Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Минекеме син?

(Тормыш  язган хикәя)
 
1.
- Әни, ә синең күзләреңдә “О” хәрефе бар! Без бүген бакчада өйрәндек. Чынлап. – Рәзинәнең итәгенә менеп утырган Ралинә башларын боргалый-боргалый әнисенең күзләренә кереп чумды. - Юк! “О” түгел икән, кояш. Әнә нурлары да бар. Кызык, әни, әйеме? Синең күзләреңдә кояш бар! Ышанмыйсыңмы әллә? Чынлап, дим.
“Синең күзләреңдә кояш бар! Ышанмыйсыңмы әллә?”. Ничек якын бу сүзләр... Ничек таныш...
- Әйе шул, кояшчыгым минем, без икебез дә кояш балалары бит. Синең исемең дә “кояш бүләк итүче” дигәнне аңлата ул.Озак эзләдем мин сиңа исемне, кояшкаем минем, - Рәзинәнең күзеннән тәгәрәгән ялгыз яшь тамчысы каядыр күлмәк якасына сеңеп юкка чыкты.
- Әнииии! Кояш бит болытны яратмый. Елыйсыңмы әллә?
- Юк, кызым, болай гына ул. Болай гына.Хәзер салават күпере чыга, -дип елмайды хатын.
Ә үзенең  күңелендә бер шигырь  яралды:
Кояш  йотып  йөргән  идем,
Эчтән  балкып, сөенеп...
Күктә генә  хәзер  Кояш-
Сагыш  калды өелеп.
 
2.
- Синең күзләреңдә кояш бар! Ышанмыйсыңмы әллә? – дип куйды Чулман яры буенда яшел чирәмгә сузылып яткан Вилдан аңа карап. – Чынлап.
Рәзинә, әле һаман да бу хәлләрнең үзе белән булуына ышанып җитмичә, егетнең зәңгәр күзләреннән сорауларына җавап эзләде. Уналты яшьлек кызның сораулары күп, җаваплары аннан да күбрәк иде. ”Ярата!”. “Юри генә йөри”. “Юк, юри болай йөреп булмый, ул бит шундый ихлас”. “Ихлас булса, качып кына очрашмас иде”. “Күренеп йөрергә, дус бар, дошман бар”.Кыз башында туган уйларын куарга тырышты. Ул болай да бәхетле!Бәхетле!!! Ишетәсеңме, дөнья!
 
Рәзинә кулларына таянып торып утырмакчы булды.Моңа кадәр дә бик тыңлаучан булмаган куллары, әллә дулкынланудан инде, бүген  аңа  бөтенләй буйсынырга теләмәделәр. Кыз җайсызрак кузгалды бугай, аздан гына чалкан килеп төшмәде.Уңайсызланганда аның ирен читләре тартыша башлый, муен тирәләрендәге бөтен нерв җепселләре катып кала. Ярый, Вилдан  тотып өлгерде. Куенына алды да йомшак кына тавыш белән:
- Монда килеп дөрес эшләгәнбез, әйеме, кояшым! Әйдә, мин сине шулай атый башлыйм.Синең янда шундый җылы, рәхәт.
- Кояш бит ул яндырып та бетерергә мөмкин.Диңгезләрне дә киптереп чүл ясый ул, бик беләсең килсә, - кызның  сөйләме салмак,  чак кына  тотлыгыбрак иде.
- Юк, син минем генә кояшым булырсың, көйдерә торган усал кояш булмассың. Иртән назлап уятырсың, кич йомшак кына саубуллашып йокыга озатырсың. Менә шулай итеп.
Егет Рәзинәнең дулкынланып торган саргылт чәчләреннән сыйпап куйды.Баягы калтырануы бетеп килүче кызның маңгаеннан үбеп алды.
Бу – төш иде.Әллә өнме? Көллияттәге иң асыл егет аның янында утырамы бүген?Төркемдәге барлык кызларның хушын алган, яшерен гыйшык утларында янарга мәҗбүр иткән озын буйлы, спортсмен егет аны сайладымы? Чибәр Анялар, Риммалар аның өчен чәчкә-чәч килеп сугышкан чакта, ул аны сайладымы??!
Рәзинә үзенең гади генә кыз түгел икәнлеген яхшы аңлый иде. Башкалар җырлап кына эшли торган эш тә аңа зур көч куйганнан соң гына бирешә, хәтта киенү-юыну кебек көндәлек вак-төякләр дә аның өчен кечкенә булса да җиңү. Үзенең тыңлаусыз кул-аякларын, гәүдәсен тыңлату да – җиңү иде аның өчен.Рәзинәнең дә, кинодагыча, чәчләрен артка ташлап, үз сөенечен канат итеп, рәхәтләнеп йөгереп йөрисе, менә бу яшел хәтфәдә тәгәри-тәгәри ауныйсы килә. Үзен нәни колындай, табигать баласы итеп тоеп, “иһаһай”лап, очынып–очынып чабасы килә. Кыз елмаеп куйды. " Иһаһайлап түгел инде, эһеһеййй!" дип кулларын канат итеп күкләрне кочар иде ул. Аяклары баскан  җиренең ныклыгын, куллары биек  күкләрнең киңлеген, күзләре аларга баккан галәмнең тирәнлеген тояр  иде...
- Бүген аеруча матур монда, әйеме? Суга карап утырырга яратам мин.Тын гына утырсаң да рәхәт биредә. – Вилдан кызның иңеннән ныгытыбрак кочаклады да тынып калды. Егетнең мондый чагын берәрсе күргәне булды микән? Юктыр. Башкалар өчен һәрчак игътибар үзәгендә булган көлке капчыгы, “үз кеше”, “Ален Делон” ич ул. Кайсы- берсе Леонардо Ди Каприо белән дә чагыштыра кызларның. Унҗиде яшьлек егетнең күңел бакчасында Чулман киңлекләренә, кошлар тавышына, чәчәкләр, бөҗәкләргә дә урын булганын белүче бармы икән аңардан башка? Ташландык песиләр, урам этләре аша тыныч кына үтеп китә алмаган нечкә күңелле икәнлеген дә Рәзинә генә белә бугай. Нәкъ менә шул этләр дуслаштырды да инде аларны. Эчтән генә баш-аягы белән төркемдәшенә гашыйк кыз аңа беренче булып дәшәсе түгел иде. Кая инде ул?!
 
