренче тапкыр әйтелгән җаваплар.
– Әйтегез әле, Мостаев Әмирнең архивтагы документлары нигә кирәк булды сезгә?
–  Аны бу шәһәрдә табып алган булганнар, безнең шәһәргә "сабыйлар йортына" соңрак китергәннәр. Мин бу турыда сөйләдем бит инде.
– Әйтегез әле,  сез аны кайчан тәрбиягә алдыгыз?
– Ике ел элек. Барлык документлар алдыгызда бит.
Яшь кенә тикшерүче инде ничәнче тапкыр бер-беренә охшаш сорауларын тезә. Кайвакыт аларның урыннары алышына, рәвеше үзгәрә. Беренче көнне  өенә ашыккан Зиннурның кызып китеп әйтелгән "юк белән  маташканчы, җинаятьчеләр эзләсәгез иде" дигән сүзләрен йота алмады бугай ул. Әллә үз-үзенә ышанган ирнең  аның каршында җебеп төшмәве ошамадымы? Безнең ил бит  бу: кулына аз  гына хакимият эләксә, үз түбәләреннән биегрәк сикерергә тырыша башлый кайберәүләр, үзен патша ук булмаса да, алпавыттан ким сизми. Әнә бит юктан гына чыкмаган инде ул "закон -что дышло, куда повернешь– туда и вышло" дигән сүзләре.  Тырыша-тырыша, үзенә кирәгенчә "эш" әмәлләмәкче бугай малакасус. Зиннур бу юлы барлык сабырын җыеп, артык сүз ычкындырмаска тиеш. Дөнья хәлен белеп  булмый. 
Карап торышка егерме биш-егерме алтыларда булган  ак чырайлы тикшерүче мыскыллы көлемсерәп,  усал күзләре белән аны бораулады. Үзеннән күпкә зуррак дәрәҗәдәге  офицер икәнлеген дә белә, юкса. Бөтен досьесы аның кулында. 
– Ни өчен аны нәкъ менә сезгә бирделәр?
– Безнең бүлек  ташландык балалар яткан "сабыйлар йорты"н шефлыкка алган иде. Ул баланы сукыр дип ташлап калдырган булганнар. Мин төрле оешмаларга, кирәкле кешеләргә чыгып, аңа  операция ясатуга ирештем. Аннары аның күзе бераз ачылыбрак китте. Соңрак тагын ясаттык. Әле менә бер ел элек  дүртенче операция булды.
– Ник нәкъ менә сез?
  Я алла, ничек җавап бирсен соң инде ул бу мәгънәсез сорауга? Кемнең дә булса килеп кулына алуын көтеп яткан ул сукыр баланы кызгандым, дисенме? Бу– болай да аңлашыла. Эштән кайтканда да бирегә кереп чыгуны гадәткә керткән идем, бу балага  ияләнеп киттем, дисенме? Башкалар кулында  елаудан туктамаган бала минем кулыма керү белән  тынычланып кала иде, мине  исемнән үк сизә иде, тешсез авызлары белән елмайган итенә иде, дисенме...Минем китәргә җыенуымны алдан ук аңлап ала иде, урынына куярга җыену белән тынычсызлана башлый иде, дисенме. Биләүдән чыга башлагач, куллары белән муенымнан кысып кочаклый иде дә  җибәрми тора иде, дисенме?.. Аңардан килгән   каз бәбкәсе исе миңа ияреп өемә дә кайта иде, йокыга киткәндә дә борсалана-борсалана, ул  сабый нишли икән хәзер дип уйларга мәҗбүр итә иде,  дисенме?  Ата хисләре түгел, кешелеклелек  сыйфатлары да булмаган бу  "яшел" әтәчкәме?! Аны аңларлык булса ул...
Зиннур артык бала җанлы иде шул. "Тапкан ана түгел, баккан ана" дигән  кебек, "үз атасы бакмаса,  баккан ир– ата" иде аның очрагы.Бер айлык көенчә  ишек төбенә китереп ташланган  кечкенә төенчектән  сигез яшьлек менә дигән Булат дигән малай  үстереп ятучы ялгыз ир Әмирне дә ташлый алмасын  тиз аңлады.  Марҗа хатыны белән  аерылган иде инде  бу вакытта. Шәһәрләрендә билгеле кеше иде, балаларны  алуга каршылык булмады. Паспортта штамп тора. Тавышсыз-нисез генә аерылыштылар алар, хәтта ЗАГСка барып та тормадылар.  Хатын өчен дә "кияүдә" дигән статус кирәк идеме, ул да рәсми аерылышуга басым ясамады, үз фатирына китте дә бетте. 
– Ник нәкъ менә сезгә?– Тикшерүче соравын тагын бер кат кабатлады.– Әлеге баланы Америка кешеләре алырга тиеш булган. Документлар шуны күрсәтә. Алар махсус шуның өчен бирегә килгән булганнар. Бу турыда да безнең материаллар бар. Димәк, сез  нинди дә булса астыртын юл белән ул баланы үзегезгә алуга ирешкәнсез. Димәк, ришвәт? Ни рәвешле сез баланы нәкъ менә сезгә бирүләренә ирештегез? Без бит барыбер ачыклаячакбыз. Гаепсез булуыгызны расларлык берәр дәлилегез бармы?
– Мин сезгә  баланың барлык документларын бирдем. Адвокат аларны карап чыкты. Барысы да тәртиптә, диде. Сезгә тагын ни кирәк?
– Бөтенесе яңгыр астында калганда, сез генә чыланмыйча калдыгыз инде, янәсе. Ну-ну!!– Тикшерүченең нәрсәгә төрттерүен аңлый  Зиннур. Аның белән бу мәрәкә башланыр алдыннан гына  төбәк башлыгын  озын куллылыкта гаепләп урыныннан алганнар иде. Гөнаһ шомлыгына каршы,  Әмирне сыендырган   "нарасыйлар йорты"ның директоры – башлыкның килене икән. Бөтен туган-тумачасын тикшерәләр, шактый  гөнаһларын ачканнар, дип сөйли белгәнрәк кешеләр. Урыс әйтмешли,  аны да шулай   "под одну гребенку" кертергә маташа да инде бу колга тикшерүче. Ай, тырыша! Погон өчен тырыша инде, хәер, премиясе дә ярап торырлык  инде тагын "берсе"н каптырсалар.
 