3.
Уку елы ахырына якынлашып килә иде. Әлегә кадәр  сәлам бирүдән узмаган егет озын тәнәфестә сыйныф бүлмәсендә ялгызы гына калган кыз янында тоткарланды. 
- Син дә этләр яратасыңмыни, матуркай?
Рәзинә, гаҗәпләнүдән зураеп ачылган күзләрен тутырып Вилданга карады.
- Яратам шул, - аның тыңлаусыз башы бераз кыегаеп төште. – Алар сине нинди булсаң да яраталар. Күңелең генә яхшы булсын. Кара эчле, әшәке кешеләрне әллә кайдан сизәләр алар. Бер ияләнсәләр, алардан да тугры дус юк ул. Бим турында фильмны карагансыңдыр бит? 
- Елый-елый карадым, ышанасыңмы?
Кыз аңа тагын тутырып карап куйды.
- Ә синең керфекләрең яңа туган болан баласыныкы кебек озын икән,- егет кызның күзләренә сынап карады.
- Болан баласын күргәнең бармыни? 
- Зоопаркта күргән идем. Карале, синең үзеңнең дә этең бармы? Бая Милага сөйләп торганыңны ишеттем. 
- Ул бер туганыбызның эте. Миңа әни алмый шул, - кыз авыр сулап куйды. – “Үзебез ияләндергән җан ияләре өчен җаваплы без”. Экзюпери шулай дигән. Карый алмабыз дип курка. Аннары, беләсеңме, мин хыялланган ретривер токымы кыйммәт тора ул. Әнинең аңа мөмкинлеге юк. Укып бетергәч, алла боерса, эшли башлармын да, алырмын әле.
- Минем үземдә овчарка бар иде, узган ел үлде. Шуннан бирле яңа эт алырга йөрәк җитми әле. Макска хыянәт иткән кебек тоела.
Вилдан Рәзинә утырган өстәл кырыена сөялеп тора иде, кинәт кенә иелде дә кызның күзеннән үбеп алды. Аптыраудан, каушаудан кызның битенә кызыл йөгерде.Ул телсез калды.
- Ярар, үпкәләмә, синең боланныкы кебек керфекләреңнән үбеп карыйсым килгән иде,- дип елмайды егет. Аннары кул изәп чыгып китте.
Үпкәләү түгел, тын да алырга кыймый торган иде Рәзинә бу сөйләшүдән соң.Бу үбүдән соң! Үбү  түгел,  егет затыннан  кешечә карашны да күрмәгән кыз өчен әлеге  сөйләшү гайре табигый хәл иде. Ул әле озак кына бу хәлнең  чынлыгына  ышанып бетәлми утырды бугай. Хыялдагы Вилдан да мондый адымга барырга кыймый иде әлегә. Үзенең хыялына үзе хуҗа була торып та, бу кадәресен  күзалламаган да чакта,  телсез-өнсез, зиһенсез калдырды егет аны.
Үҗәтләнә-үҗәтләнә язмыш сынауларын уза килгән кыз бөтенләй акылын  югалтты.Аның да олы сөюгә хакы юкмыни? Церебраль паралич белән тууына рәнҗеп, гомер буе әрнеп яшәргәмени?Авыруы белән килешкән иде инде ул.Ә менә гомер буе сөюсез яшәү белән  яшь  йөрәкнең һич кенә дә килешәсе килмәде. Җан-нинди генә тышчада бу дөньяга килсә дә, шул ук җан ич ул. Аның яратасы, яратыласы килә. 
 
4.
 
Нәрсә үзгәрде соң ул сихри көннән соң?
Дөнья! Дөнья  үзе  үзгәрде бугай. Яктырак, ягымлырак, җылырак тоелды ул кызга. Күңеленнәнә генә мең тапкырлар бәхәсләшкән, үпкәләгән Яралтучысына бу юлы рәхмәтләрен юллады кыз. Буш вакытында  ясаган  картиналарындагы төсләр  дә үзгәрде. Аларда җете төсләр артты. Күкләрдә дә кара-кучкыл болытлар йөзми инде хәзер,  мамыктай болытлар җете зәңгәр күктә таралып ята. Урманы да  куе шомлылыгы белән  күзгә ташланмый,  әллә нинди ымсындыргыч сере белән үзенә тарта. Кая инде урман, болыннар гына, галәм үзе  меңәрләгән йолдызлары белән Рәзинәнең күңеленә шифалы сулышын өрде, сихри тыны белән иркәләде, тылсымлы теле белән хыял дөньясына яңа бизәкләр өстәде. Ул  бизәкләр шигъри  юллар булып көндәлеккә төште:
Күңелдә илаһи тынычлык.
Керфекләр очына нур кунган.
Кулыңда булган ла ачкычы
Тылсымлы мәхәббәт йортының.
 
Тыштан караганда әллә  ни зур үзгәреш  булмады да кебек. Һаман да шул "сәлам-сәлам"нан узмады аларның аралашуы.Кеше  алдында. Башкалар  алдында  Вилдан кыз ягына карамый да кебек иде. Ә дәресләр  бетүгә, Рәзинәнең аулактарак калганын күрсә, берәр сүз пышылдап уза яки күз  кысып китә иде.Шул берничә сүз, шул елмаю кызның күңеленә шифалы яңгырдай кирәк, йомшак назлы җилдәй тансык иде.  
Ә берничә атнадан укулар  тәмамланды.Имтиханнар бетеп, җәй үз хозурына алуга,  Рәзинәне  бәхет басты.Тымызык кичләрдә бер-беренә сыенышып сәгатьләр буена  сөйләште  алар. Аулак урында: кайвакыт  яр буе була иде ул, кайвакыт урман аланы, парктагы кеше аз йөри торган урын.  Кеше янында бергә күренмәделәр алар. Гайбәтләр кирәкми безгә, диде  Вилдан. Кыз да килеште.
 
Нәрсә турында сөйләштеләр алар? Егет нәрсә белән кызыксына- барысы турында да. Рәзинә үзе дә күп нәрсә белә, ә хәзер Вилдан сөйләгән  экзотик чәчәкләр дә якын аңа, ул тыңлаган музыкалар да аңлашыла иде. Ул караган фильмнар да кызыклы. Аңа Вилданлы дөнья үзе үк кызыклы иде. Егетне сәгатьләр буена тыңларга әзер иде ул! Шулай янәшә утырып, аның тыныч тавышын озаграк  тыңлыйсы иде, кочагының җылысын тоясы иде! 
 
5.
Әкияттә генә ул яхшылык һәрчак өстен кала да   мәхәббәт кавышу белән төгәлләнә...
Рәзинәнең  әкияти  дөньясы  бер елдан соң җимерелә башлады.Бәхетен үз күңелендә генә сакласа, бәлки, озаграк дәвам итәр иде. Унҗиде яшьтә сөюдән күңел касәң мөлдерәмә тулсын да, сереңне дус кызың белән бүлешми түзеп кара син! 
 
Ышанмады аңа башта Алия. Малайларча кыска итеп кистерелгән кырыкмыш чәчләрен бармаклары белән аралап торды –торды да көлемсерәп:
- Ну и фантазия синдә, дускаем!- диде. Куе итеп сөрмә тарткан күзләрдә уйнаган очкыннарны күреп алырлык хәлдә түгел иде Рәзинә. Сөенечең турында башкаларга кычкырып түгел, пышылдап та әйтергә ярамаганлыгын аңларлык тормыш тәҗрибәсе  кайдан килсен инде ул чакта.
- Ул  сиңа таба карамый да ич,- диде ул. – Маратик дисәң әле.
Гадәттә,  “Маратик” дип йөрткән төркемдәшләренең исемен  кемне дә булса кыен хәлгә куясы килгәндә атыйлар иде. Кызларныкы кебек нечкә тавышлы,   килеш-килбәте, йөрешләре белән дә кызларны хәтерләткән ул егеткә  сан юк иде биредә.Үзенең чыгып китүен генә көтәләр дә, аныңча арт  шәрифләрен боргалыйлар, сүзләрен кабатлыйлар иде. Бер бәйрәмдә кызлар киеменә киендереп җырлатканнан соң, бөтенләй көлке объектына әйләнде ул. Хәзер аның үзенә дә җырындагыча итеп “Аллария” дип кенә җибәрәләр. “Аллар-ияләренә, гөлләр  ияләренә” дип җырлаган иде ул үзенең нечкә тавышы белән залны яңгыратып. Йа Хода! Нинди хисләр кайнагандыр ул егетнең  җанында?  Аны кешегә санап аралашучы бердәнбер  кеше  Рәзинә иде.
- Юк ла инде, Марат  дустым ул минем. Ә Вилдан... Вилдан  ул  менә монда. –Кыз, елмаеп, йөрәк турысын тотты.
- Соң син үзеңнең... – Алия тукталып калды. “...кем икәнлегеңне  беләсеңме? Син кем дә, ул кем” дигән уен  әйтми калдырды ул. Ярар инде, хыяллансын!
Озак хыялландырмадылар шул. Баштарак кызларның үзара  мәгънәле карашларының  артуын сизде ул,  тора-бара Вилданның  читләшүен тойды. Берәр атнадан  Алия аңа смс  юллады: "Безнең арада торма,  синең  шансларың барыбер юк". Дипломнар алып, төрлесе-төрле якка  таралышкан атна иде бу. 
Чыгарылыш  кичәсендә Вилдан урынына  Марат белән  биегән кыз яшеренергә тиешлекне авырлык белән булса да кабул итәргә өйрәнгән иде инде. Соңгы  вакытта  егетнең очрашуларга чакырмавын  имтиханнарга әзерләнергә  кирәклек белән бәйләгән иде. Ә бу язу кызның йөрәгендәге бәллүр өмет савытын чәлперәмә китерергә маташа иде. Егет ачыктан-ачык аның белән янәшә атлар, кулларыннан алыр, күзләренә карар дигән өмет чарасызлыктан бәргәләнә иде. Аларга бер-берләре белән шундый рәхәт иде бит! Вилдан белән янәшәдә булганда ул үзенең тыңлаусыз куллары, сыны турында да оныта иде. Иреннәрендә егетнең иреннәре тәмен тойганда, бу мизгелләрнең мәңгелек булуына чын күңеленнән ышана иде. Күңеленең әллә кай почмагыннан зәһәр пышылдап торган шомлы авазны ишетмәскә, ишетсә дә аңламаска тырыша иде: "Яратса, яры итеп күрсәтүдән оялмас иде, оялмас иде..." Мәхәббәтнең   күзе сукыр, өметнең колагы чукрак.
 