***
Ике сәгатьләп  сорау-җавап уенын уйнагач, Зиннурның чираттагы  "адвокатсыз бер документка да кул куймыйм" дигәненә  ярсыган тикшерүче аны  коридорга чыгарып җибәрде. Икенче шәһәрдән  килүче адвокатын көтәчәк ул хәзер. Көнаралаш шул хәл. Ярый әле, кулдагы  богауларны салдырттырды адвокат егет. Атна буе бертуктамый каядыр нәрсәдер язды, исбатлады, тарткалашты, ахыр чиктә, барыбер үз дигәненә иреште.  Ул егетнең атасына ун ел буе  укол кадап тәрбияләп кеше Зиннур. Бәлагә таруын белү белән килеп җиткән, рәхмәт төшкере. Сез миңа атам кебек якын, сезнең начарлыкка сәләтле түгел икәнлегегезгә  үземә ышанган кебек ышанам, ди. Беренче атналарда телефонсыз-элемтәсез ябуда ятканда да, әле  кичә  генә  "шәһәрдән чыгып китмәскә" дигән кәгазьгә кул куеп кунакханәгә күчкәч тә, шул акыллы егетнең  йолып аласына  ышанычы гына аңа төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Ә уйласаң, котларың очарлык хәлләр әле монда. "Подлог" дип, тагын әллә нинди гаепләр тагып, төрмәгә утыртып куйсалар? Балаларны тартып алсалар? Ул балаларны  янә балалар йортына илтеп тыгачаклар инде. Кечкенә йөрәкләре ничек күтәрер ул стрессны...
"Үзегезне якларлык дәлилләрегез бармы?"
Кайчан ишеткән иде соң әле ул бу сорауны? Ишеткән иде бит инде.Зиннурның хәтер сандыгы кылт итеп ачылып китте дә гаепсездән гаепле булып акланырга  мәҗбүр иткән хәл исенә төште. Әйе, бер ун еллар элек шундый юләр хәлгә тарган иде шул.
Юл читендә  бер танышын көтеп торганда, машина бәрдерде аны. Ходаның хикмәтедер инде,  алынган шоктан кала бер җиренә дә зыян килмәгән иде. Машинадан атылып чыккан әзмәвердәр ир аны селкеткәләп аңына китерде дә : "Слушай, әйдә яхшылык белән килешәбез, дускай. Гаеп миндә, таныйм. Тик миңа исемемне пычрату үлемгә тиң. Билгеле табиб мин,– ул фамилиясен, эш урынын әйтте.– Зиннурның муенына аскан фотоаппаратын күреп:– Син фотографмы әллә?"– дип сөенеп машинасыннан  зур фотоаппарат алып килде. 
– Фотограф булсаң, аңлыйсыңдыр бәһасен. Миңа моны Япониядән кайтардылар. Ал, яме. Кирәк булсам, һәрвакыт миңа шалтырата аласың". Ул тагын ниләрдер сөйләнде бугай.  Зиннурның берничә тапкыр мәтәлчек атылып алган тәнендә  "үз" башы түгел иде әле: бу хәлләрне торман аша гына күрде, кино караган шикелле генә кабул итте. Табибның "килештекме?" дигәненә дә "килештек" дип баш кына ымлады бугай. Аны бәрдергән кыйммәтле машина кузгалып киткәч кенә, күпмедер вакыт үткәч кенә,  ул чынлап торып аңына килде. Кулында– аның күптәнге хыялы булган, хәер, барлык фотографларның да хыялы булган фотоаппарат иде.  Үзенең кечкенә  генә фотоаппаратына да  адым саен очраган матурлыкны, я булмаса сәер-гаҗәеп күренешләрне төшереп йөрергә яраткан Зиннур рәхәтләнде генә  бу могҗиза белән! Ә көннәрдән бер көнне  командировкага  барган  шәһәр үзәгендә   фотога төшереп  торган җиреннән , аның кулына "карак!" дип ябыштылар. "Бу– минем фотоаппарат", дип дау күтәрде берәү. Эш милициягә кадәр барып җитте. Шул чакта биргәннәр иде аңа бу сорауны: "Үзегезне якларлык дәлилләрегез бармы?" Әлегәчә намуслы, гадел кешеләр чутында йөргән кешегә "карак"  исемен  күтәрү  авыр иде. Ул үзен яклый алмаса, эшләрнең судка  барып җитәсен, аннан гомерлек тап алып чыгасын уйлады. Кыйммәтле  фотоаппаратка документрлары юк  иде аның. Ярый ла, дуслары-танышлары аркылы теге табибны эзләтергә башына килде дә  ул кеше "мин бүләк иттем" дип килеп әйтте. Документларын китерде. Берничә йөз чакрымнан артык араны үтеп йолып алдылар аны  бу бәладән.
Кеше кешегә начарлык кына эшләргә тора, дигән сүз юк сүз ул. Кеше булганы яклый да, саклый  да,  ярдәм дә итә. 
 