6.
- Беләсең бит инде, миңа  синең  белән рәхәт. Әллә кем булып кыланасы да юк, көлмәсләрме дип уйлыйсы да юк. Син  белгән кадәр аларның берсе дә белми.
Вилдан кызның җилдә тузгыган бөдрәләре белән уйный иде.
- Ә смс?
- Алиядән килгән смска ышандыңмы? Башында җилләр уйнаган ул кыз белән бергә буламмы инде мин, синеңчә? 
- Чибәр бит ул... Аның янында әнә никадәр егет бөтерелә.
- Бөтерелеп кенә калмый аның тирәсендә егетләр, - диде егет, кызны кочагына ала төшеп. - Мин аның чибәрлеген дә күрмим әле. Таш курчак шунда. Яратмыйм ясалмалыкны. Миңа менә бу болын чәчәкләре кебек гадилек ошый, табигыйлык.
Алар кайчандыр ауган каен агачын эскәмия ясап утыра иделәр. Тирә-якта  җәй башында гына була торган  җете яшеллек, исемнәрен инде ятлап бетергән чәчкәләр, якында гына әрле-бирле йөреп торган кырмыскалар,  чырр-рр -чырр  килешкән чикерткәләр, кошлар чутылдавы. Бу - аларның иң яраткан урыннары. Якында гына Чулман җәйрәп ята.Шалаш ясап куна калырга да хыялланып алганнар иде  дә, өйдәгеләрне борчырга теләмәделәр.
 
7.
Кичке шәфәкъне каршы алып, кояшны Чулман аръягына озаткач кына кайткан ул төннән соң, Вилдан  юкка чыкты. Телефоны дәшмәде. Берәр ай үзенең борчулы-газаплы уйлары эчендә бәргәләнгән кызны төркемдәшеннән килгән смс-хат бөтенләй аяктан екты: "Син беләсеңме соң әле, безнең Вилданны төрмәгә утыртканнар бит. Алияне көчләгән, ди. Кем уйлаган, әйеме?"
Юк, юк! Моның  булуы мөмкин  түгел.
Рәзинә аякларын тоймас хәлгә килде. Кайсыдыр мизгелдә  ул яшәгән бүлмәнең түшәме-дивары бергә кушылдылар. Кояш сүнде. 
Аңына килгәндә, ул урын өстендә иде. Гөрселдәп төшкән тавыш ишетеп йөгереп кергән әнисе аны хушына китерергә азаплана.
- Котымны алдың бит, кызым. Аллага шөкер, күзеңне ачтың.
Кызның яшькә тулган  күзләрендә әйтеп бетергесез  хәсрәт күреп алган ананың йөрәге  жу  итеп китте. Ире, авыру баласы  белән бер яшь  вакытта ук ташлап киткәнлектән, ялгызы гына үстергән йөрәк парәсен тормыш зилзиләләреннән мөмкин кадәр араларга тырыша иде ул. Күңеле китек үсмәсен дип  тырышты. Аллаһ үзенең яраткан балаларына  сынауларны  күбрәк бирә, синең көчле булуыңны белгәнгә бирә, дип ышандырды кызын. Үзен дә... Мондый ышаныч белән яшәү  күпкә  җиңелрәк иде. 
- Вилдан... - дип пышылдады Рәзинә. 
Ана кызының баш-аягы белән егеткә гашыйк булуын белә иде. Егетне  дә белә. Еш кына аларга кергәләп тә утырды. Ихлас, акыллы егеткә охшаган.  Шулай да каядыр  күңел  төбенә кереп  елышкан  бер шик борчый иде аны. Ул  шик,  корт шикелле, көннән-көн күңел тынычлыгын  әрсезләнебрәк кимерә иде. Пар түгел иде шул алар.
- Вилданны төрмәгә утыртканнар.
Кызының сулкылдый-сулкылдый сөйләүләре аша аңлаган кадәресе дә башка сыймаслык иде. Көчләгән? Эчкән булган микәнни? Эчми иде дә кебек. Аек акыл белән мондый адымга барырлык егеткә охшамаган иде ул. Хәер, гомерлек яры дип ышанган ире дә шул кадәр буынсыз булыр дип кем уйлаган? Ире киткәннән соң бит ул кулым сынса да җиң эчендә дип яшәүгә  күнекте. Зарланмады, ыңгырашмады, ирләргә күңеле катса да, кызына бар җылысын бирергә  тырышты. Вилдан дип яшәгән  кызга да сүз әйтмәде. Ахыры хәерле бетмәсен белсә дә дәшмәде. Күңелен сындырырмын дип курыкты. Бәлки... Карап  торышка  пар булмаганнар да бәхетле генә яшәп яталар ич.
- Үзең  ышанасыңмы соң? - Яралы кошка таш атмыйлар, аңамы соң моны белмәү.Ничек тә  баласын бу халәтеннән  аерып аласы килде аның.
-Ышанмыйм, андый түгел ул...андый түгел...ул ...алай ...эшләми... - дип сулкылдады кызы. Артык дулкынланудан бугай, ул тагын да авыррак сөйләшә, тотлыга; куллары тартыша иде.
- Көчләгән дигәне синең теге... дус кызыңмы? Бергә укыган Алияме ул?
- Ие.
- Ай-һай, - дип баш чайкады  әнисе. - Беләсең ич, мин ул   ахирәтеңне өнәп бетерми идем. Бер карасаң  үрәле,  икенче карасаң  шүрәле. Үзең дә аңлый башладың ич инде. 
- Утыртканнар бит ин...де... тик...шер...гәннәрдер...
-Утыртуы авыр түгел ул бездә, - дип көрсенде әнисе. - Авыр түгел. Гаеплеләр  генә төрмәгә эләгә дип уйлама. Тынычлан әйдә, иң элек тынычланырга кирәк. Очы юк җеп булмас, уйлашырбыз, күз күрер.
 
8.
 
Әйе, уйлаштылар. Алияне  дә күреп сөйләште Рәзинә, Вилданның  әнисен дә эзләп тапты. Элеккеге ахирәте  "кабәхәт ул" дип ышандырырга тырышса, әнисе "яла якты теге юньсез  кыз" диде.  Вилданның әнисенә ышанды кыз. Аның күңел күзе егетне әшәке итеп күрергә теләми иде.
Ә аннары... Аннары дүрт елга сузылган мәхәббәт хатлары йөреп торды арада. Дүрт елдан соң егетне шартлы рәвештә алданрак иреккә чыгардылар, УДО, диделәр. Соңрак, бераз соңрак, гарьлеге күзен томалап, акылын басып киткән мизгелдә ерткалап, чүплеккә атты  ул хатларны Рәзинә. Үкенде аннары. Ләкин үткән эшкә  салават инде, эшләнәсе  эшләнгән иде. Шулай да Вилданның беренче хатын өтере-ноктасына кадәр хәтерли ул. Ничә еллар үтсә дә, һәр сүзе, һәр җөмләсе күңел сандыгында сакланучы хәтирәләр китабына теркәлеп калган. Бик көтеп алган сүзләр иде шул алар. Рәзинәне янәдән тормышка кайтарган, кешеләргә елмаеп карарга,  Вилдансыз калган  дөньяда  яшәргә өйрәткән сүзләр иде.
"Кояшым минем! Беләсеңме, син чынлап та, кояшым бит минем. Синнән алган хат  бу караңгы төрмәнең  тышында синле дөнья барлыгын белгертеп тынычландырып җибәрде. Рәхмәт  сиңа. Мин синнән хат көтми дә идем инде. Үпкәләгәнсеңдер дип уйладым. Рәнҗегәнсеңдер, дидем. Рәхмәт. Ышанычың өчен рәхмәт. Синең ышанычың менә хәзер минем күңелемдә дә кояш кабызган кебек булды.Ниләр булганын  соңрак язармын әле,  аңлатырмын. Болай булгач, чыгачакмын мин моннан. Түзәчәкмен. Синең  хакка. Рәхмәт. Рәхмәт. Рәхмәт...". 
Рәзинә елмаеп куйды.Кыска гына хатның  калган юллары  "рәхмәт"  белән тулган иде. Кыз санап карады: ике  йөз  егерме җиде  "рәхмәт" тезгән иде егет.
Мәхәббәт хатлары дисә дә... Яратам дип әйтмәде Вилдан. Беркайчан да. Яратуны  аңлатыр өчен сүзләр кирәкми, дия иде. Син - күңелем  кояшы, үзең  аңла шуннан, дия иде. Кирәкми дисә дә, кирәк иде шул бу  тылсымлы сүз Рәзинәгә. Шикләрен  куып таратыр өчен кирәк иде. Яшь кызның җанындагы уйнаган  бураннарны тынычландырыр өчен кирәк иде ул. "Яратасыңмы мине?" дип сорарга  исә йөрәге җитмәде.
Күңеле кителсә  дә, сөенече артып китсә дә, сердәше -көндәлеге  белән генә бүлешә ала иде ул...Дус  кызларга ышанычы бетте, әни әни инде ул- барысын да сөйләп бетереп булмый. Көндәлек исә сине аңлый, серләреңне чәчми-түкми үзендә  саклый.
Үкереп- үкереп бер елыйсы иде,
Язгы ташу кебек ярсулап.
Буылып торган уйлар юшкыныннан
Арынасы иде яхшылап.
Онытылып, онытырлык итеп
Үпкә-рәнҗешләрне, борчуым
Бер елыйсы иде үксеп-үксеп...
Үксез көннәремнең бар чагы...
 