***
 
Адвокат егет, килеп җитүгә, тәвәккәл адымнар белән кабинетка кереп китте. Зиннурга  утырып торырга кушты. Барыбер ул документларның очына чыга алмассыз, башта үзем өйрәним, диде.
Берәр сәгатьтән соң ул, шактый  йончыган кыяфәттә кире әйләнеп чыкты:
– Бүгенгә безнең эш бетте. Бернинди  документка да кул куймагыз. Киттек. Мин рөхсәт  алдым.
– Очы-ахыры кайчан булыр соң инде, Артем?– егетнең кызу адымнарына көчкә җитешкән Зиннурның соравы ике арада калды.
Егет ачулы иде. Беркавым дәшми барды.
– Ул тәти "следак"ның  атасы прокуратурада эшли икән, мин үз каналларым аша белештем. Әгәр сезне  гаепле итеп күрсәтә алмаса,  "сам по шапке получит". Ул моны аңлый, шуңа суза. Артыгын да суза алмый, чөнки закон бозу була. Сездән башка гына берничә суд  булган икән бит инде. Ун көннән артыграк тотарга  да була шуңа күрә.  Ярар, бутамыйм әле башыгызны. Күп монда законның  артының аслары.
– Ә миңа нишләргә соң, Артем?  Күпме торырга мөмкин  бу билгесезлектә ?
– Сабыр итәргә кирәк, Зиннур абзый! Без барыбер җиңәчәкбез. Это  уже дело принципа.  Иң  мөһиме–  сезнең гаепсезлекне икебез дә беләбез. Барыгыз, кайтып ял итегез. Кичкә таба хәбәрләшербез.  Уйларга кирәк әле миңа. Безнең кануннарны  кулланып отарга да мөмкин, батарга да мөмкин– үзегез дә күреп торасыз.
Егет  аны торган җиренә кадәр озатып куйды да китеп барды.
Зиннур исә тизрәк телефонга үрелде. Командировканы  озайттылар, диясе булыр инде. Кайтканда, сезгә нинди күчтәнәчләр алып кайтыйм, дип сүзне  икенчегә борып җибәрәсе булыр...

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=6564

фото http://pixabay.com сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әбиләр гел "Хагыннан, нахагыннан үзең сакла" дип телиләр иде, Алла ярдәменнән ташламасын. Бик актуаль тема, матур язгансыз, рәхмәт, ахырын көтәбез.

    Хәзер укыйлар