9.
Сигезенче  март иртәсе иде.  Язгы  кояш үчекләп тәрәзәдән карый.
Рәзинә иренеп  кенә  күзләрен ачты. Ашыгасы юк, каядыр барасы, кемдер  килер дип  көтәсе юк.Әнисе  берәр  елга якын инде авылда яши. Шулай карар  иттеләр: Рәзинә  үзен  үзе карый ала, әнисен  авылларындагы  бер агайга димләп килгәч,  язмышны  янә бер  сынап карарга булдылар. Иллегә дә  җитмәгән хатын-кыз ич әле әнисе дә,  аның  ир бәхете  күрәсе килмимени? 
Кемдер ишек  кыңгыравына   басты. Кат-кат, сабырсызлана-сабырсызлана. Кем булыр бу?
Өстенә урындык башына  эленгән зәңгәр  күлмәген  киеп алды да кыз ишек ачарга китте.
Ишек катында берничә  лалә чәчәге тотып Ул тора иде. Вилдан! Кызның көтелмәгән очрашудан күзләре яшь элпәсе белән томаланды, күргәч әйтәчәкмен дип уйлап куйган  сүзләре аңкавына ябышты, хәле китеп диварга сөялде ул.
- Кояш болыт артына  качты инде тагын, -  дип елмайды егет, сак кына кызны кочагына  алып. Аннан  кызның үкси-үкси елавыннан  туктаганын сабыр гына көтеп торды. Бары тик дулкынланып җилкәсенә  төшкән  чәчләреннән сыйпап, "хәзер бар да без теләгәнчә  булачак" дип кабатлады.
Шул  килүеннән ул Рәзинә  янында торып калды. Беренче назлы-шашкын төн дә булды: кыз  ир белән хатын булып яшәүнең татлы якларыннан да авыз итте.Вилдан да тыйгысыз  дәртен авызлыклап тормады, үзе дә Адәми  ләззәт татыды,  кызны да шул дулкыннарда йөздерде.
Бәхет  ни төсле  дисәләр, сөйгәнеңнең назы-яратуы төсле дип җавап бирер иде Рәзинә бу минутларда. Ул башкасын  күрмәде дә, сизмәде дә, белергә дә   теләмәде. Төнге  клубка сакчы булып урнашты Вилдан, аннары икенче клубка да керде. Өч- дүрт  сәгать йокласа йоклады, кулына акча керде, үз-үзенә ышанычы артты. Ярты елдан инде аны сакчылар башлыгына күтәрделәр, хәтта пневматик корал да бирделәр.
Шатланды моңа Вилдан. Агачны  ега белмәгән  үз  өстенә  егар, ди. Эшендә генә түгел, бөтен җиргә корал белән йөрү гадәте алды ул. Кызның (бергә  яшәсәләр дә, никах турында да, рәсмиләштерү турында да икесенең  берсе ләм-мим) шөбһәләренә, "бәладән - баш-аяк, йөртмә әле шуны" диюенә  елмайды гына. Ир-егетне корал  белән яра бизи ул,  дип көлде  хәтта.
Рәзинәнең эче бер дә юкка гына пошмаган, куркулары дөрескә  чыкты. Түбәң күктә булса да, аягың  җирдә булуын искәрттеләр аңа. Тыныч кына кич иде. Электән калган гадәт буенча, алар кеше азрак йөри торган  аулак җирләрне  үз итәләр иде. Ул көнне  дә "Гренада" паркының  кеше азрак йөргән урынын сайлап, җитәкләшеп атлыйлар иде. Рәзинә  укыган китаплары турында  сөйли, Вилдан  тыңлый."Бигрәк романтикка әйләнеп барасың әле син", -дип бармак очларыннан кысып ала.
- Карагыз әле тегеләргә. Ну  и пара! - аларның  идиллиясен  тупас тавыш бозды.
Борылыштан аларга таба дүрт-биш яшүсмер якынлаша иде.
- Әй, дебил! Шул гарип-горабадан башка кыз беткән мәллә сиңа? - Үсмерләр салмыш иде. Кулларында башланган сыралары.
Вилдан дәшми генә кызны култыклап алды да  юлның кырыенарак әйдәде. Исәбе- башка юлга чыгу иде булса кирәк.
- Әй, кәкрүшкә! Син нәрсә тагылдың ул егеткә? Үзеңне көзгедән күргәнең  бармы  соң? - Үсмерләрнең  тыныч кына үтеп китәргә уйлары юк иде.
- Бәлки,  боларның  чын  мәхәббәттер? -дип шаркылдады берсе.
- Ну да! "Красавец  и чудовище!"
Дуслар инде  якын ук килеп, кызга төрткәли, эткәли башладылар.  Вилданның уртлары  уйнап алды. Ул бераз аптырабрак калган иде  кебек.
- Ә безнең  күзләребез дә кылый...Ә безнең  аякларыбыз да кәкре...
- Ә без  бер-беребезне яратабыз!!!  - Ха-ха-ха!
- Ә  без кеше сүзенә карамыйбыз, бездә  мәхәббәт! - Ха-ха-ха!
- Ә егет бит Тереза анакай! Җир шарындагы бөтен гарип-горабаны коткарырга  килгән ул!
-Юк, аның шөрепләре генә бушаган  бугай. Тулы булса,адәм көлкесе булып йөрмәс иде.
Шулчак Вилдан кызны ычкындырып  җибәрде дә  курткасыннан  коралын тартып чыгарды. Кыз,  чырыйлап, аның кулына ябышты. Ләкин соң иде инде. Ачуын  көчкә  эченә йотып торган  егетне тыеп торырлык түгел иде. Ул кызны селтәп кенә җибәрде дә төрлесе- төрле якка качарга  маташкан   "герой"ларга  ата башлады.  Үсмерләрнең  берсе,  үкерә-үкерә,  юл читенә  килеп  төште. Шуннан  соң гына Вилдан айнып киткәндәй булды.
 
10.
Ә аннары - хөкем. Рәзинә  шаһит буларак ул мәсхәрәле этапларның барысын  да үтте. Егетне  аяп калырлык  түгел иде: үсмерләрнең  берсе,  яраланып, озак кына хастаханәдә ятып чыкты. Гаебен җиңеләйтүче барлык  шартларны исәпкә  алып,  Вилданга ике ел ярым  ярым  бирделәр.
Аннары ...тагын  көтү, тагын...хатлар.
Бу юлы  да  туп-туры кыз  янына  кайтты егет. 
Шуннан  соңгы хәлләрне Рәзинәнең бөтенләй дә искә  аласы килми.  Егетне нәрсәдер  борчый иде, борчуын  кыздан яшерергә тырыша иде ул. Кеше  тун  җиңе  түгел шул, әйләндереп карый алмыйсың. Кыз элеккеге чаклардагы эчкерсез  аралашуны юксынды.  
Беренче тапкыр ул егеткә кайтканының  икенче көнендә үк үпкәләде. Нигәдер  кәефе юк иде Вилданның. Иртәдән үз-үзен кая куярга  белми  йөрде. Өстәл артына килеп утыргач, беренче тапкыр ризыкның  гаебен тапты.
-Кайчан  кешечә  пешерергә өйрәнерсең  инде син? Я тозлы була ашың, я тозсыз , - дип ашамый торып китте.
- Сиңа була күпме  гомеремне  суга салдым, - дип кызны  өнсез  итте.
Аннары... чыгып китте.
 
Иртән  яңадан  кайтты, гафу үтенде. Ашамый-эчми генә урынга килеп ауды, башының авыртуына  зарланды. Тора-бара ул авыртулар көчәйгәннән-көчәя барды. Түзәрлеге калмагач, хастаханәгә бардылар. Анда исә  икесен дә аяктан егарлык диагноз җиткерделәр: егетнең  баш миендә шеш иде. Кичекмәстән операция  ясау кирәк иде. 
Ул көннәр хәзер  куе томан  эчендә кебек. Операция  ясалды. Вилданны әнисе белән  чиратлап  саклап чыктылар, бик авырлык  белән генә тормышка  кайтты ул. Сөйләшкәндә теле  көрмәкләнә, йөрегәндә сул аягын бераз сөйрәбрәк атлый башлады ул шуннан соң.
Дөресен генә әйткәндә, Рәзинә  моңа  бөтенләй дә  борчылмады. Исән бит! Иң  мөһиме - исән! Бөтен җаны- тәне белән яраткан  кешесен нинди генә халәттә дә ташлаячак түгел  ул. Ә Вилдан шуннан соң  боегып  калды.
Кызның күңеленә  ук булып тиярдәй  сүзләрен дә ычкындыргалады:
- Ике  чабата бер кием булдык инде  хәзер, шулаймы?  Алла мине ниндидер  гаепләрем өчен шулай җәзалады микән? Тигезләштерде дә куйды.
- Ни сөйлисең син, бәгырем? Ярату гаеп буламыни? 
- Әллә  син каргадыңмы мине? Минем  көнгә  кал дип теләгәнсеңдер әле...
Алар бергәләп урамга да чыкмый башладылар. 
 
Кәкре, бөкре, чап-чалыш
Киткән урман буена.
Караганнар, шаккатканнар
Аның зифа буена, - сыман тузга язмаган такмаклар белән сөйләшә башлады ул.
- Кеше  көлдереп йөрисе килми әле, - дип көннәр  буена өйдән чыкмый ятты. Һава суларга чыкса да, ялгызы гына, кичләтеп кенә йөри башлады.
- Тәэсир  эффектын  икеләтә арттырып булмый инде, - янәсе.
- Минем ни гаебем бар соң синең алда? Яраттым, шулмы гаеп? Үзең дәшмәсәң, мәңге дә  мәхәббәтемне сиздерәчәк  түгел идем бит, - дип карады Рәзинә. Аңа  авыр иде. Ул үзен канатларын каерып аткан кош кебек сизә иде. Аңа  "кояшым" диюче юк иде инде.
Бу -  элеккеге  Вилдан  түгел иде.
Ә бер көнне Рәзинә  түзмәде:
- Кит син,  Вилдан. Китсәң, икебез  өчен дә яхшырак булачак.Минеке түгел ич син хәзер, күңелең миндә  түгел, - диде.

...Һәм Ул китте. Рәзинәнең  йөрәк астында яңа  җан  яралганын белмичә китте. Шул киткәннән  бирле менә биш ел инде  күренгәне дә, шалтыратып хәл белешкәне дә юк. Шәһәрдән чыгып киткән дигән хәбәре генә  килеп ирешкән иде.Ә Рәзинә  күңелендәге  ярсуларны көндәлеге  белән бүлеште:
Миңа синнән  утлы күмер булып,
Бер  хәтирә калды  күңелдә.
Учлап-учлап сулар сибәм шуңа
Үз-үземнән   качкан  көнемдә.
 
 
11.
Эпилог
 
Урамда  күптән түгел  генә кар явып туктаган,  кояш  һәр кар бөртегенең эченә кереп утырганмыни,  әйләнә-тирә  җем-җем килеп  тора. Бу шагыйранә  гүзәллек  күзләрне камаштыра,  бер  сәбәпсез  елмаясы килә.Сул аягын бераз  авырлык белән күтәреп атлаган ир, тукталып, күзләрен  күккә  күтәрде. "Синең күзләреңдә  кояш бар!" Ул елмаеп куйды. Галәм, ишетәсеңме! Синең  күзләреңдә  кояш  бар!
Ир,  ашыкмый гына атлавын дәвам итте. Үз вакытында  ашыкты да, кабаланды да, ашка да пеште  инде, хәзер ашыгасы түгел.Мең  кат уйланылган... Мең кат канаткан бәгырен дәваларга кирәк аңа. Дәвалаучысы янына бара. Үз-үзеннән качып булмавын аңлаганнан  соң кайтып килеше...
 
Рәзинәне калдырып киткәндә, аз гына да үкенече юк иде аның. Кеше ни әйтер дип уйлаудан гарык булган иде, читләтеп тә, маңгайга бәреп тә  әйткән усал сүзләрдән туйган иде.Әйе, кыз белән  янәшәдә  аңа рәхәт, тыныч иде. Күпме китәргә теләсә дә, әллә нинди күренмәс җепләр аны янә Рәзинә янына тартып китерәләр иде. Җитмәсә, үзенең дә шундыйрак хәлгә таруы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Бөтен гаеп кыздадыр кебек тоелды, бәхетсезлекләренең башы аңа барып тоташа шикелле иде. 
 
Рәзинәдән ераккарак китеп яшәү аны күп нәрсәгә өйрәтте. Баксаң, сау-сәламәт чакта сиңа мөнәсәбәт бер төрле булса, авыру кешегә караш бөтенләй башка икән ул.Син әйткән киңәш тә шикләнеп кабул ителә, син эшләгән эшнең гаебен эзлиләр. Яки  киресенчә, күрәләтә сиңа яхшылык эшләргә атлыгып торалар, бөтен килеш-килбәтләреннән сиңа  өстән карау сизелә: ул ярдәм сине түбәнсетә, күңелеңә тия. Вилдан гомерендә беренче тапкыр кешеләргә  Рәзинә  күзләре белән карады. Дөнья кап-караңгы булырга тиеш кебек иде.Юк, киресенчә  икән.Нәкъ кыз әйткәнчә: "Кешеләрне яратасың  килсә, аларга кара күзлегеңне киеп карама.Бер  генә кеше дә фәрештә түгел, син дә, мин дә. Әшәке кешенең күңеленнән дә яхшылык табып була ул.Кемгәдер аңардан да әйбәтрәк кеше юктыр, бәлки. Сиңа я миңа усал сүз ычкындырган  көнне, бәлки, аның үзен рәнҗеткәннәрдер. Усал сүзгә усал сүз өстәүдән  беркемнең дә отканы юк әле. Игътибар итмәскә тырыш син андый очракларга, уздырып җибәр. Мин шулай эшләргә  тырышам,  шулай рәхәтрәк. Менә күрерсең, яхшылыкны гына күрергә  теләсәң, Аллаһ сиңа күбрәк шундый кешеләрне, шундый хәлләрне биреп торачак. Менә  күрерсең".
 
Ярый әле, соңлап булса да ачылган күңел күзе  бәхетенә  юлның кай тарафта булуын күреп алды. Кояшка таба юл иде ул. "Синең күзләреңдә  кояш бар!"  дигән сүзләрне тансыклады аның  иреннәре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышта булган хэллэрне шулай оста итеп, йотлыгып укырлык итеп яза белу- зур сэлэт ул. Бер тында, аерыла алмыйча укып чыктым. Рэхмэт, Лилия шундый матур язман очен! Ижади унышлар Сина!

    Хәзер укыйлар